Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
ТНВ бездә кунакта 18.11.2015

Бүген мәктәбебезгә ТНВ каналы килде. Авылыбыз тарихы, музей турында шактый мәгълүмат төшереп киттеләр.
-
Терроризмга- юк! 16.11.2015

Дөньяда, илдә барган вакыйгалар һәркайсыбызны тетрәндерә.Терроризмга каршы көрәш максатыннан бүген укучыларга терроризмга каршы бергәләп көрәшергә кирәклеге, таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, социаль челтәрләрдә сак булырга кирәклеге аңлатылды.
-
Фән олимпиадаларының район туры. 14.11.2015

Фән олимпиадаларының район туры башланып китте. Укучыларыбыз рус теле һәм әдәбиятыннан уздырылган олимпиадаларда катнаштылар. Укучыларыбызга һәм укытучыларыбызга уңышлар телибез!!!
-
ГТО. 13.11.2015

ГТО нормаларын тапшыру дәвам итә.
-
Ата- аналар җыелышы. 12.11.2015

Бүген 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Шулай ук укучыларны ашату мәсьәләсе уртага салып сөйләшенде. Җыелышта участок инспекторы Зөбәеров Ильнар Ильфат улы да катнашты. Әти-әниләргә игътибарлырак булырга , балалар белән булган җинаятьләрнең артуы турында сөйләде.
-
Карлыгачлар булдык без! 11.11.2015

Бүген 2 нче сыйныф укучылары Арча районының "Карлыгач" балалар оешмасы сафларына кабул ителделәр. Аңарчы алар вожатыйлары - 6нчы сыйныф варислары белән бергә Карлыгачларның кагыйдәләрен, лозунгларын, биеклекләрен өйрәнделәр.
-
Педсовет 10.11.2015

мәктәбеБүгенбездә педсовет утырышы булды.Беренче чирек нәтиҗәләре буенча 66 укучының 53енә билге чыкты. 5 укучы бишле билгеләренә генә, 35 укучыбыз "4"ле, "5"ле билгеләренә тәмамлады.
-
Каникуллар тәмам, бүгеннән 2 нче чирек башланды! 09.11.2015

Көзге каникуллар тәмамланып, икенче чиреккә дә аяк бастык. Бу чирек- иң кыскасы,ләкин җаваплысы. Шулай ук шушы атнадан барлык фәннәрдән район олимпиадалары да башланып китә. Укучыларыбызга укуларында, укытучыларыбызга - эшләрендә зурдан - зур уңышлар телибез!!!
-
Бәйрәм ярминкәсе. 07.11.2015

Казан агропаркында оештырылган бәйрәм ярминкәсендә безнең мәктәп тә катнашты.Ярминкәдә үзебездә үстерелгән яшелчәләр сатылды. Шулай ук салатлар, төрле кайнатмаларны да шәһәр халкы бик теләп алдылар.
.
-
6 ноябрь - Татарстан конституциясе көне. 06.11.2015

Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Бу дата республика өчен бик зур әһәмияткә ия — әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылды. Әлбәттә, соңрак аңарга шактый гына үзгәрешләр кертергә туры килде. Тик ничек кенә булмасын, республиканың төп законында — Татарстан халкына нәрсә кирәк, аның нинди ихтыяҗлары, таләпләре бар — барысы да бар.Бүгенге көндә Татарстан Конституциясен халыкның төп ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә дип әйтергә мөмкин. Шул рәвешле, Татарстан инде 23 ел дәвамында гражданнар хокуклары нәтиҗәле яклана торган шартларда яши һәм эшли. Нәкъ менә Конституция икътисадның ныклы нигезе булып тора, дәүләт һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә.Татарстан өчен татулык һәм бердәмлек бик кадерле.


















