Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Мәдәният йорты ремонттан соң ачылды. 14.01.2016

Наласа авылы мәдәният йортында капиталь ремонт төгәлләнде. 12 нче гыйнвар көнне шул хөрмәткә бәйрәм концерты оештырылды. Әлеге чарага Арча муниципаль районының хакимият башлыгы Нуриев И.Г. та килгән иде. Ильшат Габделфәртович авыл халкына үзенең изге теләкләрен җиткерде. Концертта укытучылар һәм укучыларыбыз да бик матур чыгыш ясадылар.
-
Һәйкәл янын чистарту. 13.01.2016 9 класс укучылары һәйкәлне даими чистартып торалар.

-
3 нче чирек башланды. 11.01.2016 Кышкы каникуллар тәмамланып, бүгеннән 3 нче чирекне башлап җибәрдек.Хәерле сәгатьттә!!!

-
Волейбол ярышы. 09.01.2016

Бүген Арча шәһәрендә үткәрелгән кызлар волейбол командалары ярышында безнең мәктәбебез кызлар волейбол командасы да катнашты. Кызларыбыз бик тырышып уйнадылар, молодцы!!!
-
Каникуллар күңелле үтә. 06.01.2016

Укучыларыбыз кышкы каникул көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Әти- әниләре белән төрле мәдәни чараларга йөриләр.
-
ОГЭ. 04.01.2016 9 класс укучылары кышкы каникул көннәрендә математика һәм рус теле фәннәреннән имтихан биреп карыйлар.

-
Яңа ел белән!!! 31.12.2015 Барыгызны да яңа ел белән!!!

-
Рус теленнән олимпиада. 30.12.2015 Башлангыч класс укучылары арасында рус теленнән үткәрелгән район олимпиадасында безнең укучыларыбыз да катнашты. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз. 2 нче класс укучысы Хөсәенов Ильдус 3 нче урынга(укытучысы Исмәгыйлева М.М.), 3 нче классс укучысы Мөхетдинов Әнвәр 2 нче урынга (укытучысы Рәфыйкова Г.Д.) лаек булдылар. Молодцы!!!

-
Балмаскарад 29.12.2015 7-11 класс укучылары катнашында балмаскарад үткәрелде. Быел ул "Су патшалыгында" булды. Һәр класс бик тырышып костюмнар, номерлар әзерләгән иде. Молодцы!!!

-
Район башлыгы белән очрашу. 28.12.2015

28 декабрьдә районның сәләтле балалары район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашты. Очрашуда 11 класс укучысы Габдрахманов Рафил катнашты. Укучылар район, мәктәп, яшьләр тормышына кагылышлы сораулар бирделәр. Аларны район башлыгының шәһәрдә яшьләр өчен нәрсә төзергә яки үзгәртергә планлаштыруы да, югары уку йортын тәмамлап туган районына кайтырга теләүчеләр өчен эш урыннары булдыру мәсьәләсе дә кызыксындырды. Кайбер кечерәк авылларда яшьләр өчен ял итү мөмкинлекләренең чикле булуы турында да сүз кузгаттылар. Иҗат белән шөгыльләнүче укучы яшьләр өчен районда вакытлы матбугат булдыру, яшьләр тапшыруларын киңәйтү максатыннан Арча телевидениесенең эфир вакытын озынайту турында да сөйләштеләр. Илшат Нуриев аларга төгәл җаваплар бирде.


















