Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
Батырлар келәм кыздыра. 06.02.2016

6 нчы февраль көнне мәктәбебездә район буенча "Агрокомплекс Ак Барс" призына көрәш ярышы узды. Көрәштә 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты. Соңгы вакытларда татарның милли спорт төре булган көрәш массакүләм төстә үсешен дәвам итә. Районыбызда да милләтебезнең йөзек кашы саналган бу спорт төренә игътибарының зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ярышта 120 бала катнашты һәм алар 11 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Әлеге ярышта 1 нче урынга - Шушмабаш , 2 нче урынга- Курса Почмак , 3нче урынга - Сеҗе мәктәбе укучылары ия булды. Көрәш бәйрәмендә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Гарифҗанов Р.И., "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, Татарстан физк культура отличнигы Гафиятов Атлас Хәмидулла улы, татарча көрәш буенча Россия чемпионы, халыкара классы хөкемдар, Татарстан физик культура отличнигы - Җәләев Рәфкать Имам улы да катнашты. Укучыларыбыз арасыннан үз авырлыгында Хәкимов Илдан - 1нче , Гиззатуллин Эльмир - 2нче, Рамазанов Илнур - 3 нче урынны алдылар.
-
Студентлар белән очрашу.
05.02.2016
Мәктәбеббездә ел саен студентлар белән очрашу инде традициягә кереп китте. Ел саен февраль аенда бу очрашуны Гөлия Марсил кызы оештырып ала. Студентлар да мәктәпне, үзләрен укыткан укытучыларны, сыйныфташларын сагынып килеп җитәләр. Бу очрашу студентларның чыгышлары, концерт номерлары һәм кызыклы уеннарга үрелеп бара. Мондый очрашулар бигрәк тә югары сыйныф укучыларын кызыксындыра, чөнки аларның да алдында бүгенге көндә бер сорау тора - кая барырга, нинди һөнәр сайларга? Очрашудан соң укучылар да үзләренең сорауларына җавап табарлар. Үзеңне укыткан укытучылар, сыйныфташларың белән очрашып - сөйләшү ни тора?!
-
Хезмәт тәрбиясе. 04.02.2016

Бүген мәктәбебез укытучылары һәм югары сыйныф укучылары Сикертән мәдәният йортында уздырылган "Ак Барс Агро" ширкәтенең отчет җыелышында булып менделәр. Укучыларга бу ни өчен кирәк инде диярсез?! Югары сыйныф укучылары алдында бер сорау тора - нинди һөнәр сайларга? Эйе, бу актуаль сорау- кая барырга, кем булырга? 9-11 нче сыйныф укучылары шул турыда уйлана. Сайлаган һөнәрең табыш кына түгел, күңелгә рәхәтлек тә бирергә тиеш бит әле. Укучылар гади авыл эшчесе - тракторчымы ул, сыер савучымы, терлекчеме, механизатормы, аларның да эш нәтиҗәләрен, аларга карата булган хөрмәтне күреп- белергә тиешләр. Укучыларда бу хезмәт кешеләренә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләу- монысы инде укытучыларның эше. Шулай ук җыелышта ТР баш казые Җәлил хәзрәтнең дә катнашу эзсез калмас. Укучылар мәчеткә барып вәгазьләр тыңладылар. Яхшылыкны, яманлыктан аерырга өйрәнерләр. Монысы инде - дини тәрбия. Бу очрашу укучылар күңелендә урын алыр һәм авыл эшчесенә карата аларның күңелендә рәхмәт, хөрмәт хисләре уятыр дип өметләнеп калабыз!
-
Ата - аналар җыелышы. 03.02.2016

3 нче февраль көнне укучылар белән берлектә, 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Фәния Данисовна җыелышны үзенең "Нинди һөнәр сайларга?" исемле доклады белән башлап җибәрде, ата - аналарны рус теленнән үткәрелгән имтихан нәтиҗәләре белән таныштырды. Аннан соң мәктәп директоры - Сабирҗанова Н.Б., укыту эшләре буенча директор урынбасары- Шиһапова Ч.Х .ның чыгышлары тыңланылды. Шулай ук фән укытучылары- Вәлиева Ф.Ф., Хасанова Л.С., Ахунов А.В. һәм Зарипова Л.Р чыгыш ясады. Алар имтиханнарга укучыларның ничек әзерләнүе,кайсы укучыларга күбрәк эшләргә кирәклеге турында әйтеп, һәрбер укучыга тиешле бәя биреп, эшләрен анализладылар. Соңгы эш итеп ата- аналарның фикерләре, тәкъдимнәре тыңланылды, нәтиҗә ясалды.
-
Шашка ярышы. 02.02.2016

