МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Бантиклар көне 11.06.2015

Бүген 10 нчы июнь. Көннәр арты көннәр үтсә дә, һәр көн күңелдә тирән эз уелып кала, күпме күңелле чаралар, нихәтле очрашулар, күпме бүләкләр. Бүгенге аяз, жылы матур көнебез нәрсә вәгъдә итә соң? Бүген лагерьда нинди могҗиза буласы сизелеп тора. Ни өчен, нәрсәгә микән балалар, вожатыйлар күп санда бантиклар тагып килгәннәр? Бүгенге көн, ләбаса, «Бантиклар көне» икән бит. Шулай ук отрядлар арасында викторина да булачак. Иртәнге аштан соң балалар мәйданга юнәлделәр. Вожатыйлар «Бантиклы агач » дип аталган рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Җиңүчеләр кичке линейкада бүләкләнәчәкләр. Шулай ук иң фантастик проект – бантик ияләре дә линейкада билгеләнеп үттеләр. Көн бик күңелле үтте.
-
Татарстанда 57 укучы рус теле буенча БДИны 100 баллга тапшырган 11.06.2015

Кичә кич рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстанда әлеге фән буенча уртача күрсәткеч 3 баллга артып, 69 баллны тәшкил итте (2014 елда – 65,8), дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга 57 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2014 елда – 69). Азга гына булса да чик бусагасын уза алмаучылар саны да кимегән: 34 укучы “икеле” алган. Бу – 0,19 процент (2014 елда – 0,2).
Искәртеп узыйк: рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын Татарстанның 18 мең 156 укучысы тапшырды. Бүген тагын бер мәҗбүри имтихан – математика буенча база дәрәҗәдәге БДИ нәтиҗәләре билгеле булыр дип көтелә. 14 июнь көнне исә, шул ук фәннең профиль дәрәҗәдәге имтиханы йомгаклары белән танышырга мөмкин булачак.
11 июньдә 5 мең 384 укучы физика буенча һәм 1 мең 620 укучы чит ил теле (язмача өлеш) буенча БДИ тапшыра. -
Көлке көне. 10.06.2015

9 нчы июнь көнне лагерыбызда “Көлке көне” булды. Көннең башында балалар кызыклы рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәргә нәтиҗәләр ясалгач, балалар өчен күңелле эстафета уздырылды. Ә соңыннан һәрбер бала мәзәк сөйләде һәм күңелле тамаша күрсәтте. “ Көлке көне”ндә балалар күп көлделәр, күп шаярдылар. 3 минут көлү, 15 минут зарядка ясауны алыштыра.
-
"Могҗиза” ял һәм хезмәт лагере 09.06.2015

1 нче июньнән «Могҗиза” исемле ял һәм хезмәт лагере эшли башлады. 18 көнгә исәпләнгән лагерьда барлыгы 20 бала ял итәчәк. Алар ял һәм хезмәтне бергә үреп алып баралар.
Укучыларыбыз, тырышып , куелган планнарын төгәл үтәп баралар. Бакчадагы һәр эшне теләп, зур кызыксыну белән башкаралар. Эш барышында, яшелчә һәм җиләк җимеш бакчаларында, укучылар авыл хуҗалыгы нигезләре – үсемлекләрнең үсеше, мул уңыш алу өчен кирәкле шартлар, туфрак һәм аны эшкәртү, орлык һәм аны чәчү, үсемлекләрне тәрбияләп үстерү, чүп үләннәренә каршы көрәш һ.б. белән танышалар, практик күнекмәләр алалар.
Хезмәт – куәтле тәрбия көче. Ул балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә һәм аңа бәйле һөнәрләргә кызыксыну да уята. Тәрбиячеләр тарафыннан төрле күңелле чаралар, кызыклы әңгәмәләр дә оештырыла.
Яшелчәләрнең чүбен утау, су сибү, сирәкләү, чәчәкләр утырту, мәктәп яны тирәсен чистарту-барысы да укучылар көче белән башкарыла. Үзебезгә кышка витаминлы азык үстерәбез дип, куанып эшлиләр. Юкка гына халыкта “ Үзең эшләп тапкан икмәк кадерлерәк була” димиләр. Иң мөһиме–балалар ял да итәләр, сәламәтлекләрен дә ныгыталар, хезмәт чыныгуы алалар. Яңа уку елын күтәренке күңел белән каршылаячаклар алар. -
Лагерьда зур концерт 08.06.2015

5 нче июнь көнне лагерьда зур концерт булды. Бу көн - лагерь ачылышы көне иде. Һәр бала бу бәйрәмдә бик теләп катнашты. Күпчелек биеде, җырлады, ә кемнәрдер театр остасы буларак танылды.
-
Бүген лагерыбызда төсләр көне 08.06.2015

Ә бүген лагерыбызда төсләр көне үзды. Балалар төрле төсләргә киенгәннәр иде. Үз киемнәрен, төсләрен балалар шигырьләр, җырлар белән тәкъдим иттеләр. Бик оста укучыларга бүләкләр дә эләкте.
-
Лагерьның 4 нче көне. 07.06.2015

Бүген балаларыбыз авылыбыздагы шәхси эшмәкәр Фазлыев Булат абыйларының "нәни" заводына экскурсиягә бардылар. Соңыннан башваткычлар чиштеләр, рәсем конкурсында катнаштылар.Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның 3 нче көне. 06.06.2015

Бүген лагерьда “Баллы агач” көне үтте. Балалар төрле биремнәр чишеп, матур җырлар җырлап, агачлар турында шигырьләр язып, конфетлар эленгән агачны таптылар. Көннең икенче яртысында кино карадылар. Кино балаларга бик ошады. Лагерьда көн бик күңелле үтте.
-
“Хезмәт лагере” 05.06.2015

Хезмәт һәм ял лагереньдә укучыларыбызның эше гөрли. Алар бакчаны тәртипкә китерәләр су сибәләр, чәчәкләр утырталар, чүп утыйлар. Берсе дә эшсез утырмый.Әфәрин укучыларыбыз матурлык бар кешене дә сөендерә!
-
ЕГЭ по географии на 100 баллов сдали три татарстанских выпускника 05.06.2015

Сегодня стали известны результаты первых экзаменов выпускников 11-х классов. ЕГЭ по географии на 100 баллов сдали 3 выпускника, по литературе - 2.
В целом результаты по этим предметам в этом году улучшились. Так, по географии средний балл увеличился на 2,6 (64,73- в 2014г., 67,33 – в 2015г.). По литературе средний балл увеличился на 4,58 балла (53,84 - в этом году, 58, 42 – в 2015 г.).
Сократилась в сравнении с 2014 годом и доля не преодолевших минимальный порог по этим предметам. Если в 2014 году по литературе таких выпускников было 20 (2,15%), то в этом году 6, а по географии в 2014 году было 9 (3,18%), в этом году- 6 (2,42%) .










