Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Чыршы бәйрәме. 26.12.2015

Бүген мәктәбебезнең 1-6 класс укучылары өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби- бабайлар, авылдашлар килделәр.Бәйрәм бик оешкан төстә үтте.
-
Туган көнегез белән!!! 24.12.2015 Хөрмәтле директорыбыз Дилүс Фәритович!!! Сезне туган көнеңгез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыңгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын . Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.

-
Контроль эшләр. 21.12.2015

Барлык фәннәрдән дә I яртыеллыкка контроль эшләр үткәрелә.
-
Замечательный вожатый. 19.12.2015

Андый кешеләр турында романтиклар, хыялыйлар, диләр. Әйе, йөрәктәге ялкыннан башка балалар күңеленә ачкыч таба, аларның дусты, остазы була алмыйсын. Бүген мәктәбебездә “Искиткеч вожатый” конкурсы иң яхшылардан да яхшыларны җыйды. Сайлап алу турыннан соң финалга 5конкурсант чыкты. Вожатыйлар эшкә җитди якын килде. “Исәнмесез – бу Мин!” визит карточкаларының берсе генә дә бер-берсенә охшамаган иде. Конкурсантлар белән бергә алар шефлык иткән сыйныф вәкилләре дә чыкты. Алар үзләренең остазларына көч биреп кенә калмадылар, ярдәм дә иттеләр. Моннан тыш, конкурсантлар зирәклекне, фикерләүнең оригинальлеген, тамашачыларны уеннар белән “кабызып җибәрү” сәләтен күрсәттеләр. Конкурсантлар Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге программаларын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада. 18.12.2015

Татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадасында җиңү яулаучы укучыларыбызны котлыйбыз!!!
Татар теленнән: 5 класс укучысы Вахитова Лилия- призер (укытучысы Габдрахманова Г.В.), 6 класс укучысы- Төхфәтуллина Зөлфинә- призер
(укытучысы Шагисламова Г.Р.)
Татар әдәбиятыннан: 7 класс укучысы Гәрәева Зәринә - призер, 8 класс укучысы Кәлимуллина Гөлгенә- җиңүче (Укытучылары Габдрахманова Г.В.)
Афәрин!!! Алга таба да уңышлар телибез!!!
-
Призерларны котлыйбыз! 17.12.2015

Бөтенроссия фән олимпиадасының район турында җиңүче укучыларыбызны котлыйбыз!!!
11 класс укучысы Хәсәнов Искәндәр икътисад фәненнән җиңүче, 11 класс укчысы Габдрахманов Рафил, 10 класс укучысы Хәсәнова Алия- хокук фәненнән призерлар булдылар.(укытучылары Мифтахова Л.Р.) Молодцы!!!
-
Кар сыннары ясыйбыз. 16.12.2015

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килә. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз кар сыннары ясау белән мәшгуль.
- Гер күтәрү ярышы. 15.12.2015 Мәктәбебез укучылары Арча шәһәрендә үткәрелгән гер күтәрү ярышында катнаштылар. 8 класс укучысы Шагисламов Әлфис 68 кг.авырлыкта I урынга, 5 класс укучысы Шамсетдинов Ирек 53 кг. кадәр авырлыкта II урын яуладылар. Шулай ук иң яшь катнашучы буларак 5 класс укучысы Асадуллина Алинә махсус бүләккә ия булды.(Тренерлары Төхфәтуллин Ильфат Рәшит улы).Котлыйбыз!!!
-
Технологиядән олимпиада. 14.12.2015 11-12 нче декабрь көннәрендә технология фәненнән олимпиадада катнашып 11 класс укучысы Габдрахманов Рафил 2 нче урын яулады (укытучысы Сабиров Мөнир Исмәгыйль улы). Уңышлары белән котлыйбыз!!! Молодцы!!!

-
Россия конституциясе көне. 12.12.2015 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия законы кабул ителгән көн–безнең илдә яшәүче, дәүләтне һәм аның хокуки нигезләрен хөрмәт итүче һәр граждан өчен бәйрәм. Бу көнне һәркем белергә тиеш, бер-беребезне әлеге бәйрәм белән тәбрик итик, чөнки Конституция–ул безнең өчен кадерле һәм бәя биреп бетергесез хокукларыбыз, азатлыгыбыз гарантиясе. Бәйрәм белән!



