2 нче февраль көнне Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылган шашка ярышында безнең мәктәп командасы укучылары да катнашты. Башлангыч сыйныф укучысы Шиһапов Илзир III нче урын алып , ( җитәкчесе Лотфуллин М.Л.) грамота белән бүләкләнде. Укучыбызны әлеге җиңүе белән котлыйбыз, алда зур җиңүләр теләп калабыз!
-
Родительское собрание 10-11 классов. 02.02.2016

2 февраля 2016 года было проведено родительское собрание совместно с учащимися 10-11 классов. Гибадуллина Г.М. выступила с докладом "Как молодому человеку выбрать профессию? " Родители получили много полезной информации. Учителя-предметники высказали свое мнение по поводу как повысить качество знаний ребят и улучшить результаты при сдаче ЕГЭ.
-
Профориентационная работа
30.01.2016
Для старшеклассников была организована встреча с представителями из ГБПОУ "Атнинский сельскохозяйственный техникум им. Габдуллы Тукая". Техникум ведет подготовку:
1) По специальностям:
- 080114 Экономика и бухгалтерский учет (по отраслям);
- 110809 Механизация сельского хозяйства;
- 111801 Ветеринария.
2) По профессиям:
- 260807.01 Повар, кондитер.
По заочной форме обучения подготовка кадров ведется по 2 специальностям:
1. 110809 Механизация сельского хозяйства.
2. 080114 Экономика и бухгалтерский учет (по отраслям).
-
Укучыбыз уңышы 29.01.2016

