Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Сказка 12 месяцев 01.04.2016

В рамках недели английского языка учащиеся 5 класса выступили перед учащимися начальной школы. Они инсценировали сказку "The twelve months" на английском языке, разучили песни, стихи. Учитель английского языка Шарафеева Г.Р. провела забавные игры и конкурсы для школьников младших классов. Ребята повторили лексику по темам: "The Seasons", "The colours", "Fruits and vegetables". Герои сказки и зрители остались довольны.
-
Сыерчыкны каршылап 30.03.2016

«Габдулла Тукайның 130 еллыгына 130 оя» конкурсы игълан ителгән иде. Бу конкурста әти-әниләр, укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр барысы да актив катнашты. Конкурска нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Ничек кенә бәяләргә тырышсак та, барысына да беренче урын бирмичә кала алмадык: оялар искиткеч матур, чын күңелдән ясалган. Молодцы! Ә технология дәресендә 7 класс укучылары белән Фатхуллин А.Р. ояларны беркетеп чыктылар. Хәзер күзәтәсе генә калды, кайсы ояны үз итәр икән сыерчыклар?! Укучыларга кызык бер эш булды: чыгалар да күзәтәләр, чыгалар да күзәтәләр. Изгелик кылыйк, ярдәм итик кулдан килгәнчә.
-
Юбилеең белән Шамил абый 26.03.2016

Авылдашыбыз Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 75 яшь тулды. Бүген аның олуг юбилеен билгеләп үтәләр. Мәктәбебез укучылары да бу бәйрәмгә ныклап әзерләнде. һәр класс аны тәбрик итеп котлау открыткалары ясады. Технология укытучысы Әхмәдуллина Г.И. җитәкчелегендә укучылар җепләрдән матур чәчәкләр үрделәр.
75 яшь әле матур гомер,
Борчылмагыз килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомер үтсен шатлыкта.
Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда,
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга!
-
Татарча көрәш... 25.03.2016

Татарча көрәш... Милләтебезнең йөзек кашы булган спортның бу популяр төрен үстерүгә районыбызда бик зур әһәмият бирелә.
19 нчы март көнне бертөркем 11-13 яшьлек малайлар Шушмабаш урта мәктәбендә, 25 март көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 10-12 яшьлек укучыларыбыз татарча көрәш бәйгесендә көч сынаштылар һәм ике ярышта да 2 урынны яулап кубок һәм күпсанлы грамоталар белән кайттылар. Яшь булсалар да, спортның бу төре белән бик теләп шөгыльләнәләр , матур көрәш алымнарын шактый үзләштереп тә өлгергәннәр. Молодцы! Афәрин!
Ә бит нинди өметле көрәшчеләребез үсеп килә икән! Шушы сәләтләрен күреп, безнең мәктәптә татарча көрәш түгәрәген оештырган җитәкчебез Сәләхов Ш.И. улына чиксез рәхмәтлебез. Ә түгәрәк җитәкчесе югары категорияле физкультура укытучысы, күп тапкырлар көрәштә югары урыннарны яулаган тренер Набиуллин Р.Р. улының районга гына түгел, республикага чемпионнар әзерләвенә шигебез юк.
Бу ярыш күпме малайларның күңелен кузгатып, аларда яңа җиңүләргә омтылыш уятты. Алда да зур җиңүләр көтеп калабыз.
-
Консультация по русскому языку 22.03.2016

Учащиеся 11 класса не отдыхают в каникулы. Им предстоит сдача ЕГЭ. Учителя русского языка и литературы упорно занимаются с ребятами.
-
Габдулла Тукайга - 130. 21.03.2016

Г.Тукайның 130 еллыгынна Өчиле мәктәбендә Г.Тукайга багышланган конкурс узды. Конкурска төрле музыка уен коралларында уйнаучы укучы- осталар агылды. Безнең мәктәбебездә әлеге конкурстан читтә калмады. 6 нчы сыйныф укучысы Исламов Азат, җитәкчесе Хаирова Г.С, әлеге конкурста катнашып, 4 нче дәрәҗә дипломга ия буды. Укучыбызны котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!!!!
-
Районный конкурс танцев. 21.03.2016

