МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Юбилеегыз белән тәбрик итәбез
Опубликовано: 06.01.2015Хөрмәтле мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна! Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз.Җир йөзендәге иң изге, иң яхшы теләкләрне, йөрәктәге иң кадерле сүзләрне юллыйбыз: шатлык-сөенеч, җан тынычлыгы, тазалык-саулык, кайгы-хәсрәтсез яшәвегезне телибез.
Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаныгыз.
Кочак-кочак бетмәс куанычлар
Төяп килсен туар таңнарыгыз.
Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын,
Бәхет булсын һәрчак яныгызда.
Үтәр юлыгыз сикәлтәсез булсын,
Изге догалар йөртсен юлыгызда.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыгызда булсын бәрәкәт.
Олы җаныгыз, изге күңелегез өчен
Барыбыздан Сезгә мең рәхмәт.
Ихтирам белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы.
К списку новостей










