муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Көн дә зарядка ясасаң, авырмассың һичкайчан 25.02.2016 Иртәнге зарядка алдыннан күнегүләрнең организмга файдасы турындагы әңгәмәләрне еш үткәрәбез. Аңлы караш булганда гына балалар күнегүне дөрес сулыш алып, тиешенчә ясыйлар. Һәм моның нәтиҗәсе дә куанычлы, без әлегә вирусларга бирешмибез!

-
Танып белү эшчәнлеге 24.02.2016 Көн-төн уенын уйнарга бик яратабыз. Шөгыль барышында төнлә эшләүче хезмәт кешеләре турында сөйләштек. Төн караңгы булса да, күк йөзе аеруча матур була икән. Бүген аппликация ярдәмендә без төнге күк йөзен ясадык. Әти-әниләребез безнең кул эшләребез белән даими танышып торалар. Алар мактап торганда без тагын да тырышыбрак эшләргә тырышабыз. --

-
Бүген бездә бәйрәм 20.02.2016 Бүген бакчабызда "Әтием белән" дип исемләнгән Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә узды. Әтиләр "Кем тапкыр, кем зирәк?" уенында көчләрен сынадылар, балаларның чыгышларын тыңладылар.

-
Дидактик уен "Парын тап!" 19.02.2016 Без балалар белән шөгыльләрдән тыш вакытны да файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздырабыз.Балалар "Парын тап" уенын яратып уйнадылар

-
Ватанны саклаучылар көне якынлаша 19.02.2016

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне . Иртәгә без әтиләребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык
-
Эш эшләгәч тәмле була, аш та, чәй дә табында. 18.02.2016 Әтиләребез ясап биргән көрәк белән әй рәхәт тә соң уйнавы! Менә ничек дусларча "эшлибез" без. Хезмәт тәрбиясе бирер өчен кар көрәү бик файдалы.

-
Канатлы дусларга булышыйк! 17.02.2016 Кечкенәләр төркеме балалары белән әвәләу шөгылендә кошлар әвәләдек.Шул шөгыльне урамга чыккач җимлек янында дәвам иттек.Кыш көне кошларга җим салырга, кошларны рәнҗетмәскә икәнен искә төшердек.

-
Безнең бакчабызда туган көннәр күңелле үтә 16.02.2016 Бүген кемнең туган көне Кояш нигә елмая? Белдек, белдек Айзатка Бүген 7 яшь тула. Карагызчы Айзатка Ничек матур киенгән. Сәламәтлек, бәхет-шатлык Телибез чын күңелдән.

-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел 15.02.2016 Бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Без презентацияләр ярдәмендә шагыйрьнең иҗаты белән таныштык. Балаларга бигрәк тә аның Чулпаны бик ошады. Җәлил һәм җәлилчеләр турындагы әңгәмәне дә балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Балалар өчен булган шигырьләрен укыдык, "Сәгать" һәм !Карак песи" җырларын җырладык. Җәлилнең туган көнен бик күңелле үткәрдек.

-
Хайваннар темасын өйрәнү 12.02.2016 Рәсемнәр ярдәмендә йорт хайваннарын өйрәнәбез. Аларның тормышын кыргый хайваннар тормышы белән чагыштырабыз. Оригами ысулы белән үзебезнең песиләребезне ясадык. Аларны бик матур итеп ясарга тырыштык, чөнки без дүртаяклы дусларыбызны бик яратабыз.




