МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Лагерьның икенче көне. 05.06.2015

Бүген “Кояшкай” лагерында көн бик күңелле үтте. Лагерьның икенче көне “Юлда йөрү кагыйдәләрен” өйрәнүгә багышланган иде. “Игътибар, балалар!” айлыгы кысаларында көн юл кагыйдәләре буенча мультфильм караудан башланды. “Светофор” дип аталган бәйрәм концерты оештырылды һәм “Юлларда сак бул!” дип исемләнгән ярышта балалар белемнәрен дә сынадылар. Көннең ахыры авылыбыз буенча экскурсия белән тәмамланды.
-
“Игьтибар балалар” айлыгы 04.06.2015

15 майдан-15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында “Игьтибар балалар” айлыгы игълан ителде. Барлык укучыларыбызда да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәрләр дип ышанып калабыз.
-
Татарстанның 15 меңнән артык чыгарылыш класс укучысы математика буенча профиль дәрәҗә БДИ тапшыра 04.06.2015

Бүген Россия төбәкләрендә математика буенча профиль дәрәҗә бердәм дәүләт имтиханы тапшырыла. Татарстанда исә чыгарылыш классларның 15,6 мең укучысы әлеге эш белән мәшгуль. Республика буенча шуның өчен 86 кабул итү пункты гамәлдә. Математика буенча БДИны база һәм профиль дәрәҗәгә бүлү – имтиханнар тапшыру кампаниясендә быел кертелгән яңалык.
Рособрнадзор сайтында әйтелгәнчә, база дәрәҗә имтихан нәтиҗәләре урта гомуми белем турында аттестат бирү һәм укырга алганда сынау имтиханнары исемлегенә бу предмет кертелмәгән югары уку йортларына кабул итү өчен, ә профиль дәрәҗәдәге имтихан нәтиҗәләре математика керү имтиханы исемлегенә кертелгән югары уку йортлары өчен кирәк. -
“Үз мәктәбеңә булыш” (Помоги своей школе). 03.06.2015

Мәктәп тормышына битараф булмаган барлык якташларыбызны “Үз мәктәбеңә булыш” акциясендә актив катнашырга чакырабыз.
-
“Лагерьнең беренче көне” 03.06.2015

“Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвешен сайлыйлар. Алар саф һавада төрле спорт уеннары уйнап рәхәтләнеп ял итәләр.
-
Кырлайда кунакта 02.06.2015

30 нчы май көнне 8 нче сыйныф укучылары Кырлайга бөек шагыйрь Габдулла Тукай музейна экскурсиягә бардылар.Әкият геройлары янында фотоларга төштеләр. Сәгъди абзый йортында да булдылар. Укучыларыбыз файдалы мәгълүматлар алдылар һәм күңелле ял иттеләр.
-
“Тәмәке төтененә каршы” айлык 02.06.2015

25 майдан Республикада “Тәмәке төтененә каршы” айлык старт алды.
-
Табигать кочагында 01.06.2015

Юлга чыктык без бергә,
Туган илне күрергә.
Туган илнең матурлыгын,
Гүзәллеген күрергә!
28 нче май көнне 5 нче, 6 нчы класс укучылары Бөре елгасы буйлап экскурсиягә чыктылар. Каенлыкта тукталып ял иттеләр. Төрле уеннар уйнадылар. Күңелле ял иттеләр -
Хәрби җыен 01.06.2015

10 нчы сыйныф егетләре районыбыз мәктәпләре укучылары өчен хәрби җыеннарда катнашалар
-
1нче июнь–Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2015

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. 1нче июнь–каникуллар башланган көн. Балаларыбыз лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытырлар, җәйләрен күңелле һәм кызыклы уздырырлар дип ышанабыз. Бәхет, сәламәтлек, уңышлар теләп , сезне яңа уку елында көтеп калабыз!










