МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Шома бас 25.02.2015

Кили мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Шома бас” бию конкурсында мәктәбебезнең биючеләр төркеме катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Гражданнар оборонасы айлыгы 25.02.2015

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында яшелләр һәм кызыллар командалары арасында укучылар өчен төрле ярышлар үткәрелде. Противогаз кию, шахмат, чаңгы, мылтыктан ату ярышлары үткәрелгәннән соң, шимбә 21 нче февраль көнне “Аҗаган” уены үткәрелде. Эвакуация белән башланып китте уен. Командалар барсына да әзер иде. Рапортлар бирелгәннән соң , строй белән йөреп әзерлекләрен күрсәттеләр. Аннан командалар кара – каршы төрле каршылыклар аша узып , бер урынга җыйналдылар. Анда аларны поварлар булган кызларыбыз тәмле ашлар пешереп көтеп тордылар. Тамак ялган алганнан соң тагын командалар арасында кызыклы ярыш уеннар башланып китте. Ярышларны алдан яшелләр командасы тәмамлады. Шуңа да флагны беренчеләрдән булып яшелләр командасы алды. Менә шулай бик оешкан төстә, күңелле үтте “Аҗаган” уены. Укучыларыбыз да әлеге уенда бик актив булдылар. Әфәрин!!!
-
Халыкара туган тел көне 25.02.2015

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. -
“Аҗаган” 24.02.2015

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында яшелләр һәм кызыллар командалары арасында укучылар өчен төрле ярышлар үткәрелде. Противогаз кию, шахмат, чаңгы, мылтыктан ату ярышлары үткәрелгәннән соң, шимбә 21 нче февраль көнне “Аҗаган” уены үткәрелде. Эвакуация белән башланып китте уен. Командалар барсына да әзер иде. Рапортлар бирелгәннән соң , строй белән йөреп әзерлекләрен күрсәттеләр. Аннан командалар кара – каршы төрле каршылыклар аша узып , бер урынга җыйналдылар. Анда аларны поварлар булган кызларыбыз тәмле ашлар пешереп көтеп тордылар. Тамак ялган алганнан соң тагын командалар арасында кызыклы ярыш уеннар башланып китте. Ярышларны алдан яшелләр командасы тәмамлады. Шуңа да флагны беренчеләрдән булып яшелләр командасы алды. Менә шулай бик оешкан төстә, күңелле үтте “Аҗаган” уены. Укучыларыбыз да әлеге уенда бик актив булдылар. Әфәрин!!!
-
Макулатура җыю өмәсе
24.02.2015
18 нче февраль көнне укучыларыбыз макулатура җыю өмәсе оештырдылар. Укучыларыбыз бу эштә дә бик актив булдылар. Дәресләр беткәч, тиз арада өйләрендә кирәксез булган кагәзьләрне төяп алып та килделәр. 2 тоннага якын макулатура җыя алдык. Менә шулай укучыларыбыз уку дәвамында үзләренә ярыш- уеннар вакытында кирәк булган канцелярия товарлары өчен акча эшләп алдылар.
-
Үлемсез полк 23.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, укучыларда сугыш чорында кешеләрнең батырлыкларын бәяләү, аларны хөрмәтләү, кадерләрен белү сыйфатларын тәрбияләү максатыннан, сыйныфларда “Үлемсез полк” акциясе кысаларында укучылар сугышта катнашкан туганнары турында бик тулы мәгълүматлар туплаганнар һәм чыгышлар әзерләгәннәр. Җыелган материаллардан альбомнар да төзиләр. Тупланган материаллары белән укучылар сыйныфташлары алдында чыгыш ясыйлар.
-
Радиотапшыру 22.02.2015

Һәр атнаның җомга көнендә пресс – үзәк һәм сәнгать министрлары радиотапшыру алып баралар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Үлемсез полк” акциясе кысаларында аерым рубрика ачып җибәрделәр. Һәр укучы радио тапшыру аша үзләренең сугышта катнашкан әби – бабалары белән иптәшләрен дә таныштырып баралар . Укучыларыбызның бу изге гамәле сугыш үлеп калган, Җиңү яулап кайтып бүгенге көндә вафат булган әби – бабаларына дога булып барып ирешсен. Аларның авыр тормыш юлларын өйрәнү, балаларыбыз күңеленә гыйбрәт һәм үрнәк булып торсын иде.
-
Бәйге 21.02.2015

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында яшелләр һәм кызыллар командалары арасында укучылар өчен төрле ярышлар үткәрелде. Командалар арасында противогаз кию, шахмат, чаңгы, мылтыктан ату ярышларына нәтиҗәләр ясалды
-
«Батырлык дәресе» 20.02.2015

19 нчы февраль көнне мәктәбебездә укучыларга гыйбрәт һәм үрнәк булырлык очрашу булып үтте. Очрашуга Бөрбаш урта мәктәбендә укып чыккан Афганстанда хезмәт иткән , батыр абыйларыбыз килде. Алар Бөрбаш , Нормабаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Алан авылларыннан килделәр. Барысы да сокланып туймаслык көчле шәхесләр . Бик үтемле һәм файдалы “Батырлык дәресе ” үтте бу көнне укучыларыбыз өчен.
-
Әфган сугышы ветераннары белән очрашу 19.02.2015

Әфган сугышы ветераннары белән очрашу










