Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Презентация ясау конкурсы 27.02.2016

Хәрби- патриотик айлык кысаларында 3-4 класс укучылары арасында әтиләре, абыйлары турында презентация ясау конкурсы үткәрелде. Катнашкан һәр укучы иҗади якын килергә тырышты.
-
Ватанны саклаучылар көне 26.02.2016

22 февраль көнне малайлар катнашуында “Ягез әле,малайлар!”ярышы үтте.Алар белемнәре,җитезлекләре,уңганлыклары ,тапкырлыклары буенча көч сынаштылар.Кызлар һәм апалар бәйрәм белән котладылар.
-
Күңелле стартлар. 25.02.2016 Сәламәтлек ул-спорт, физкультура белән шөгылльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, һәм , әлбәттә, барысын да җиңеп чыгу өчен белемнәр һәм дуслык. Бәлки, сезнең берегез киләчәктә данлыклы спортсмен булыр, үзебезнең төбәгебезнең данын яклар. Россия спортсменнары белән Олимпия уеннарында катнашыр . Афәрин, башлангычлар!!!

-
Великая Отечественная война в истории моего села. 25.02.2016

В 7 классе был проведён классный час на тему «Великая Отечественная война в истории моего села». Во вступительном слове учительница Сулейманова Г.И. рассказала ученикам о том, сколько людей ушло на фронт из нашего сельского совета, сколько людейвернулось, а сколько – погибло. Затемвыступили ученики по темам «Мой дедушка на войне» (Шигапов Эмиль), «Детство, украденное войной» (Гибадуллина Гульнар, Хакимов Ильдан, Ахметсафин Надир), «Мой дедушка – учитель-фронтовик» (ГалимбиковаАйсылу). Выступление учеников и учителя сопровождалось показом презентации. Учительница познакомила с материалом, который имеется в школьном музее.
-
Укучыларыбызның уңышлары. 24.02.2016

Мәктәптә укыганда ук һәр укучы үзенә ошый торган, аңа якын булган фәнне сайлап куядыр, минемчә. Кемгәдер саннар белән эш итү ошаса, кемдер озын иншалар язуны, зур-зур китаплар укуны үз итә. Нәкъ менә шундыйлар татар әдәбияты буенча олимпиада белән кызыксыналар да инде. Олимпиада — ул синең көчеңне сынап карар өчен оештырыла торган чара. Шул фән буенча булган белемнәреңне күрсәтергә менә дигән мөмкинчелек. Әзерләнү моменты гына да күпме яңа мәгълүмат, белем бирә. Җиңү түгел, ә шул алган белемнәр сиңа алдагы тормышыңа йогынты ясый, ярдәм итәләр. Фән олимпиадаларының Республика туры дәвам итә. Татар теле һәм әдәбият фәннәре буенча нәтиҗәләр билгеле. Мәктәбебез укучыларыннан Мортазина Гөлүсә һәм Масалимова Назлыгөл әлеге олимпиада да катнашты. Мортазина Гөлүсә призер булып, мәктәп данын яклап кайтты. Укытучылары – Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы. Укучыларны һәм укытучыны әле җиңүләре белән котлыйбыз. Алда да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
Конкурс "Смотр строя и песни". 24.02.2016

22 февраля в «Смак – Корсинской СОШ» прошло мероприятие, посвящённое Дню защитника Отечества. Среди 1-11 классов был объявлен конкурс "Смотр строя и песни". Ученики должны были выбрать единую форму одежды, песню, эмблему. Все ученики были хорошо подготовлены, в конце победителям были вручены дипломы.
-
Әтием- горурлыгым 24.02.2016

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.
2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.
3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатлары белән башлангыч сыйныф укучыларының әтиләрен кунакка чакырдык. һәр бала үз сәләтен күрсәтергә тырышты. Укучылар әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
-
"Батырлык" дәресе. 24.02.2016

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,
Хәтерләрдән тиз генә җуела торган.
Мәгънә асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек! 15 нче февраль – интернацианалист – сугышчыларны искә алу көне уңаеннан бүген мәктәбебездә “Батырлык” дәресләре үтте. Минҗан Хуҗа улы укучыларны әфган сугышы белән, бу сугышта катнашкан якташларыбыз белән таныштырды. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш тәмамланды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды. Сугыш инде тарихка кереп калды, ләкин аның тирәсендә ялгыш, ялгыш түгел дигән бәхәсләр бүген дә дәвам итә. Ләкин бер нәрсә бәхәссез, шул елләарда 15 меңләп ир-егетләребез һәлак булды, 300 мең солдат яраланды, дистәләрчә меңе гарип булып калды.
Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары,
Шул ташларны каннарына манып
Табутларда кайтты якташларым.
-
Поздравляем! 23.02.2016

Уважаемые коллеги! Поздравляем Вас с праздником - Днем защитника Отечества! Этот праздник хранит память о героизме российских солдат и офицеров, их славных боевых подвигах, которые навсегда останутся для всех нас примером доблести, истенного мужества и любви к своей Родине. Мужество и честь, стойкость и верность долгу были необходимы в служении Отчизне не только с оружием в руках, но и в повседневном труде по укреплению ее могучества. Вы вносите свой вклад в защиту Отечества, честно исполняя свой долг, оберегая покой близких и родных людей, стремясь работать на благо нашего города, ее благополучие и процветание. В День защитнтков Отечества от всей души желаем вам здоровья, успехов, благополучия! Пусть любовь и взаимопонимание царят в ваших семьях! Пусть милые женщины окружают вас заботой и вниманием! Пусть всегда с вами будут надежные друзья! !!
-
Әтиләрне котлыйбыз!!! 23.02.2016

1-4 класс укучылары үзләренең әтиләренә һәм мәктәбебезнең ир-ат укытучыларына үз куллары белән бәйрәм открыткалары ясап тараттылар.
Ирләр көне диләр буген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!
Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Устерегез, баланы.
Әтиле йорт, куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә курәдер.
Гомер юлы бик тиз утә,
Менэ шунысы, аяныч
Шул кыска гомерләр дә сез,
Булыгыз ла, таяныч.
