Бал — собрание многочисленного общества лиц обоего пола для танцев. Балы отличаются от обычных танцев или дискотеки повышенной торжественностью, более строгим этикетом иклассическим набором танцев, следующих в заранее определённом порядке. Бал как культурное явление является исключительной принадлежностью европейской традиции, а потому был привнесен на русскую почву Петром Первым вместе с прочими приметами европеизации в директивном порядке. Соответственно, допетровская Россия балов не знала. Петровские ассамблеи всегда открывались полонезом, за которым следовал менуэт и другие модные в то время танцы. В мемуарах голштинского камер-юнкера Ф. В. Берхгольца, относящихся к последним годам царствования Петра Великого, можно найти любопытные сведения о тогдашних ассамблеях.
Императрица Елизавета Петровна, будучи хороша собою, особенно любила танцевать, а потому танцевал и весь её двор. Исключение составляет разве что самые последние годы её правления, когда стареющая государыня по болезни прекратила посещать придворные развлечения. В результате балы стали проводиться реже, а то и вовсе отменялись. Наши учащиеся тоже любят танцевать. В этом году учащиеся 8 класса совместно с классным руководителем и педагогом-организатором разучили танец - полонез. Наш танцевальный коллектив был награжден дипломом победителя в номинации "Приз зрительских симпатий". Поздравляем!
-
Нәүрүз бәйрәме. 19.03.2016

Ямьле язның беренче улы Март дөнья буйлап атлый. Март бар жиһанны уята: кар-бозларны эретә, агачларга җан өрә.Энесе апрельне дә каршы аласы бар бит әле...Тирә-юньдә яз...һәм ботка исе?!Каян килә икән ул? Борынгы бабаларыбыз Яңа елны ике тапкыр : декабрь аенда Нардуган һәм язын, 21-22 мартта-көн белән төн тигезләшкән вакытта- Нәүрүзне бәйрәм итә торган булганнар. Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы”Алпамша” билгеләнгән. Алпамша булган кеше:”Әнә карга очып килә, Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!”-дип кычкырып җибәргән. Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән. Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткәннәр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр бирешкәннәр.Ә яшьләр кызыклы такмаклар әйтешкәннәр.
Май кирәк , ярма кирәк,
Карга туена барда кирәк
Тагын булса , он чыгар,
Пешерербез бер чумар.
Шикәр кирәк, тоз кирәк.
Чыгар,түтекәй тизрәк.
Синең кебек уңган түтәй
Бу дөьяда бик сирәк.
Бездә бу бәйрәмне 19 нчы март көнне каршы алдык. Урамда рәхәтләнеп уеннар уйнадык, җырладык, биедек, карга боткасыннан авыз иттек. Иң соңыннан карачкыны яндырып, явызлыклар китеп, бары тик яхшылыклар гына килсен дип теләкләр теләдек.
-
Әлифба бәйрәме 19.03.2016

Әлифба , әлифба
Китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Мәктәбебезнең 1 сыйныф укучылары да Әлифба бәйрәмен матур итеп үткәрделәр. Кулларына Әлифбаны укып бетерү турында белешмә алдылар. Укуыгызда зур уңышлар телибез сезгә укучылар.
-
Бер очрашу- бер гомер!
18.03.2016
Яшәвемә көч өстәүче
Сулышым минем – Арчам.
Туган ягым, горурлыгым,
Язмышым – минем Арчам.
18 нче март көнне Курса Почмак урта мәктәбндә Татарстан Республикасының халык артисты , Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызлары бердәмлеге һәм теләктәшлеге ассоциациясе президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар иҗаты фестивален оештыручы. Җырчы, җәмәгать эшлеклесе,якташыбыз Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина белән күңелле очрашу үтте. Очрашуда без Гөлзада апаның җырларын тыңладык, укучыларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм Гөлзада Сафиуллинадан истәлекле бүләкләр алдылар. Кыска гына вакыт эчендә без барыбызда Гөлзада ападан күпме кызыклы мәгълүмат ишеттек, узебезне күрсәтә алдык. Укучыларыбызда җырчы алдында югалып калмадылар, аңа кушылып җырладылар. Бу орашудан Гөлзада Гомәр кызы да, укучылар, укытучылар да бик канәгать калдык. Мондый очрашулар дөрестән дә бик кирәкле икән, чөнки укучыларыбыз чын талант ияләрен, үз якташларын танырга, белергә һәм алардан үрнәк алып үсәргә тиешләр.
















