МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Ватанны саклаучылар белән очрашу 13.02.2015

12 нче февраль көнне 8 сыйныф укучылары якын көннәрдә генә армия сафларыннан кайткан солдатлар белән очраштылар. Очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлаган укучылар - Ахметханов Разил һәм Джуманиязов Радик килгән иде. Алар укучыларга армия хезмәтенең авырлыклары, аларны җиңү юллары турында сөйләделәр. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та ала алдылар. Әңгәмә бик эзлекле рәвештә үрелеп барды. Очрашу укучылар өчен файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Чаңгы ярышы 12.02.2015

11 нче февраль көнне гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 5-11 нче сыйныфлар арасында чаңгы ярышы уздырылды. Барлык катнашкан укучыларга уңышлар телибез.
-
Нәрсә ул батырлык? 11.02.2015

10 нчы февраль көнне 6 нчы сыйныфта сыйныф җитәкчесе Нуретдинова З.З. “Нәрсә ул батырлык?” темасына тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате методик яктан дөрес төзелгән иде. Укучылар бик актив булдылар. Ф. Кәрим, М. Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, мәкаль – әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, сугышта катнашкан туганнарының батырлыгын сөйләделәр
-
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы айлыгы 10.02.2015

Мәктәбебездә гражданнар оборонасы айлыгы бара. Һәр сыйныф укучылары шахмат ярышында катнашалар, мылтыктан ату буенча көч сынашалар. Катнашкан укучыларның шәхси нәтиҗәләре язылып бара һәм ай азагында нәтиҗә ясалачак. Уңышлар, сезгә!
-
Котлыйбыз 09.02.2015

11 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Гүзәл республика буенча технология фәненнән олимпиадада катнашып кайтты. Гүзәл үзен бик тырыш укучы буларак күрсәтә алды һәм таныклык белән бүләкләнде. Гүзәлгә алдагы эшчәнлегендә дә уңышлар телибез! Афәрин, Гүзәл!!!
-
Татарстан чаңгы юлы 2015 07.02.2015

Кояш нурларында җемелдәгән карда чаңгы шуу искиткеч ләззәт бирә икән. Мәктәп укучылары һәм укытучылары чаңгы юлына зур теләк белән чыктылар.
Барлык укучылар һәм укытучылар рәхәтләнеп чаңгы шудылар. Чаңгы шуганнан соң, һәммә кеше табигать кочагында тәмләп чәй эчте. -
Концерт 04.02.2015

3 нче февраль көнне Бөрбаш мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары “Бәхетле балачак” смотр концерты куйдылар. Укучыларның дәртле биюләре, моңлы җырлары тамашачыларны таң калдырды. Барлык укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез
-
Өмә 02.02.2015

Мәктәбебез территориясендә өмәләр еш булып тора. Шулай ук укучыларыбыз һәйкәл тирәсен дә чистарталар. Якын-тирәдәге чүпләрен җыялар һәм карларын көриләр. Ялгыз әби-бабайларны да онытмыйлар алар
-
Семинар 01.02.2015

30 нчы гыйнвар көнне мәктәбебезгә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Федераль дәүләт белем стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда традицион һәм инновацион методлар” дигән семинарга килделәр. Килгән кунакларга укытучыларыбыз Бариева Г.Г., Нуретдинова З.З., Хәйруллина В.Н. татар теленнән ачык дәрес, “Җиңү таңы шатлык китерсә дә...” дигән әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр. Аннары түгәрәк өстәл артында фикер алышулар булды һәм чыгышлар тыңланылды. Килгән кунаклар мәктәпне бик яратып һәм дәресләргә, ачык чарага югары бәя биреп киттеләр.
-
Радиотапшыру 31.01.2015

Чираттагы атналык радиотапшыру булып үтте, 30 нчы январь көнне. Пресс – үзәк һәм сәнгать министрлары тапшыру аша укучыларыбызга җиткерәсе барлык хәбәрләрне белдерделәр.










