Бу көн, илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Арча төбәге – илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы. Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәм булса да, аның тирән тарихи тамырлары бар һәм ул безнең һәркайсыбызның, нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди динне тотуыбызга карамастан, иксез-чиксез илнең бер кисәкчеге булуыбызны, һәм бердәм булганда гына безнең куйган максатларга ирешә һәм теләсә нинди авырлыкларны җиңә алуыбызны күрсәтә. Бүген барлык классларда да тәрбия дәресләрендә Халыклар бердәмлеге ни дәрәҗәдә мөһим булганлыгы аңлатылды.
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Көзге бал - "Осенний фьюжен" 03.11.2015

Егет һәм кызларыбыз район күләмендә үткәрелгән "Осенний фьюжен"да катнашып, күңел ачып кайттылар.Бәйрәм тантанасына алар махсус , 70 нче еллар стилендә киенеп, педагог- оештыручы Миләүшә Моратовна белән шул чорда модада булган көйләргә бию элементларын өйрәнеп бардылар. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар, конкурслар белән үтте. Бәйрәм ахырында дискотека булды. Укучылар күңелендә әлеге бәйрәм озак сакланыр.
-
Волейбол ярышы. 02.11.2015

Бүген Арчаның спорт комплексында кызлар волейбол командалы районкүләм ярышларда катнашты. Кызларыбыз спортның әлеге торен аеруча нык ярата. Мәктәбебезнең кызлар командасы 3 нче призлы урынга лаек булды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, команданың трениры- физик тәрбия укытучысы Төхфәтуллин И.Р. ка һәм барлык кызларыбызга алга таба да уңышлар теләп калабыз!!!
-
4 нче ноябрь -Халыклар бердәмлеге көне. 31.10.2015

-
Бердәм куркынычсызлык дәресе. 30.10.2015 Наласа урта мәктәбендә 30 октябрьдә интернет челтәрендә бердәм куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Виртуаль дөнья куркыныч. Балаларны аның тозагыннан сакларга кирәк. Информатика укытучысы Исмәгыйлев Ирек Радилович үткәргән дәрес укучылар өчен бик файдалы булды.

-
Көзге эшләр. 29.10.2015 Мәктәп бакчасында көз көне дә эш җитәрлек. Укучылар технология дәресләрендә карлыган, җиләк куакларын кышка әзерләделәр.

-
Волейбол 28.10.2015

Бүген ФОРПОСТ отрядлары арасында волейбол буенча зона ярышы үткәрелде. Беренче урынга Наласа урта мәктәбенең егетләр командасы лаек булды, икенче урында Түбән Аты төп гомумбелем мәктәбе егетләре командасы.Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз, алдагы уеннарында уңышлар телибез.
-
Табигый материаллардан композицияләр. 26.10.2015 Барлык класс укучылы да табигый материаллардан ( яшелчәләрдән, җиләк- җимешләрдән,яфраклардан, орлыклардан, һ.б.) кызыклы композицияләр ясадылар.

-
Көзге бал. 24.10.2015

Мәктәбебезнең 8- 11 класс укучылар өчен "Көзге бал" үткәрелде. Бәйрәмгә укучылар үзләре дә бик теләп һәм ныклы әзелек белән килгән иделә. Беренче өлешендә 3 команда: "Яшь йөрәкләр"-8класс, "Дуслык" - 9 класс, "Балачак"- 10-11 класс " үзара КВН да көч сынаштылар. Һәр команда үзләренең чыгышларына бик тырышып әзерләнгәнлекләрен күрсәттеләр. Алар үзара сәламләшү, күмәк бию, күмәк җыр, кызыклы скетч номинацияләрендә көч сынашталар. Капитаннар да сынатмады, теләсә кайсы халык бию көенә дөрес элементлар белән биеп ярыштылар. Командаларга урын чыгару да кыен булды. "Иң шаян команда" исеменә- "Балачак, "Иң үзенчәлекле команда" исеменә - "Яшь йөрәкләр", "Иң сөйкемле команда" исеменә -"Дуслык командалары лаек дип табылды. КВН бик күңелле булды. Бәйрәмнең икенче өлешендә күңелле дискотека булды. Укучылар бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
-
"Сөмбелә бәйрәме" 23.10.2015 Бүген 5класс укучылары "Алтын көз" исеме астында Сөмбелә бәйрәменә мәктәпкүләм чыгыш ясадылар. Укучылар бәйрәм программасын кызыклы, югары зәвыкъ белән әзерләгәннәр. Бәйрәм җыр-биюләр, кызыклы уеннар, табышмаклар белән үрелеп барды. Укучылар җәй буе мәктәп яны бакчасында үзләре дә бик тырышып эшләделәр. Укучыларга укуларыннда зур уңышлар, класс җитәкчеләре Гөлниса Вагыйз кызына эшендә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Бәйрәм һәркемгә дә ошады.

-
Психологик тренинглар. 23.10.2015

Бүген районыбыз психологлары группасы балалар белән кызыклы психологик тренинглар үткәрделәр.. Психологлар белән якыннан аралашу укучыларыбызга бик ошады.Аларга эшләрендә уңышлар телибез!


















