Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,сукмагымда-Тукай эзләре" 17.03.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,сукмагымда-Тукай эзләре" исеме астында оештырылган районның зона конкурсында 4 класс укучысы Әхмәдуллина Диана һәм 5 класс укучысы Абзалов Илназ уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Спорттагы уңышлар. 16.03.2016

Г.Тукайның 130 еллыгы , чаңгы сезоны ябылу уңаеннан районда үткәрелгән чаңгы ярышында мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗиев Марат үзенең көндәшләрен артка калдырып, 8 километр араны чаңгыда үтеп, 2 нче урын алып кайтты. Марат грамота һәм медаль белән бүләкләнде. Укучыбызны чын күңелдән котлыйбыз, аңа уңышлар телибез!
-
Имтиханнар якынлаша. 15.03.2016

9, 11 нче сыйныф укучыларына да имтиханнар тапшырырга күп вакыт калмый. Барысының уенда - имтиханнарны ничек яхшы билгеләргә генә тапшырырга? Укучылар консультацияләргә йөриләр, дәресләрдән соң калып әзерләнәләр, өйдә шөгыльләнәләр. Шулай ук районда да сайланма фәннәр буенча имтиханнар биреп карыйлар, иртәгә укучылар тарих, русская литература фәннәреннән тапшырырга баралар. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Поздравляем!!! 14.03.2016

Ученик 2-го класса Верхнемасринской НОШ Хуснутдинов Ислам участвовал в международных дистанционных блиц-турнирах. По русскому языку получил диплом за 2 место, а по математике диплом за 1 место. Поздравляем с победой!
-
Әниләр белән күңелле очрашу. 11.03.2016

Мәктәпнең әти-әниләр белән һәрвакыт элемтәдә булуы күңелле күренеш. Безнең балаларның әти- әниләре менә шундыйлардан. Җыелышларга гына, чакырганга гына түгел, төрле бәйрәмнәргә дә мәктәпкә кунакка килеп китәләр, котлау сүзләрен җибәреп торалар. Менә бүгендә 5 нче сыйныф укучылары үзләренең әниләрен үтеп киткән 8 март Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәм укучылар әзерләгән концерт номерлары, уеннарга үрелеп барды. Һәр әни үз баласының нинди дә булса шөгылен күреп, сөенеп утырды. Рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Соңыннан укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әниләр, укучыларга шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәтләр әйтеп, шат, күтәренке кәеф белән өйләргә таралдылар.
-
“Тел - күңел көзгесе” 11.03.2016

-
Педагог - оештыручылар семинары. 10.03.2016

Бүген 10 нчы март көнне бер төркем педагог- оештыручылар Иске Кырлай төп гомуми белем бирү мәктәбендә семинарда булып кайттык. Мондый семинарлар оештырылып тора һәм кирәкле дә дип саныйм, чөнки тәҗрибә туплауның яхшы чарасы булып тора. Без 5 мероприятие карадык. Беренчесе - башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Белем иленә сәяхәт" уены иде. Бәйге укучыларның активлыгы, кызыксынучанлыклары, беренче булу теләге зур булу белән бик кызык һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Икенчесе- укучылар узидәрәсенең 3 нче утырышыннан өзек иде, бу миңа, бигрәк тә яңа эшли башлаучы педагог - оештыручылар өчен эшне ничек оештыру, алып бару өчен үрнәк булды. Өченчесе - "Таныш булыгыз - Шүрәле!" - дип исемләнгән Г.Тукай тууга 130 ел уңаеннан әзерләнгән әкият - тамаша . Укучыларның тиешле дәрәҗәдә, сәнгатьле итеп сөйләве, әкиятне сәхнәләштерүе беркемне дә битараф калдыра алмады. Дүртенчесе - "Кусудама - кыңгырау чәчәк" - дип исемләнгән мастер - класс. Бу мастер - класста бездә тик утырмадык, бик матур кыңгырау чәчәкләр ясадык. Иҗат эшен яратучылар өчен менә дигән эш, күзләргә дә рәхәт, эшләргә дә җиңел. Бишенчесе - "Кызлар һәм йолдызлар" - дип исемләнгән мероприятие иде. Бу мероприятиедә кызлар һәм йолдызлар - педагог - оештыручылар катнашты. Алар үзләрен төрле яктан сынап карадылар. Конкурс азагында җиңүчеләр билгеләнеп, нәтиҗәләр ясалды. Әниләр, кызлар белән үткәрергә менә дигән кичә булды бу. Менә шундый эчтәлекле семинарда булып кайттык. Иске Кырлай мәктәбе укытучыларына һәм укучыларына эшләрендә, укуларында уңышлар телим. Матур, эчтәлекле чаралар өчен рәхмәт!
-
Тимурчылар 09.03.2016

Безнең һәрберебездә кояш бар. Ул кояш - яхшылык, игелеклелек. Игелеклелек башка кешенең кайгысын, шатлыгын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә. Кешене мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез, юрист буламы ул, инженермы, ләкин шуны беләбез, без аларны яхшы кешеләр үсәргә өйрәтәбез. Бүген башлангыч сыйныф укучылары, сәламәтлеге ягыннан чикләнгән Вәсилә апага ярдәм иттеләр. Капка төпләрендәге карны тараттылар. Вәсилә апа балаларга үзенең рәхмәтен белдерде.
-
Котлыйбыз! 08.03.2016

Хезмәттәшебез Фәүзия Зәкәриевнаны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез! Аңа озын гомер, корычтай ник сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаилә тигезлеге телибез. Устергән балаларының игелеген күреп, кадер- хөрмәттә яшәргә ясын!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең !Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын cезгә гомергә. -
Әниләрне котлыйбыз!!! 05.03.2016

8 март Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.
Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә»,-ди ул,-
калыр йөрәктә!
Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең сөекле әниләренә 8 Март бәйрәме белән котлап матур открыткалар ясадылар.
















