муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Юлларда сак булыйк! 11.04.2016 Җәй җитү белән балалар саксызлыгы аркасында юл һәләкәтләре ешая. Мондый хәһеф-хәтәрләрне булдырмау максатыннан балалар белән һәрдаим эш алып барабыз.

-
Табигатьне чиста тотыйк! 08.04.2016 Районыбызда санитар чистарту икеайлыгы башланды.Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык. Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Табигатьебезнең чиста сулы елга – күлләрен пычрату, очсыз – кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларның агулы газлары белән чиста һавабызны бозу, урамнардагы чүп – чарларның җәелеп ятуы күңелләрне тетрәндерә. Моны булдырмау – ул безнең изге бурычыбыз.

-
Сыерчыклар кайтты 07.04.2016 Җылы яктан безнең дусларыбыз – кошлар кайта башлады. Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар кайталар. Алар кайталар да чыркылдашырга тотыналар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар.

-
Пожар куркынычсызлыгы атналыгы 06.04.2016 Иртәнге әңгәмәләр вакытында балаларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды. Шигырь-хикәяләр, тәрбиячеләрне сөйләгәннәре аша балалар утның явыз дошман икәнлеген аңладылар. Мәктәпкә әзерлек төркеме белән шушы юнәлештә аппликацияләр конкурсы үткәрдек. Ут хәвефләре булмасын, безнең машиналар гаражларда гына торсыннар иде.

-
Саф һавада күзәтүләр 05.04.2016 Язгы үзгәрешләрне балалар аеруча кызыксынып күзәтәләр. Чөнки яз килү белән табигатьтә җанлылык сизелә. Һава саф, кояш яктырак җылыта, урамнан керәсе дә килми. Әтиләребез ясап биргән сыерчык ояларына канатлы дусларыбыз кайтып урнаштылар. Без көн дә аларның оябызга кунып сайрауларын күзәтәбез. Безгә оя ясаган өчен рәхмәт әйтәләр дип куана балалар.

-
Кисеп ябыштыру шөгылендә 04.04.2016 Әлегә без кечкенә. Әтиләребез кебек матур итеп агачтан сыерчык оялары ясый алмыйбыз. Әмма без бүген кәгазьдән кисеп оялар ясарга өйрәндек. Зур үскәч без канатлы дусларыбызга матур итеп оялар ясарбыз.

-
Безнең дуслар 01.04.2016 Буш вакытларыбызны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Оригами ысулы белән шөгыльләнү балаларның фикерләү сәләтләрен дә үстерә, тиз арада эшләргә дә өйрәтә. Бүген без дүртаяклы дусларыбызны ясадык.

-
Без дежур 31.03.2016 Бүген безнең Зәринәбез белән Рәзиләбез дежур торалар. Алар бу эшне бик яратып башкаралар. Фәния апалары пешергән тәмле ашларны ашар өчен кашык һәм ипи таратуны алар шулкадәр тырышып эшлиләр, чөнки Тәнзилә апалары аларны зур булышчылар дип мактап тора.

-
Рус теле шөгылендә 30.03.2016

Рус теле шөгылендә эш дәфтәре ярдәмендә язгы үзгәрешләрне күзәтү һәм дөрес итеп тасвирлау балаларга бик ошый. Табигатьтәге үзгәрешләрне, кошлар турындагы белемнәрен алар сөйләмдә дөрес итеп кулланырга өйрәнәләр.
-
Уйный-уйный үсәбез 29.03.2016 Без балаларның үсешен һәрьяклап формалаштырырга тиеш. Бу уенда без җитезлекне,игьтибарлылыкны үстерүне максат итеп куйдык .Чәчәк кемгә тизрәк килеп җитә уенын балалар яратып уйнадылар




