• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

Опубликовано: 09.03.2015

Кадерле ханымнар һәм туташлар!
Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Мартның нурлы, җанга җылы өсти торган бу көне хатын-кызларга ихлас мәхәббәт, эчкерсез соклану һәм олы хөрмәт белән сугарылган. Гүзәл һәм нәзакәтле затлар элек-электән тереклекнең гәүдәләнеше, шәфкать-мәрхәмәт һәм илһам чыганагы, матурлык, камиллек, мөлаемлык үрнәге булып санала. Табигать аларга кешелек яшәешен дәвам иттерү кебек олы бурыч йөкләгән.
Әнием, хатыным, апам, сеңлем, кызым – нинди ягымлы сүзләр! Аларның мәхәббәте, тугрылыгы, йөрәк җылысы безгә, авырлыкларны җиңеп, гел алга барырга көч бирә. Хатын-кызларыбыз республикабыздагы социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси процессларда актив катнаша, Татарстанның сәнәгате, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе, мәдәнияте һәм фәне үсешенә бәһаләп бетергесез өлеш кертә. Һәрбер җиңүегез, уңышыгыз һәм казанышыгыз безнең күңелләрдә сөенеч һәм горурлану тойгылары тудыра.
Сугыш чоры михнәтләрен ирләр белән беррәттән нәфис иңнәренә йөкләп, сынмый-сыгылмый батырларча үткән, дошман хәрәбәгә әйләндергән Ватаныбызны яңадан аякка бастыру өчен хезмәт куйган фидакарь хатын-кызларыбызга татарстанлылар зур хөрмәт хисләре саклый. Сез күрсәткән каһарманлыкның кешелек тарихында тиңе, ә безнең сезгә булган рәхмәтебезнең чиге юк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә данлыклы ветераннарыбызны котлау аерым бер тирән мәгънәгә ия була.
Кадерле хатын-кызлар, сезгә чын күңелдән ак бәхет, иминлек, якыннарыгызның назын, яратуын, кадерләвен тоеп озын гомер кичерүегезне телим. 8 Март сезгә елмаюлар һәм чәчәк бәйләмнәрен мулдан бүләк итсен, йөзегез сөенечтән балкысын! Ә без, ир-атлар, бу гүзәл бәйрәм мөмкин булганча озаккарак сузылсын һәм күбрәк шатлык китерсен өчен барысын да эшләрбез.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов


Источник: http://tatarile.org/news/tt/node/4943

К списку новостей