Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Ягез әле, кызлар. 04.03.2016

4 нче март көнне мәктәбебездә якынлашып килүче 8 март уңаеннан "Ягез әле, кызлар" - дип исемләнгән күңелле бәйге үтте. Бәйгедә 5-10 сыйныф кызлары катнашты. Бәйге үзең белән таныштырудан башланып китте. Шиһапова Сөмбел үзенә багышлап шигырь язган, Солтанова Илүзә татар халык биюен бүләк итте. Кызлар үзләрен төрле яктан сынап карадылар һәм осталыкларын күрсәттеләр. Барысы да тәмле ризыклар әзерләп килгәннәр, әниләренә котлау открыткасы ясаганнар. Бәйге малайларыбыз әзерләгән концерт номерларына үрелеп барды. Кызларыбызның барысы да уңган, булганнар. Буй- сын дисеңме, чибәрлекме, җитезлек дисеңме, җыр-бию, өй җыештыру, пешерү осталыгы дисеңме, тегү һәм башкалар- кызларыбыз бар яктан да килгәннәр, аларга тиңнәр юк. Бәйге ахырында кызларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 04.03.2016 Хөрмтле, гүзәл затлар!!! Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда. Сезне, шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп аткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәннәрегезгә сихәтлек, өйләрегезгә иминлек алып килсен.

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән. Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык. Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен! -
Выставка детских рисунков к 8 Марта 04.03.2016

Давайте готовиться к празднику, создавать позитивный настрой и весеннее настроение! А помогут нам в этом, конечно же, дети! С их неиссекаемым интузиамзмом и творческой фантазией!
Учащиеся начальных классов хорошо потрудились.
-
Әнием- күз нурым. 03.03.2016

«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Ул безне туган телебезне яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы. Башлангыч сыйныф укучылары арасында " Әнием- күз нурым" исеме астында инша бәйгесе узды.
-
Әмирхан Еникинең тууына 107 ел. 02.03.2016

Күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев) 1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Ә.Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.
1927-1933 еллар арасында Ә.Еники Донбасста - ликбез курсларында укытучы, Казан мех фабрикасында - сортировщик, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча, 1931 -1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр Казандагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934-1935), кинофикация трестында инструктор (1935-1936), «Азеркино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936-1937), Казанның 2 нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937 - 1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомумбелем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941-1945 елларда әдип — Ватан сугышы фронтыңда: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларында рядовой солдат булып хезмәт итә.
Армиядән кайткач, Ә.Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан Радиокомитетында әдәби тапшырулар бүлеге мөхәррире булып эшли, 1950-1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта. 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.Ә.Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә, ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнә. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.1985 ел, 14 гыйнвар Указы нигезендә ТАССР Югары Советы Президиумының, мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Әдипкә 1989 елда «Татарстанның халык язучысы» дигән исем бирелә.
2000 елның 16 февралендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.
Ә.Еники — 1946 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. -
1 нче март - Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне. 01.03.2016

1 нче март - Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне. Шушы уңайдан 11 нче сыйныф җитәкчесе Гыйбадуллина Г.М. "Астыртын капкын" темасына сыйныф сәгате үткәрде. Без бик катлаулы заманда яшибез. Наркоманиянең кешелек дошманы булуын һәр бала белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә бүгенге шартларда мәктәп белән гаиләнең тыгыз хезмәттәшлеге зур әһәмияткә ия. Яшь буын һәрчак камиллеккә омтылып, әти-әниләреннән үрнәк алып яшәргә өйрәнсен. Тормыш гел көрәштән генә тора. Кимчелекләргә каршы көрәшергә өйрәнгән яшүсмер үзендә ихтыяр көче булдыра, уңай сыйфатлар тәрбияли. Яхшыны яманнан аерырга өйрәнеп үскән кеше зур тормыш сынаулары алдында беркайчан да югалып калмаячак.
-
Үрнәк кешеләр. 01.03.2016

Тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Иске Масра авылындаяшәүче, авылдашларының зур ихтирамын казанган Вафина Фәнҗия Гыйләҗ кызы.Шушы көннәрдә бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган Фәнҗия Гыйләҗ кызы 80 яшьлеген билгеләп үтте. Гомер бәйрәме уңаеннан ветеран-педагог җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итте.Без дә ветеран коллегабызны әлеге олуг юбилее белән тәбрик итәргә бардык. Үзе тәрбияләгән укучылары, лаеклы ялдагы укытучылар, балалары белән бик җылы очрашу булды. Олуг мөгаллимәнең укыту стажы – 39ел, укыту елларында ул балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Фәнҗия Гыйләҗевнаның укучылары әле бүгендә укытучыларын ихлас рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Әлеге зур хөрмәткәул,чынлап та, лаек. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәте өчен мөгаллимә “РСФСР мәгарифотличнигы” билгесе, күптөрле медаль һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән өч бала үстерделәр.Фәнҗия апаның кызы да,әнисе һөнәрен сайлап, чит тел фәннәрен укыта, килене - татар теле белгече. Балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, укучыларының акыллы киңәшчесе һәм ярдәмчесе булып, Фәнҗия Гыйләҗевна бәхетле картлык кичерә.
-
Тәбрис Зарипов истәлегенә чаңгы ярышы. 29.02.2016

27 нче февраль көнне Арча районы беренчелегенә ,Тәбрис Зарипов истәлегенә чаңгы ярышы үткәрелде. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. 2003 нче елгы егетләр арасында Гыйләҗиев Марат - 2 нче урын, 1999-2000 нче елгы егетләр арасында - Мингазов Денис - 3 нче урын; 1999-2000 нче елгы кызлар арасында Шиһапова Таңсылу - 2 нче урын алды. Мәктәп командасы- 2 нче урын алып, кубок белән бүләкләнделәр. Укучыларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, спортта гына тугел, укуда да яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез!!!
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. 29.02.2016

Сәламәтлек ул- спорт, физкультура белән шөгыльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, һәм , әлбәттә, барысын да җиңеп чыгу өчен белемнәр һәм дуслык. Дәресләрдән соң укучылар өйләренә кайтырга ашыкмыйлар.5- 6 нчы сыйныф укучылары да көч сынашты, ярыштылар. Уен төрләре дә яңа, күңеллерәк иде - өч туп белән йөгерү, кәрзингә туп кертү, ""тараканнар чабышы", аркан тарту, скакалка сикерү, 8 кг лы гер күтәрү. 6 нчы сыйныф укучылары җиңүче булса да, 5 нче cыйныфларның да кәефләре күтәренке иде, алар да уеннан бик канәгать калды.
-
КҮҢЕЛЛЕ СТАРТЛАР 27.02.2016

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 7-8 нчы сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" бәйгесе үтте. Бәйгедә - эстафета йөгерү,скакалка сикерү, гер күтәрү, озынлыкка сикерү, турникта күтәрелү буенча көч сынаштылар. Турникта 7 нче сыйныф укучысы - Хисматов Илгиз 18 мәртәбә күтәрелеп, җиңүче булды, аджимание ясауда - Әхмәтсафина Рәзинә беренчелекне бирмәде, гер күтәрү буенча Сәмигуллин Илнар - 100 мәртәбә, Галимбекова Айсылу - 46 мәртәбә күтәреп, җиңү яуладылар. Аркан тартуда - 8 нче сыйныф укучылары командасыннан да көчле команда булмады. Җиңү яулаган укучыларга грамота һәм медаль тапшырылды.
















