Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Депутат белән очрашу. 18.08.2015

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров авыл халкы белән очрашты.
-
Өмә. 15.08.2015 Бүген мәктәбебез коллективы укучылар белән берлектә өмәгә чыктылар. Өмәдә түбәндәге эшләр башкарылды: 1.Мәктәп территориясе чүп үләннәреннән арындырылды. 2.Спорт мәйданчыгы тәртипкә китерелде. 3.Плотина тирәсе чүпләрдән арындырылды. 4. Юл кырыйлары чабылды.

-
Мәктәпкә әзерләнергә булыш! 12.08.2015

Бүген мәктәптә “Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш! “ акциясе кысаларында зур бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә Буратино һәм аның дуслары катнашты. “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Таһир улы Җәләлетдинов һәм "Арча хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире Исрафил Рәхмәтулла улы Насыйбуллин быел 1 класска укырга баручы 10 балага мәктәп сумкасы һәм уку әсбаплары бүләк иттеләр. Бәйрәмдә Түбән Аты, Югары Аты, Утар Аты, Субаш Аты мәктәпләреннән дә балалар, әти-әниләр, укытучылар катнашты. Алар бергәләп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Безнең нәни дусларыбызны сөендергәннәре өчен район җитәкчеләренә, мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән укучыларыбызга ак юллар теләп калабыз.
-
Үзебез тудырган матурлык! 10.08.2015

Чәчәкләр -бакча күрке.
-
Бакчада уңыш мул. 06.08.2015 Бакчабызда яшелчә, җиләк- җимеш елдагычы гөрләп үсә.

-
Дару үләннәре җыю дәвам итә! 05.08.2015

Укучыларыбыз җәйге ялларында файдалы эш башкаралар. Дару үләннәре җыеп киптерүнең иң кызган чагы.
-
Мәктәп яңа уку елына әзер! 04.08.2015

-
Хөрмәтле хезмәттәшебез Камил Әдһәмович!!! 03.08.2015

Сезне чын күңелебездән туган көнегез - 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, саф мәхәббәт телибез. Тормыш иптәшегез Лилия апа белән тигезлектә озын гомер кичерергә насыйп булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күрергә язсын. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез үтсен.
Туган көнең белән тәбриклибез,
Сәламәтлек теләп иң элек,
hәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп.Якты кояш hәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп, типсен йөрәгең,
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын барлык теләгең.Гомер юлың озын булсын,
Тыныч тормыш аның бизәге
Яшәү дәверең бәхет белән үтсен
Авырлыклар бер дә килмәсен.Якты көннең hәрбер иртәсе
Килсен иде көләч нур булып.
Сәламәтлек, шатлык юлдаш булсын,
Куанычлар торсын ургылып.Иң изге теләкләр белән -
Наласа урта мәктәбе коллективы.
-
Республиканская акция "Помоги своей школе!" 16.07.2015

В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Уважаемые выпускники, поддержим Республиканскую акцию " Помоги своей школе!". Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, окажите ей помощь. Ваше добро вернется к вам бумерангом!
-
Әти-әниләр бүләк иткән алмагачлар. 09.07.2015

Быел һәр класс мәктәпкә алмагач бүләк итте. Алар бар да матур итеп үсеп киттеләр. Озакламый яңа алма бакчабыз гөрләтеп уңыш бирер!!!


















