МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе 26.07.2015

Иртән торырга өйрәнгән Бөрбаш халкы сәгать 5 тулганчы үзәк урамнан төрле җихазлар төягән машиналарныӊ тыз да быз чабуын күргәч, бүген бездә бәйрәм бит әле дип, өй эшләрен бетерергә ашыкты, кунаклар каршы алырга әзерләнә башлады. Балалар Сабан туе гына дип аталса да, гадәти түгел ул. Бу көнне Бөрбаш халкы бәйрәм уӊаеннан туганнарын, якыннарын һәм бик күп кунаклар кабул итә, алдагы Сабан туенда була алмаганнар да кайталар бит.
Нинди бәйрәм соӊ бу шундый зур? Әйдә, оештыручылар фикерен тыӊлап карыйк әле. Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйли: «8 ел әлек бу Сабан туйны үткәрә башлаганда, районыбызда сабантуйлар аракы белән үтә иде. Ул вакытта кешеләрдә хәмердән башка бәйрәм, күӊел ачып булмый, дигән фикер шуныӊ кадәр ныгыган иде, аны үзгәртеп булу мөмкин булмастай тоелды. Мөселман Сабан туе дип башлап җибәрүебез дә шул ялган фикердән арындыру юнәлешендә булды. Нәрсәгә балаларныкы: без, балалар безнеӊ киләчәгебез, дип кабатларга яратабыз, ә киләчәк турында бүген кайгыртмыйбыз. Һәркем баласыныӊ тәрбияле, эчми-тартмый торган булуын тели. Ә моӊа ислам дине аша, тәрбияне бергәләп алып барсак, ирешү җиӊелрәк бит. Бу бәйрәм башка балаларны да кимсетми, катнашасыӊ һәм бүләк аласыӊ килә икәӊ, үзебезчә киен, Коръән аятьләре, сүрәләрен ятла, сөйлә, башкалар алдында үзеӊне бу яктан да күрсәт. Аннан соӊ иӊ әһәмиятлесе – безнеӊ балалар аралашырга, бер-берсе белән танышырга, үзләренеӊ татар, мөселман балалары булганнары өчен горурланырга да тиешләр».
Корьән уку белән башланып киткән бәйрәмдә, балалар да, олылар да күп иде. 5 меӊнән артык кеше катнашкан бәйгедә күрше районнардан гына түгел, ераклардан килгәннәр дә шактый. Ульяновск шәһәренеӊ район башлыгы да гаиләсе белән килергә булган, Мари Иле республикасыныӊ Мари Төрек, Бәрәӊге районнан, Киров өлкәсенеӊ Малмыж, Нократ Аланы шәһәре һәм районнарыннан вәкилләр хәйран. Ерак Башкортстан һәм татарлар яшәгән Самара, Түбән Новгород, Мордовия якларыннан килергә теләүчеләр автобуста балаларны йөртүгә булган кагыйдәләрнеӊ кырыслануы аркасында килеп җитә алмаганнар. Балалар белән бергәләп, олылар да бәйрәм итте, үзара сөйләштеләр, аралаштылар...
-
Мәктәп бакчасында эш гөрли. 27.06.2015

Укучыларыбыз җәйге практикаларында бик тырышып мәктәп бакчасында эшлиләр. Безнең укучыларыбыз эштә дә , укуда да сынатмыйлар. Әфәрин!
-
Чыгарылыш кичәсе 26.06.2015

-
11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе 25.06.2015

Чыгарылыш кичәсе
-
Лагерьның ябылу тантанасы 23.06.2015

Лагерьның ябылу тантанасы бик күңелле узды. Дәртле җырлар, матур биюләр һәркемне сокландырды. Һәр бала төрле номинацияләрдә грамоталарга ия булды. Лагерьдагы кызыклы көннәр безнең күңелләрдә озак сакланыр. Биредә ял итүче һәрберебез исеменнән мәктәп директорыбыз Гүзәл Галимулловнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Сабантуй. 22.06.2015

Лагерьның иң күңелле мизгелләре Сабан туе булгандыр, мөгаен. Нинди генә ярышларда көч сынашмады балалар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, чиләк-көянтә белән су ташу..... ярышта җиңгән һәр бала бүләксез калмады.бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Искә алу көне. 21.06.2015

Лагерыбызда "Хәтерләүдән курыкма син, үлгәннәрне онытма син" темасы астында, сугышта һәлак булганнарны искә алу максатыннан, митинг уздырылды.
-
Лагерыбызга йөрүче балалар мәчеткә экскурсиягә бардылар 20.06.2015

Лагерыбызга йөрүче балалар мәчеткә экскурсиягә бардылар
-
9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе
19.06.2015
Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Бәйрәм барышында мәктәп директоры Г.Г.Бариева барлык укучыларга матур теләкләр теләп, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Шулай ук әти – әниләр, укучылар мәктәп дирекциясенә, укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
Алда сезне мавыктыргыч яңа дөнья көтә. Ул бераз куркыта да, үзенә дәшеп кызыктыра да. Барыгызга да алдагы тормышыгызда бары тик уңышлар юлдаш булсын! Хәерле Юл сезгә! -
Бүген лагерыбызда “Оста куллар” көне 19.06.2015

Бүген лагерыбызда “Оста куллар” көне үтте. Балалар үзләре ясаган кул эшләрен алып килделәр, аларны ничек, ни өчен ясаганнарын сөйләделәр. Һәр отряд өчен ярышлар үткәрелде, соңыннан балалар, барысы бергә җыелышып, кәгазьдән куян баласы ясадылар. Осталарның остасы да билгеләнде.










