муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Юл хәрәкәте иминлеген онытмыйбыз! 13.10.2016 Бүген без балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек.Истә ныклап калдыру максатыннан зебра сызыгын кәгәзгә ябыштырдык.Имин юллар сезгә балалар .

-
Иман нуры 12.10.2016 Без бүген авылыбыз мәчетенә кунакка бардык. Шамил хәзрәт безне бик җылы каршы алды. Ул балаларга әдәп-әхлак кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар авыл тарихы турында сөйләгәнне дә бик кызыксынып тыңладылар. Балаларга дип күчтәнәчләр дә әзерләп куйган иде. Безгә бүгенге сәяхәт бик ошады

-
Cаннар илендә. 11.10.2016 Без бүген саннар илендә кунакта булдык. Кунак күчтәнәчсез булмый дип тәрбияче балаларга таякчыклар таратты. Менә шул таякчыклар ярдәмендә әллә никадәр саннар яздык без.

-
Алтын көз. 10.10.2016 Менә көзнең икенче ае башланды. Чыннан да, октябрь аен алтын көз дип атарга мөмкин. Агачларга карап туеп булмый, алар алтынга манган кебек. Зурлар төркемендә без алтын көзне рәсемгә төшердек. Шөгыль барышында төсләрне чиратлаштыру, чиста-пөхтә эш алымнары аңлатылды

-
Кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле 07.10.2016 Җимешем кып -кызыл була Бу шатлык минем өчен Чөнки кышкы салкында да Һич үзгәрми төсем . Без миләш җиләкләре ясадык ,бик матур килеп чыкты.

-
Агач утырту - изге гамәл 06.10.2016 Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы.Октябрь ае - агач утырту айлыгы. Без дә бакчабыз териториясенә яшел чыршы үсентеләре утырттык.

-
Рәсем шөгылендә. 05.10.2016 Саф һавада күзәтүләр вакытында бакчадагы агачлар белән даими танышып торабыз. Без аларның хәтта русча исемнәрен дә онытмыйбыз. Бүген без миләш агачы белән якыннан таныштык. Җимеше ачы булса да, бик файдалы икән ул. Безгә дару ясыйлар икән аннан. Бүлмәбезгә кергәч бер тәлгәш миләшне рәсемгә төшердек.

-
Безнең гаилә 04.10.2016 Без бүген гәилә турында сөйләштек .Тылсымлы чәчәкнне тотып матур ягымлы сүзләр әйтеп чыктык. Әти -әни чын дустым дигән мәкаль өйрәндек

-
Мәхмүт Галәүгә 130 ел. 03.10.2016

Иртәнге әңгәмә вакытында балаларга якташыбыз Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел булуы турында аңлатылды. Көннең икенче яртысында Хәсәншәех мәдәният йортында “Яктылык, яхшылык җырчысы” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе үтте. Кичә язучы, тәрҗемәче, талантлы журналист, мәгърифәтче Мәхмүт Галәүнең 130 еллыгы уңаеннан китапханә һәм мәдәният йорты коллективы тарафыннан оештырылган иде. Бу кичәдә тәрбиячебез Рузалия Таһировна "Мөһаҗирләр" әсәрен сәхнәләштерүдә катнашты.
-
Өлкәннәр көне 30.09.2016 Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Безнең бакчабызда да өлкәннәр көненә багышланган кичә узды. Без кунакка балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга киткән апаларыбызны чакырдык. Очрашу күңелле узды.




