муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Рус теле шөгылендә. 11.11.2016 Әти-әниләребез бүләк иткән эш дәфтәре рус теленнән белемнәребезне баетуда зур ярдәм. Дәфтәрдәге рәсемнәр ярдәмендә без сөйләм телебезне дә, чиста-пөхтә эш алымнарыбызны да үстерәбез.

-
Дару үләннәре. 10.11.2016 Иртәнге әңгәмә вакытында табигатьтәге үзгәрешләр турында фикер алыштык. Ап-ак кар яугач рәхәтләнеп чана шуып була, ләкин салкыннар башлану белән салкын тиеп авыручылар арта. Гади ромашка чәчәгенең салкын тиеп авырганда файдалы икәнлеге белән таныштык. Дәфтәрләребезгә бик матур итеп үзебезнең күзаллау буенча рәсемен ясап куйдык.

- Семинар 10.11.2016 Тәрбиячебез Валиева Р.Т. Арча 5 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар балалар бакчаларында белем бирү сыйфатын үстерү юллары" дигән темага үткән семинарда булып, тәҗрибә уртаклашып кайтты
-
Тирә-юнь белән танышабыз. 08.11.2016 Вакыт берәмлекләре көн белән төн турында танышуны кисеп ябыштыру шөгыле белән бәйләп үткәрдек. Төнге күк йөзен тасвирлау өчен ай һәм йолдызлар кисеп ябыштырдык. Мондый эш алымнары хезмәт тәрбиясе бирү белән дә отышлы, балалар чиста-пөхтә эшләргә өйрәнәләр.

-
Дымково атлары. 07.11.2016 Шөгыльләрдән тыш буш вакытларны файдалы үткәрү өчен раскраскалар куллану бик файдалы. Кисточка белән пөхтә итеп буяп менә нинди матур атлар ясадык. Үз эшләренең матур нәтиҗәсен күрү балаларга аеруча ошый.

-
Саф һавада хезмәт тәрбиясе. 02.11.2016 Күзәтүләр вакытында көзнең соңгы ае турында фикер алыштык. Агачлардагы соңгы яфракларны күзәттек. Аннан барыбыз бергә уен мәйданчыгыннан агач ботакларын җыйдык, нәни тырмалар белән калган яфракларны тырмаладык. Бергәләп эшләүнең күңелле икәнлеген аңладык.

-
Изгелек җирдә ятмас! 01.11.2016 Шушы балалар бакчасында тәрбияләнеп, үз эшен булдырган эшмәкәр Газизов Раил Марсель улы балалар бакчасы сабыйларын искиткеч матур урындыклар алып кайтып биреп куандырды. Нәниләребез күңеленә шәфкатьлелек, миһербанлылык орлыклары салып, кешелеклелек хисләре тәрбияләүдә аның бу игелекле гамәле үрнәк булып, нәни йөрәкләребездә онытылмыйча озак сакланыр.

-
Нәни Сөмбелә. 31.10.2016 Ахметова Илүзә районда уздырылучы "Нәни Сөмбелә" конкурсында катнашып, "Гүзәл Сөмбелә" номинациясе буенча грамота алып кайтты. Котлыйбыз!

-
Бүген бездә Сөмбелә бәйрәме 28.10.2016 Сөмбелә бәйрәме 22 сентябрьдә- көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Уңыш җыю тәмамлангач көзге чәчү беткәннән соң өстәлләрдә мул итеп сый- ризык әзерләнә, кешеләр өйдән – өйгә кереп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе- Сөмбелә исемле, алтын – сары толымлы кыз. Аның башында алтын башаклардан үрелгән тәкыя булган. Без дә бүген Сөмбеләне каршы алдык, шигырьләр сөйләдек, уйнадык, җырладык, күңел ачтык.

-
Көзге уңышлар 27.10.2016 Режим вакытындагы әңгәмәләрдә балалар белән көзге уңышлар турында сөйләштек. Сәламәтлекнең серләре – Яшелчә белән дуслык. Яшелчә, һәркем белгәнчә Витаминга бай ризык.




