МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ачык тәрбия сәгате 19.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, укучыларда сугыш чорында кешеләрнең батырлыкларын бәяләү, аларны хөрмәтләү, кадерләрен белү сыйфатларын тәрбияләү максатыннан, 7 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате булып узды. “Үлемсез полк” акциясе кысаларында укучылар сугышта катнашкан туганнары турында бик тулы мәгълүматлар туплаганнар һәм чыгышлар әзерләгәннәр. Җыелган материаллардан альбом да төзеп куйганнар. Сыйныфта сугышчан батырлыклары өчен бирелгән бүләкләрдән күргәзмә дә оештырылган иде. Тәрбия сәгате бик бай эчтәлекле, файдалы, үзенчәлекле булды.
-
Форпост 18.02.2015

ФОРПОСТ буенча оештырылган район спорт ярышларында егетләр командасы уңышлы гына катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Гильметдинов Илназ “Рәхмәт хаты”, 9 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинов Рүзәл 3 нче урынга лаек булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләргә ирешүләрен телибез
-
Бер күрешү – бер гомер 17.02.2015

14 нче февраль көнне очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен 50, 40, 35, 30, 25, 20, 15 ел элек тәмамлаган шәхесләр чакырылды. Очрашу бәйрәме искиткеч күңелле һәм матур үтте. Килгән кунакларның барысы олы рәхмәтләрен белдереп, укыткан укытучыларына, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Һәр класс үзләренчә искә алды мәктәп елларын. Классташлары белән, укытучылар белән булган кызыклы, истәлекле мизгелләрен хәтерләренә төшерделәр. Очрашудан һәркем якты , матур хатирәләр белән таралды
-
Без – көрәшле халык 17.02.2015

15 нче февраль көнне “Хыял” комплексында оештырылган татарча көрәш ярышларында егетләребез уңышлы гына чыгыш ясады. Фәхретдинов Рүзәл 1 нче урын, Ахметзянов Хәниф 2 нче урын, Нуретдинов Нияз 3 нче урынга лаек булдылар. Егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Казанда тиздән татар әкият һәм риваятьләре йорты барлыкка киләчәк 16.02.2015

Казанда тиздән тагын бер яңа музей – татар әкият һәм риваятьләре йорты барлыкка киләчәк. Классик музейлардан аермалы буларак, аның төп максаты – күңел ачу. Ләкин моннан тыш биредә әкият терапиясен үтеп, психолог ярдәмендә балаларның проблемаларын да хәл итеп булачак.
Музейда балалар экспонатларны карап кына калмый, кулларында да тотып карый алачак. Шулай ук тематик мастер-класслар оештыру да каралган. Мондый музейны оештыру тәкъдиме белән ТИСБИ идарә институтының студенты Мария Никонова чыккан.
“Әкият дөньясы” дип аталган әлеге музей дүрт залдан торачак. Аларның һәрберсе берәр табигать көчен (стихияне) тасвирлый... -
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы айлыгы 16.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгы һәм оборона масса эшләре айлыгы уңаеннан мәктәбебездә ату ярышлары булып узды. Беренчелекне 8 һәм 10 нчы сыйныфлар бүлеште. Чаңгы ярышларында 5-11 сыйныф укучылары актив катнаштылар. Противогаз кию буенча әле ярышлар дәвам итә. Нәтиҗәләр экранга эленә.
-
Сыйныф җитәкчеләре семинары 15.02.2015

13 нче февраль көнне мәктәбебездә сыйныф җитәкчеләре семинары булды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Раушания Урановна сыйныф җитәкчеләрен эш планы белән таныштырды. Шулай ук “Үлемсез полк”, “Гаилә бәйрәме” турында фикер алышулар булды.
-
Кышкы урманга сәяхәт 14.02.2015

12 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары кышкы урманга сәяхәткә чыктылар. Сыйныф җитәкчеләре Сибагатуллин Мәлик Тимерханович ТИН фәне буенча укучыларның белемнәрен камилләштерә алды. Укучылар экстремаль очракларда азык табу, азык пешерү, ут кабызу алымнарын өйрәнделәр, салкыннан саклану өчен агач ботакларыннан, кардан шалаш төзеп карадылар. Кышкы урманга сәяхәт кызыклы да, шул ук вакытта тормышчан да булды. Укучылар бик канәгать булып кайттылар. 8 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мәлик Тимерхановичка зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
Яшь хәбәрчеләребез 14.02.2015

Мәктәбебез укучыларынның иҗат җимешләре даими "Көмеш кыңгырау", "Салават күпере", "Сабантуй" газеталарында басылып килә. Афәрин, укучылар! Иҗат уңышлары сезгә!
-
Очрашу кичәсенә рәхим итегез! 14.02.2015

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.
Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.
Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә – Очрашу кичәсе. Мәктәбебездә бу матур традиция елдан-ел дәвам итә. Быел да төрле елларда мәктәбебезне тәмамлап чыккан укучыларны үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашу кичәсенә чакырабыз.
Очрашу кичәсе 14 нче февраль көнне 18 сәгатьтә башлана. Һәммәгезне бәйрәмгә көтеп калабыз.










