Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы 14.01.2016

Башлангыч сыйныф укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эше алып барылды. Аларга шәһәр квартирасында, авылда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, беренче янгын сүндерү чараларын белү аңлатылды.
-
" Яңа ел традицияләре"
13.01.2016
2-4 класс укучылары " Яңа ел традицияләре" исемле интеллектуаль викторинада актив катнаштылар. Укучыларыбыз 2 нче һәм 1 нче дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар. Афәрин, укучылар!
-
Педсовет 12.01.2016

12 января в нашей школе прошел педагогический совет по теме: «Особенности преемственности начального и среднего звена в условиях перехода на ФГОС в 5-ом классе».
По итогам II четверти были выслушаны отчеты классных руководителей.
По подготовке к ГИА учителя-предметники обменялись мнениями по повышению уровня знаний учащихся и улучшения результатов пробных экзаменов.
Шарафеева Гульшат Рашатовна ЗДВР ознакомила с планом работы на январь.
Гибадуллина Гулия Марсиловна председатель профкома вручила благодарственные письма сотрудникам школы за активное участие во внеклассной деятельности школы и района.
-
Волейбол ярышы 09.01.2016

2000 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар Арчага волейбол ярышына бардылар. Шигапова Таңсылу, Хурматова Адилә, Исмагилова Зөһрә, Нуруллина Илүзә, Фасхиева Рәмзилә, Галимбекова Айсылу составындагы команда, Кенәр, Лесхоз командаларына гына җиңелеп 3 нче призлы урынны яуладылар. Ярышларга кызларны физкультура укытучысы Хасанов Халил әзерләде һәм алып барды. Мәктәп линейкасында грамота һәм медаль тапшырылды.
-
Район мәдәният йортына сәяхәт 09.01.2016

Бүген укучыларыбыз район мәдәният йортына сәяхәт кылдылар. Алар Илгиз Зәйнинең " Кәҗә, сарык һәм башкалар" исемле пьесасын карадылар. Әкият Г. Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итеп язылган. Тамаша барлык укучыларга да ошады. Каникулның бүгенге көне күңелгә рәхәтлек өстәде.
-
ГТО нормалары тапшырабыз. 08.01.2016

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру кире кайтарылды .Әмма Татарстан, гадәттәгечә, һәр яңалыкны беренчеләрдән сынарга күнеккән. Республикабыз бу юлы да ГТО нормалары иң беренчеләрдән кертелгән 11 төбәк исемлегендә.
Бик күпләр ГТО нормаларын кире кайтаруны бик уңай кабул итте. Күптән кирәк иде инде бу. Хәзер балаларны гына түгел, хәтта күп кенә өлкәннәрне дә телевизор, компьютер каршыннан аерып алып булмый бит. Сәламәтлек турында уйлау бетте. ГТО кертелү белән бигрәк яшь буынның сәламәтлегенә уңай йогынты булыр, дип ышана ГТО тапшырып үскән кешеләр. Мәктәбебез укучылары да ГТО нормаларын уңышлы гына тапшырып баралар. Күптән түгел укучылар - аджимание, турникта тартылу һәм чаңгыда шуу буенча нормаларны тапшырдылар. Ш.Таңсылу чаңгыда шуу буенча - 1нче урын. Яруллин Илназ һәм Исмәгыйлева Зөһрә барлык төрләр буенча - 3 нче урынга керделәр. Башка укучылар да ГТО нормаларын уңышлы тапшырдылар. Укучыларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Чаңгы сезоны ачылды. 07.01.2016

Каникул булуга карамастан укучыларыбыз өйдә ятмыйлар - имтиханнар тапшырып карыйлар, чаңгы ярышында катнашалар һәм ГТО нормалары тапшыралар. Күп кенә укучылар өчен көтеп алынган чаңгы сезоны ачылу - иң куанычлысыдыр. Рәхәтләнеп, салкын дип тормыйча саф һавада бер әйләнеп кайту үзе бер ял, рәхәт бит ул. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл - диләр. Мәктәбебез укучылары - Ш.Фирүзә, Р.Илнур, Н.Илүзә, А.Гүзәл, Г.Марат һәм А.Илназ эстафетада катнаштылар, мәктәп командасы 1 нче урын алды. Молодцы укучылар!
-
Пробный ОГЭ по русскому языку. 06.01.2016

Сегодня ученики 9 класса сдают пробный ОГЭ по русскому языку. Всем ученикам желаем успехов!
-
Казан календаре. 05.01.2016

1871 нче елда Каюм Насыйри татар телендә беренче еллык календарь чыгара. К. Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның бер ысулын таба. Ул да булса – еллык өстәл календаре чыгару. Календарь ярым журнал характерында була һәм “Казан календаре” дип атала. Каюм Насыйри бу календарьларны үз исәбенә елга бер тапкыр чыгара. Аның беренче саны 1871, ә соңгысы 1897 елда дөнья күрә.Ул календарьларын 24 ел буе чыгара. Шушы еллар эчендә календарьлар 1886, 1887 һәм 1895 нче елларда гына чыкмый кала. Календарьларның уртача күләме 40-70 бит тирәсе була. Каюм Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга гаять бай була. Аның календарьларында ел саен кабатлана торган гади календарь материалларыннан тыш төрле темаларга караган фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Календарьлар шул ук вакытта ул чорда белешмә бирү өчен дә кирәк булган. Каюм Насыйри да үзенең календарьларында Казанда ничә почта бүлекчәсе хезмәт күрсәткәнлеген һәм аларның эш сәгатьләрен, нинди хатлар кабул итүен һәм аларга нинди маркалар ябыштырырга кирәклеген, аларның бәясе күпме булганлыгына кадәр язып чыккан. Димәк, аның календарьлары белешмә бирү ролен дә үтәгән. Каюм Насыйри шулай ук законнар турында да язган. Аның әлеге законнар системасы белән таныштыруын без башка китаплардан, дәреслекләрдән укып беләбез. “Законны белмәү, ул әле аннан котылып калу чарасы түгел, без белергә тиеш” дигәнрәк гыйбарәне Каюм Насыйри да әйткән.Анда төрле темалардагы белешмәләрдән тыш фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, тормыш яңалыклары, медицина өлкәсенә караган материаллар, риваятьләр, сынамышлар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар һәм башка материаллар бастырыла. Каюм Насыйри үзенең календарьларында системалы рәвештә төрле фәннәргә мөрәҗәгать итә. Тарих, география буенча шактый күп мәкаләләр бастыра.
-
Имтиханнар. 04.01.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан биреп карыйлар. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!
















