Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Чыршы бәйрәме. 26.12.2015

Бүген дә мәктәбебездә чыршы бәйрәме гөрли. 1-7 нче сыйныф укучыларын танырлык та түгел! Нинди генә костюмнар кимәгәннәр, нинди генә әкият герое булып киенмәгән алар! Зал уртасында торган чыршыга да карап, сокланып туеп булмый. Бәйрәмне 7 нче сыйныф укучылары спектакль белән башлап җибәрделәр, аннан инде концерт номерлары - җыр , бию , уеннар, костюм , чыршы уенчыгы яклау. Укучылар бәйрәмгә бар көчләрен куеп әзерләнгән, нинди генә номерлар өйрәнмәгәннәр! Чыршы тирәли әйлән - бәйлән дә әйләндек, килгән кунакларны да биеттек. Балалар да, кунаклар да бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
-
Өлкән сыйныф укучыларының чыршы бәйрәме. 25.12.2015

25 нче декабрь көнне мәктәптә өлкән сыйныф укучыларының (8-11 кл) чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәм мәктәп директоры Сабирҗанова Н.Б ның чыгышыннан башланып китте. Ул "5" кә генә укучыларны, олимпиада да җиңүче, призер булган, гомүмән бар яктан да актив булган укучыларны бүләкләп китте. Аннан соң сүз 8-11 нче класс укучыларына бирелде. Бәйрәм җыр, бию, скетч, уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызының да килүе бәйрәмне тагын да күңеллеләндереп җибәрде. Бәйрәм ахырында жюри нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне билгеләде.
-
Яңа ел кунагы. 23.12.2015

Төсен үзгәртми бер дә, Гел яшел күлмәк кия. Матур бизәнеп, һәр елны Безгә кунакка килә. Нәрсә ул?
(Чыршы)
Мәктәпкә яңа ел кунагы - яшел чыршы кайтты.
-
Яңа елны каршыларга без әзер! 23.12.2015
Яңа ел якынлаша,Менә хәйран-тамаша:Күзгә керми йокы да,Ни яз, ни көз, кышы да,Кышкы түгел холкы да.Халык көтә кар-буран-Гөрләвек тулы урам.Әллә кәҗә елыймы,Китә аның елымы?..
И, Кәҗә елап китмә,
Маймыл елын хур итмә.
Әйдә, яусын кары да,Кирәк җил-бураны да.Кыш икән ул, кыш булсын,Куакларга бәс кунсын.Яңа ел шаулап торсын,Күңелләргә дәрт тулсын! Һава торышы нинди булуына карамастан Югары Масра башлангыч мәктәбе Яңа елны каршыларга әзер. -
Волейбол ярышы. 22.12.2015

Казанбаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә, кызлар арасында үткән волейбол ярышында Яңа Кенәр мәктәбе командасы- 1 нче урын, Лесхоз мәктәбе командасы- 2 нче урын, Курса Почмак мәктәбе командасы кызлары - 3 нче урын алдылар. Команда составы- Ш.Таңсылу, И.Зөһрә, Х.Адилә, Г.Айсылу, Н.Илүзә, А.Рәзинә. Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Баскетбол ярышы 22.12.2015

Сеҗе , Сикертән , Курса Почмак мәктәпләре командалары арасында баскетбол буенча , малайлар арасында, зона ярышлары үтте. 1 нче урында - Сеҗе төп гомумбелем бирү мәктәбе командасы, 2 нче урында - Курса Почмак урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы, 3 нче урында - Сикертән төп гомумбелем бирү мәктәбе командасы. Безнең мәктәп командасы составында - Я.Илназ, Ш.Надыйр, А.Рәмис, З.Рамил, Р.Илнур. Командалар акчалата премия белән бүләкләнделәр.
-
Олимпиада. 22.12.2015

VII Всероссийская олимпиада «Рыжий Котёнок».Ученик 3-го класса Старомасринской НОШ Габидуллин Инсаф, куратор Калимуллина Клара, участвовал во Всероссийской дистанционной олимпиаде по математике для 1-4 классов «Рыжий Котёнок» и занял 1-е место. Награждён дипломом победителя.
-
Кышкы рәсемнәр конкурсы. 22.12.2015

14- 19 нчы декабрь мәктәбебездә сәнгать атналыгы булуы белән истә калды. Укучыларыбыз тырышып - тырышып ишегалдын кардан ясалган сыннар белән бизи, шулай ук "Кыш патшалыгында" дигән темага рәсемнәр конкурсы дәвам итә. Укучыларыларның иҗат җимешләрен күргәзмәдә күрергә була. Нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләргә дә озак калмады.
-
Әкияттә - кунакта. 21.12.2015

Иртәдән, мәктәп ишеген ачып керүгә безне укучылар, укытучыларыбызның үз куллары белән тудырган әкият дөньясы каршы ала. Кемнәр, нәрсәләр генә юк монда!Иске ел хуҗалары - Кәҗә белән Сарык дисеңме, Шәкерт белән Маэкмай дисеңме, Кыш бабай белән Кар кызы, барда бар. Кышның матурлыгына сокланып, әкият дөньясына чумып, саф һавадан керәсе дә килми.
-
Г.Ахунов премиясе лауреатлары. 21.12.2015

Укучыларыбыз бар яктан да булган безнең, җыр- бию дисеңме, шигырь сөйләү, уку дисеңме. Иҗат өлкәсендә дә укчыларыбызның һәм укытучыларыбызның уңышлары җитәрлек. Шуларның берсе мәктәбебездә Гариф Ахунов премиясе лауреатлары булуыдыр. 9 нчы сыйныф укучысы Гимаева Илүзә - 3 урын, 11нче сыйныф укучылары- Масалимова Назлыгөл - 2 урын һәм Мортазина Гөлүсә - 1нче урынны алдылар. Укучыларыбыз чәчәк бәйләме, әдәби китаплар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Яңа ел алдыннан шундый бүләкләр алу һәм язучылар белән очрашу үзе бер онытылмаслык мизгелләр бу. Укучыларның бу җиңүендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызының да өлеше бик зур. Укучыларыбыз һәм хезмәттәшебезне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга алдагы тормышларында да иҗади уңышлар теләп калабыз!
















