Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Ватанны саклаучылар көненә рәсем конкурсы 20.02.2016 Укучыларның иҗади сәләтен үстерү, үз иленә ышаныч арттыру максатыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды. Барлык укучылар да актив катнаштылар.

-
Лыжные соревнования среди членов профсоюза учреждений образования. 20.02.2016

17 февраля на стадионе г. Арск состоялись лыжные соревнования среди членов профсоюза учреждений образования. В них приняли участие более 200 человек из 45 первичных профсоюзных организаций. Соревнования прошли в двух возрастных категориях: женщины до 40 лет и старше, мужчины до 40 лет и старше, а также женская эстафета (4 чел по 1 км) и смешанная эстафета (4 чел.=2 жен.+2 муж. по 1 км). Команда нашей школы заняла 2 место. Состав команды - Хасанов Х.Х, Ахунов А.В., Шигапова Ч.Х., Шакирова Л.Х., Зарипова Л.Р.
-
Ягез әле, егетләр. 19.02.2016

19 нчы февраль көнне Гөлия Сагидулловна 6 нчы сыйныф укучылары белән "Ягез әле, егетләр" дигән конкурс үткәрде. Укучылар үзләрен төрле яктан сынап карадылар. Медицина өлкәсе буенча - сыйныфташларының яраларын бәйләделәр, фәннәрне үзләштерүләре буенча - "защитник" сүзендә булган хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, комплиментлар яздылар. Кызлар - жюри әгъзалары, аларга дөрес бәя бирергә тырыштылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Конкурс ахырында укытучы һәм сыйныфташ кызлары малайларны якынлашып килүче 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котладылар, бүләкләрен тапшырдылар.
-
Туган телем. 18.02.2016

11 нче сыйныф җитәкчесе Гыйбадуллина Г.М. "Туган телем" темасына сыйныф сәгате үткәрде. Туган телебезнең нәфислеген саклау өчен , мөгаен, иң әүвәл аның гаять үзенчәлекле, бәллүр шикелле уалырга гына торуын чынлап торып аңларга, маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә белергә кирәктер. Шунсыз аның башка телләрдән аермасын да барча байлыгын да, яңгырашын да аңлап булмый.
Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!
Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.
Сыйныф сәгатендә шулай ук республика күләмендә татар теле фәненнән призер булган Мортазина Гөлүсә дә үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. -
День памяти воинов - интернационалистов. 17.02.2016

Война... очень страшное слово. Оно страшно еще и тем, что бывает и в мирное время, когда молодым воинам приходится исполнять интернациональный долг, следуя приказу правительства своей страны и защищая интересы дружественного государства. К большому сожалению, тысячи молодых военнослужащих погибли в вооруженных конфликтах на территориях других стран, многим война сломала жизнь. Но они честно выполняли свой долг, доказав верность историческим традициям России. 15 февраля была закончена длившаяся 10 лет война в Афганистане и последняя колонна советских военнослужащих выведена из Афганистана. В память о героическом подвиге наших военных, и отдавая дань уважения их подвигу, 15 февраля считается в России Днем памяти воинов-интернационалистов.И в нашей школе прошли классные часы на эту тему. Дети, ученики должны понимать, что над нами светиться солнышко и что мы сейчас живем мирной жизнью , а за это кто- то расплотился своей жизнью. Мы должны ценить все, что имеем и радоваться мирной, спокойной, счастливой жизни.
-
14 нче февраль - Гашыйклар көне. 16.02.2016

Бөек тылсым бар шул мәхәббәттә,
Изге санап кадерен белсеннәр.
Сөю юк ул дигән мескеннәргә
Фәрештәләр аны бирсеннәр.
14 нче февраль – Гашыйклар көне. Ул бәйрәм – серле, мавыктыргыч, күңелләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырьләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм, чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?! Бу хистән башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде. Яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан яратасың. Дөньяда һәр кеше сөяргә һәм сөелергә хаклы, һәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши. Нәрсә ул бәхет дип сорасалар, аның ни икәнен төгәл генә берәү дә аңлатып бирә алмас, мөгаен, тик бәхет ул мәхәббәттән башка була алмый дигән уйны һәрберегез дә телгә алыр иде. Безнең дә мәктәбебездә шушы көнгә карата 9-11 нче сыйныф укучылары белән берлектә әлеге бәйрәм булып узды. Укучылар үзләрен төрле яктан сынап карадылар, матур сүз, эш - гамәлләре белән сөюләрен аңлаттылар. Бәйрәм концерт номерларына үрелеп барды. Укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Дөньяда иң матур тел, ул минем туган телем. 16.02.2016

Бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй - хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
”Туган телләр була бер генә -
Туган телнең кадерен бел генә”
Бүген 9 нчы сыйныфта “ Дөньяда иң матур тел, ул минем туган телем “- дигән темага тәрбия сәгате үтте.
-
Чаңгы ярышы. 16.02.2016

14 нче февраль көнне “ Курса Мтс “ы беренчелегенә Сеҗе зонасы буенча чаңгы ярышы үткәрелде. Ярыш берничә яшь группасына бүленеп үтте. 2000-2002 нче елгы укучылар арасында Рамазанов Илнур – 1 нче урын, Шиһапова Таңсылу – 2 нче урын; 2003 - 2004 нче елгы укучылар арасында Гыйләҗиев Марат – 1 нче урын, Нуруллина Илүзә – 2 нче урын; 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Гыйззәтуллина Фидәлия – 1 нче урынга, Хасанов Нияз – 4 нче урынга лаек булдылар. Хәсәнов Нияз иң яшь чаңгычы буларак грамота белән бүләкләнде. Командалар арасында – Сеҗе мәктәбе командасы- 3 нче урында, Урта Курса мәктәбе командасы – 2 нче урында, Курса Почмак мәктәбе командасы – 1 нче урында. Җиңүчеләргә грамота, медаль , ә командаларга – кубок тапшырылды.
-
Тарихларда укып ятларлык. 15.02.2016

Бүген мәктәбебездә , герой-шагыйрь Муса Җәлил тууның 110 еллыгына багышланган "Тарихларда укып ятларлык" исемле искә алу чарасы узды. Кичәне Гөлия Марсил кызы җитәкчелегендә башлангыч сыйныф, 10нчы, 11 нче сыйныф укучылары оештырды. Бераз гына шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырганнан соң сүз башлангыч сыйныф укучыларына бирелде. Алар Муса Җәлили иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, җырларын сәхнәләштереп, җырлап күрсәттеләр. Шулай ук Муса Җәлил тормышының берничә мизгелләрен 11 нче сыйныф укучылары сәхнәләштереп киттеләр.Чара шагыйрь иҗат иткән җырларга үрелеп барды. Җәлилнең мәктәптә укыган чоры турында да Минҗан Хуҗа улы аңлатып, сөйләп киттте, бу укучыларга тырышып, яхшы билгеләргә укыр өчен зур стимул булыр дип уйлыйбыз.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
"Үлем" диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне.
Әйе, герой- шагыйребезне без үлде дип әйтә алмыйбыз, ул мәңге безнең йөрәкләрдә, күңелләрдә.
-
Хезмәт дәресе. 13.02.2016

8 нче сыйныф укучылары Фәния Данисовна җитәкчелегендә һәйкәл янын кардан чистартып керделәр. Саф һавадагы дәресләр укучылар өчен бик файдалы. Организмны да чыныктыра, хезмәт тәрбиясе дә.
















