Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Фән олимпиадаларының район туры. 14.11.2015

Фән олимпиадаларының район туры башланып китте. Укучыларыбыз рус теле һәм әдәбиятыннан уздырылган олимпиадаларда катнаштылар. Укучыларыбызга һәм укытучыларыбызга уңышлар телибез!!!
-
ГТО. 13.11.2015

ГТО нормаларын тапшыру дәвам итә.
-
Ата- аналар җыелышы. 12.11.2015

Бүген 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Шулай ук укучыларны ашату мәсьәләсе уртага салып сөйләшенде. Җыелышта участок инспекторы Зөбәеров Ильнар Ильфат улы да катнашты. Әти-әниләргә игътибарлырак булырга , балалар белән булган җинаятьләрнең артуы турында сөйләде.
-
Карлыгачлар булдык без! 11.11.2015

Бүген 2 нче сыйныф укучылары Арча районының "Карлыгач" балалар оешмасы сафларына кабул ителделәр. Аңарчы алар вожатыйлары - 6нчы сыйныф варислары белән бергә Карлыгачларның кагыйдәләрен, лозунгларын, биеклекләрен өйрәнделәр.
-
Педсовет 10.11.2015

мәктәбеБүгенбездә педсовет утырышы булды.Беренче чирек нәтиҗәләре буенча 66 укучының 53енә билге чыкты. 5 укучы бишле билгеләренә генә, 35 укучыбыз "4"ле, "5"ле билгеләренә тәмамлады.
-
Каникуллар тәмам, бүгеннән 2 нче чирек башланды! 09.11.2015

Көзге каникуллар тәмамланып, икенче чиреккә дә аяк бастык. Бу чирек- иң кыскасы,ләкин җаваплысы. Шулай ук шушы атнадан барлык фәннәрдән район олимпиадалары да башланып китә. Укучыларыбызга укуларында, укытучыларыбызга - эшләрендә зурдан - зур уңышлар телибез!!!
-
Бәйрәм ярминкәсе. 07.11.2015

Казан агропаркында оештырылган бәйрәм ярминкәсендә безнең мәктәп тә катнашты.Ярминкәдә үзебездә үстерелгән яшелчәләр сатылды. Шулай ук салатлар, төрле кайнатмаларны да шәһәр халкы бик теләп алдылар.
.
-
6 ноябрь - Татарстан конституциясе көне. 06.11.2015

Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Бу дата республика өчен бик зур әһәмияткә ия — әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды. Әлбәттә, соңрак аңарга шактый гына үзгәрешләр кертергә туры килде. Тик ничек кенә булмасын, республиканың төп законында — Татарстан халкына нәрсә кирәк, аның нинди ихтыяҗлары, таләпләре бар — барысы да бар.Бүгенге көндә Татарстан Конституциясен халыкның төп ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә дип әйтергә мөмкин. Шул рәвешле, Татарстан инде 23 ел дәвамында гражданнар хокуклары нәтиҗәле яклана торган шартларда яши һәм эшли. Нәкъ менә Конституция икътисадның ныклы нигезе булып тора, дәүләт һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә.Татарстан өчен татулык һәм бердәмлек бик кадерле.
-
Математик олимпиада 05.11.2015

Мәктәбебезнең укучылары район күләмендә үткәрелгән математик олимпиадада катнаштылар. 2 нче класстан Төхфәтуллин Әмир III урын яулады, 3 нче класстан Хәсәнова Илмира сертификат белән бүләкләнде. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
4 нче ноябрь -Халыкара бердәмлек көне белән! 04.11.2015

Кадерле Дуслар ! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәбез! Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.Тарихтбеза эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.


















