МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Гаилә гомер бишеге
Опубликовано: 02.03.201528 нче февраль көнне авылыбызның мәдәният йортында Бөрбаш, Салавыч, Норма мәктәпләренең актив гаиләләре арасында зона бәйгесе булып үтте. Бәйге дип әйтеп тә булмый, чөнки кайсы гына гаиләне алсаң да барсы да күркәм, һәркайсының үз гореф – гадәте, үз йоласы бар, һәркайсы узенчә матур. Шуңа гаиләләрнең берсен дә аерып алып урын бирерлек түгел. Бүгенге көндә авылыбызның бердән – бер Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан апа да, бик олы яшьтә булса да, балалары, гаиләсе хакына сәхнә түренә күтәрелде. Изге теләкләрен теләде, рәхмәт сүзләрен белдерде. Күкрәгенә орден, медальләр таккан Нурҗиһан апабыз балкып торды сәхнә түрендә. Гаиләләр үзләрен төрле яктан күрсәттеләр. Җыр,бию, нәфис сүздән мәдәният йорты яңгырап торды. Тамашачылар да искиткеч соклануларын белдереп, аларны туктаусыз алкышларга күмделәр. Район мәгариф бүлеге методисты Резеда Сәләхиевна һәм мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна да чиксез зур рәхмәтләрен белдереп, аларга изге теләкләрен җиткерделәр. Әнә шундый матур бәйрәм үтте бу көнне авылыбызда.
К списку новостей