Бездә зур шатлык: мәктәбебезне тәмамлаган Галиәкбәрова Илсөя Илсур кызы укуда һәм фәнни эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән өчен Татарстан Республикасы Указы нигезендә махсус дәүләт стипенедиясенә лаек булды. Ул үзенең тәэсирләре һәм сөенече белән уртаклашты. “Мин, Галиәкбәрова Илсөя Илсур кызы, Арча районы Курса Почмак авылында туганмын. Кечкенәдән кызыксынучан булып, табигатьтән илһам алып, иҗатка тартылып үстем. Тәүге шигырем 2нче сыйныфта укыганда язылды ("Светофор"). Иҗатка мәхәббәтем, сәләтем дәү әнием Мәскүрәдән күчкәндер. Ул да бик матур шигырьләр иҗат итә. Мәктәптә уку дәверендә күп кенә конкурсларда, олипмиадаларда (призер) актив катнашып килдем. "Илһам чишмәсе" исемле II республика әдәби-иҗат бәйгесендә 2 нче урын, "Без- Тукай варислары" II районара фәнни-иҗади эшләр конкурсының иҗади эшләр номинациясендә 2 нче урын, "Сездә ничек? Бездә шулай!" конкурсында 2 нче урын, "Зажги свою свечу" шигырьләр конкурсында 1 нче урын. Арчада эшләп килүче "Тукай якташы" әдәби иҗат берләшмәсенә 7 ел шөгыльләндем. 10 нчы сыйныфта укыганда ук үземнең киләчәгем турында уйлана башладым һәм алдыма Казан (Идел буе) федераль университетына керү максатын куйдым. Татар теле, милли әдәбиятыбызга булган мәхәббәт мине Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенә китерде. Бүгенге көндә мин 4 нче курсны уңышлы гына тәмамлап киләм.
Бирегә укырга килгәч минем өчен тагы да зур мөмкинлекләр ачылды. "Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасына әйләндем. Биредә без Халисә Хатиповна җитәкчелегендә җылы очрашулар үткәрәбез, күп конкурсларда катнашып, призлы урыннар алабыз, каләм чарлыйбыз. 2012 нче елны мин проза өлкәсендә Г. Ахунов исемендәге III премия лауреаты булдым. 2014- 2015 нче елларны "Сәләт"кә нур булган йолдызлар" бәйгесенедә 2 нче урыннар, 2015 нче елны С. Сөләйманова исемендәге X әдәби премиясе лауреаты. Ел саен үткәрелеп килә торган "Иделем акчарлагы", "Шигъри Сабантуй" бәйгеләрендә катнашып киләм.
Татарстан Республикасы Президентының махсус дәүләт стипендиясе уку алдынгылары һәм фән өлкәсендә уңышка ирешкән вуз, суз студентларына, аспирантларга бирелә. Филология фәннәре кандидаты, доцент Гайнуллина Гөлфия Расилевна җитәкчелегендә Ә. Еники иҗаты турында фәнни эш язып, без шушы нәтиҗәгә ирештек. Документларны җыеп җибәргәндә стипендиат булырмын дип уйламаган да идем. Бу минем өчен зур шатлык булды! Әлбәттә, бу нәтиҗә зур җаваплылык та өсти.
Хыялымны чынга ашырып, бирегә укырга керүемә сөенеп бетә алмыйм. Әти-әниемә миңа төпле тәрбия биргән өчен зур рәхмәт. Алар - минем тормыштагы терәгем. Шулай ук миңа ныклы белем биргән туган мәктәбемә дә чиксез рәхмәтлемен. Беренче укытучым Вәлиуллина Гөлшат Рәкыйп кызы (кызганыч, ул хәзер минем уңышларыма сөенә алмый инде: вафат булды), башлангыч сыйныф укытучысы Шиһапова Ләйсән Мансур кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Гөлнар Илфат кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы - миңа әдәбиятның чишмәсен ачучылар. Мәктәп укытучыларның һәркайсы биргән белем - уңышымның төп нигезе. Нигезе нык булганга гына мин бу уңышларга ирешә алдым. Бүгенге көндә, Алла боерса, 4 нче курсны уңышлы гына тәмамлап, магистратурага керүне үз алдыма максат итеп куйдым.”
-
27 января - День воинской славы России 28.01.2016

И в ночи январской, беззвездной,
Сам дивясь небывалой судьбе,
Возвращенный из смертной бездны,
Ленинград салютует себе.
1944 Анна Ахматова
Битва за Ленинград, самая длительная в ходе Великой Отечественной войны, продолжалась с 10 июля 1941 г. по 9 августа 1944 г. Советские войска в ходе 900-дневной обороны Ленинграда сковали крупные силы германской и всю финскую армию, способствовали победам Красной Армии на других участках советско-германского фронта. Оборона Ленинграда стала символом мужества и героизма советского народа и его Вооруженных Сил. Ленинградцы показали образцы стойкости, выдержки и патриотизма. Дорогую цену заплатили жители города, потери которых во время блокады составили около 1 млн человек.
Для учащихся 5-8 классов Хаирова Г.С. библиотекарь школы провела историко-литературный вечер, посвящённый дню снятия блокады города Ленинграда. Гулия Сагидулловна рассказала о Тане Савичевой, о её блокадном дневнике, об ужасах блокады. Дневник сегодня выставлен в музее истории Ленинграда, а его копия — в витрине одного из павильоновПискарёвского мемориального кладбища. Данное мерориятие воспитывает у ребят чувство патриотизма, что немаловажно в наше время.
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 26.01.2016

В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
Параллель
Сельские школы
Городские школы
1-4 классы
-23 C
-25 C
5-9 классы
-25 C
-27 С
10-11 классы
-30 С
-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):Возраст учащихся
Температура воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветра
При скорости ветра до 5 м/сек
При скорости ветра 6-10 м/сек
При скорости ветра более 10 м/сек
До 12 лет
-9 C
-6 C
-3C
Занятия не проводятся
12-13 лет
-12C
-8 C
-5 C
14-15 лет
-15 C
-12 C
-8 C
16-17 лет
-16 C
-15 C
-10 C
Одновременно с этим Министерство образования и науки Республики Татарстан считает необходимым приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 C и ниже.
















