МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Көзге изгелек кыл акциясе. 08.09.2015

Мәктәбебездә көзге изгелек кыл акциясе старт алды. 7нче сентябрь көнне 7 нче сыйныф укучылары табигатьне чистартуда катнашсалар. 8нче сентябрь көнне китапханәче Венера Надиловна җитәкчелегендә бер төркем укучылар китапларны төзәтүдә катнашып игелекле эш башкардылар.
-
Юбилеегыз белән тәбрик итәбез 08.09.2015

Бөрбаш "Ромашка" балалар бакчасы җитәкчесе Розалия Харисовнаның 50 яшьлек гомер бәйрәме булды. Аны котлауда Мәктәп коллективы да катнашты
-
Экологик дәрес 07.09.2015

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә бердәм экологик дәресләр үтте. Башлангыч сыйныф укучылары Туган ягыбыздагы Кызыл китапка кертелгән файдалы үләннәр белән танышып, аларны саклау турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар. 7 нче сыйныфта биология укытучысы МәликТимерханович тарафыннан экологик дәрес табигать кочагында үтте. Соңыннан укучылар плотина буен җыештыруда катнашып, изге эш эшләделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 05.09.2015

4 нче сентябрь көнне мәктәп укучыларының әти-әниләр җыелышы булды. Җыелышта эчке эшләр бүлегеннән Рафил Равилевич һәм авыл җирлеге җитәкчесе Сәйдәш Шәмсиевич катнашты.
-
Без терроризмга каршы 04.09.2015

Терроризм һәм экстримизмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан 4 нче сентябрь көнне һәр сыйныфта ”Без терроризмга каршы” темасы астында сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Чыгарылыш сыйныфларда әти-әниләр җыелышы 04.09.2015

Чыгарылыш сыйныфларда әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта әти-әниләрне алда торган имтиханнар, алардагы үзгәрешләр белән таныштырдылар.
-
Очрашу 03.09.2015

3 нче сентябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында полиция майоры Рәйхан Гәйфетдинович белән очрашты. Очрашу укучылар өчен файдалы булды.
-
Макулатура җыйнау өмәсе 03.09.2015

3 сентябрь көнне мәктәптә макулатура җыелды. Бу эштә барлык мәктәп укучылары да актив катнашты. Соңыннан иң күп макулатура җыючы сыйныф һәм укучылар билгеләп үтелде.
-
Бәйрәм белән!
02.09.2015
Белем бәйрәме көнне укучыларыбыз бәйрәмгә килә алмаган ветеран укытучыларыбызны өйләренә барып котлап кайттылар. Аларга изге теләкләр теләп, бәйрәм белән котлап чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Шундый матур күңелле, матур укучыларыбыз килгәч өлкәннәрнең күңелләре булган. Алар бик куанып, үзләрен шулай хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Сәламәтлек сәгатьләре 02.09.2015

Бүген һәр класста “Сәламәтлек-иң зур байлык”, “Хәрәкәттә бәрәкәт”, “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” һ.б. темаларга сыйныф тәрбия сәгатьләре узды. Тәрбия сәгатьләре бик эшлекле һәм файдалы итеп үткәрелде.










