Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
9 декабрь - Ватан геройлары көне 10.12.2015
9 декабрь – Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим дата – һәр шәһәрдә, һәр кечкенә поселокта төрле елларда Ватанны саклап сугышларда каһарманлык, батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчыларны искә алачаклар. Бу көн уңаеннан районда төрле чаралар планлаштырылган. Безнең мәктәпкә дә Россия герое Дауди Ильяс Дильшат улы беркетелде. -
Зонада КВН ярышы. 08.12.2015 Утар аты мәдәният йортында КВН командаларының зона ярышлары үткәрелде. Барлыгы 6 команда үзара көч сынаштылар. Командалар барысы да ныклы әзерлек белән килгәннәр.Молодцы!!!

-
Ришвәтчелеккә каршы көрәш атналыгы. 07.12.2015 Ришвәтчелек турында бүген күп язалар һәм сөйлиләр. Ришвәтчелек нәрсәне үз эченә алуын ничек билгеләргә соң? Хезмәт вазыйфасыннан файдалану, ришвәт бирү, алу, вәкаләтләрдән явыз ният белән файдалану, кызыктырып сатып алу яки физик затның үз файдасы өчен законга каршы килеп акча, кыйммәтле һәм башка мөлкәтләрне кулга төшерү яки өченче затларны да моңа җәлеп итүе, шулай ук юридик һәм башка затлар исеменнән законга каршы булган шундый башка гамәлләр кылу. Әгәр кеше матди яки матди булмаган файда алу максатларында үзенең яки башка кешенең вазыйфаи торышыннан законсыз рәвештә файдалануда катнаша икән–ул ришвәтчелеккә каршы система өлешен тәшкил итә. Көнкүреш мәсьләләрен хәл иткәндә вак-төяк ришвәт бирү күпчелек кешеләр өчен гадәти хәл. Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше–бернинди закон да бозмый–бары тик аны алучы гына гаепле, дигән фикер яши. Әмма РФ ҖК ришвәт бирүчеләргә карата да, ришвәт алучыларга карата да җәза бирүне карый. Менә шуның өчен туганлык, таныш-белешкә бәйле хезмәт торышыннан файдалану, файда алу өчен нинди дә булса эш кылу– ришвәтчелекне үз эченә ала. Мәктәбебездә 7-14 декабрьдә "Ришвәтчелеккә каршы көрәш" атналыгы уздырыла. Бу уңайдан сыйныф сәгатьләре үткәрелә, өлкән сыйныфларда ришвәтчелеккә каршы караш турында анкеталар тутырыла.

-
Математикадан ЕГЭ. 05.12.2015

Бүген 11 сыйныф укучылары математикадан ЕГЭ биреп карадылар. Әлегә алар база өлешен эшләп үз белемнәрен тикшерәчәкләр.
-
Россиядә код сәгате. 04.12.2015

Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Безнең мәктәбебездә дә 5- 11 нче сыйныф укучыларына «Час кода в России» белән берлектә, IT-компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә билгеләнгән информатика көненә багышлап информатика дәресе уздырылды. Дәреснең максаты укучыларда информацион технологияләргә карата кызыксыну уяту.
-
Йомгаклау сочинениесе. 02.12.2015

Бүген - 11 нче класс укучылары өчен беренче җитди сынау көне. Алар рус әдәбиятыннан йомгаклау сочинениесе язалар.
-
1 декабрь- СПИДка каршы Бөтендөнья көрәш көне . 01.12.2015

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу – бөтен халыкның 1,1 проценты – вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ – 68 нче урында, халкының 0,6 проценты вирус йөртә, Таҗикстан – 87 нче, Кытай – 115 нче, Казахстан – 119 нчы урында. 1 декабрь спидка каршы көрәш көне уңаеннан, мәктәп күләмендә класс сәгатьләре үткәрелде, мәктәпкүләм «Количество свечек зависит только от тебя» акциясе үткәрелде.
-
Әниләр көне белән!!! 29.11.2015

Ана, Әни, Әнкәй! Җир йөзендә иң матур, гүзәл, чибәр, яхшы, өлгер, газиз кеше ул. Ана - өйнең кояшы, көзгесе! Шушы эчкерсез мәхәббәтле сүзләрне әйткәндә, һәр кеше үз әнисен исенә төшерәдер. Нинди генә матур сүзләрне тапсак та, әниләрнең яхшылыгын әйтеп тә, каләм белән язып та бетереп булмый! Сабый чактан ук ул сине сөеп-назлап, мәхәббәтен биреп үстерә. Һәркөн бишек җырын көйләп йоклата. Йоклаганда сабыеның елмаюын күреп: ”Татлы төшләр генә күр, балам,”- дип шатлана.Әниләргә хөрмәт, яхшылык, итагатьлелек күрсәтик, үзебезнең күңел җылыбызны бирик, чөнки аларга кылган игелек үзебезгә үк әйләнеп кайтачак! Моның турында һич онытмыйк.
-
Математикадан ОГЭ. 28.11.2015

Бүген 9 класс укучылары математикадан ОГЭ тапшырып карадылар. Имтихан укучыларның белем дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан үткәрелде. Имтихан видео күзәтү астында үтте.
-
Математикадан олимпиада. 27.11.2015

Математикадан Бөтенроссия олимпиадасының район турында укучыларыбыз призлы урыннар яулады:
8 класс укучысы - Назметдинова Камилә- 2 урынга;
11 класс укучысы - Хәсәнов Искәндәр - 3 нче урынга лаек булдылар.
Укучыларыбызны һәм математика укытучысы Галиуллин Госман Мифтаховичны уңышлары белән котлыйбыз!!!


















