Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Иң яшь шагыйрә. 16.09.2015

"Китап -белем чишмәсе"республика конкурсында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 5-7 сыйныяф укучылары һәм педагогик белем бирү оешмалары студентлары арасында үткәрелгән"Әлифбага багышлыйм" авторлык шигырьләр бәйгесендә 3 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Зилә җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде.(Укытучысы-Рәфыйкова Гөлфия Дәминовна). Алга таба да уңышлар Сезгә!!!
-
Дару үләннәре җыйдык. 15.09.2015 Укучыларыбызга җәйге каникуллар чорында дару үләнне җыю йөкләнгән иде. Һәр класс әлеге эшне җиренә җиткереп башкарды. Бүген 11 класс укучылары үләннәрне үлчәп кабул иттеләр.

-
Алкоголизмга каршы көрәш атналыгы. 14.09.2015

7-16 сентябрь көннәре "Алкоголизмга каршы көрәш" ункөнлеге дип игълан ителде.Әлеге ункөнлек кысаларында түбәндәге чаралар үткәрелде:
- "Алкогольның зарары" темасы астында тәрбия сәгатьләре.
- Видеороликлар карау.
-Әти-әниләр белән әңгәмәләр.
-Рәсем конкурсы.
-
Җиңү паркына экскурсия. 14.09.2015 Мәктәбебезнең иң актив укучылары Арча шәһәренә Җиңү паркына экскурсиягә бардылар.

-
Мәрхәмәтле эшләр 12.09.2015

"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" дәвам итә. Бүген 6 класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Сабиров Газиз абыйның хәлен белделәр, аңа хуҗалык эшләрендә булыштылар.
-
"Һәркөнне игелек кыл!" темасы астында тәрбия сәгатьләре. 11.09.2015 Бүген "Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында тәрбия дәресләре "Һәркөнне игелек кыл!" темасы астында үткәрелде. Укучыларга игелеклелек, мәрхәмәтлелек, юмартлык төшенчәләре аңлатылды.

-
Китапларга - икенче гомер. 11.09.2015 Сентябрь аенда "Китапларга- икенче гомер" акциясе старт алды. Укучыларыбыз таушалган, ертылган китапларны төзекләндерү эшен яратып башкаралар.

-
Һәйкәл яны чистартылды. 10.09.2015 9 нчы класс укучылары ел дәвамында һәйкәлне чистарту өчен җаваплы. Бүген алар һәйкәл янын чүп үләннәреннән чистарттылар,чәчәкләргә су сиптеләр.

-
Чишмә яны җыештырылды. 10.09.2015 10-11 класс укучылары Нократ чишмәсе чисталыгы өчен җаваплы. Чишмә яны яфраклардан, чүпләрдән чистартылды.

-
Уңыш җыелды. 09.09.2015

Укучылар һәм укытучылар җәй буе мәктәп бакчасында тырышып эшләделәр. Үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә уңышы мулдан булды. Бүген бәрәңге алынды, территория җыештырылды.


















