МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
Ачык тәрбия сәгате 22.01.2015

20 нче гыйнвар көнне 5 нче сыйныфларда ачык тәрбия сәгате узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тәрбия сәгатендә укучылар герой райондашларыбыз белән таныштылар. Алар турында күп мәгълүмат бирелде, шигырьләр тыңланылды. Тәрбия сәгате бай эчтәлекле, тормышчан булды.
-
Педагогик киңәшмә 22.01.2015

Педагогик киңәшмә
-
ГТО нормалары 22.01.2015

Мәктәбебездә ГТО нормалары тапшыру буенча зур эш алып барыла. Укучыларыбыз үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эшлиләр. 23 - 29 нчы гыйнвар көннәрендә укучылар чаңгы ярышларында катнашачак.
-
Үлгәннәрнең кадерен бел 21.01.2015

Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл янын гел карап, кардан чистартып торалар.
-
Хоккей 20.01.2015

Хоккей ярышында 3 нче урынны алган егетләр кәшәкә белән бүләкләнделәр. Иң яшь хоккейчы буларак 4 нче сыйныф укучысы Вәлиев Асаф истәлекле бүләккә лаек булды
-
Юбилей 20.01.2015

16 нчы гыйнвар, җомга көнне мәктәбебездә зур вакыйга – директорыбыз Гүзәл Галимулловнаның юбилее хөрмәтеннән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, республика, район үзәгеннән дә күренекле кешеләр килгән иде. Туган көн бәйрәме матур һәм эчтәлекле булды
-
Һәр класс чаңгыда 19.01.2015

14-16 нчы гыйнвар көннәрендә югары сыйныф укучылары чаңгы шуарга чыктылар. Алар чаңгы трассасы ясап, плотина буена сәяхәт кылдылар
-
Көрәш 19.01.2015

17 нче гыйнвар көнне район күләмендә Чепьяда көрәш ярышы булып узды. Ул ярышларда мәктәбебездән 5 укучы катнашты. Команда көрәшчеләре 3 нче урынга лаек булдылар. 2 нче сыйныф укучысы Галимов Әлфисне үз авырлыгында 3 нче урынны, 9 нчы сыйныф укучылары Фәхретдинов Рүзәлне 2 нче урынны, Сәләхетдинов Рәдисне 3 нче урынны алулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә призлы урыннар телибез.
-
Хокук белгечләре 18.01.2015

15 нче гыйнвар көнне мәктәбебездән бер төркем 10-11 сыйныф укучылары, Рәмзия Миннехановна һәм Раушания Урановна җитәкчелегендә, район күләмендә үткәрелгән “Хокук белгечләре” бәйгесендә катнашып кайттылар. Команда 3 нче урынны яулады. Афәрин, егетләр һәм кызлар!
-
Күңелле ял итәбез. 17.01.2015

Матур, кояшлы көннәрнең берсендә башлангыч сыйныф укучылары таудан чана шуарга бардылар. Һәр укучы чаналар алып килде ул көнне. Укучыларыбыз шатланышып, бик күңелле ял иттеләр, саф һава суладылар, кар атышлы уйнадылар.










