муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Мәктәпкә зерләнәбез 18.05.2016 Тиздән без яраткан балалар бакчабызны калдырып мәктәпкә китәчәкбез. Балалар бакчасында алган төпле белемнәребез безгә мәктәптә 4 ле һәм 5 легә генә укырга мөмкинлек бирсен иде. --

-
Күп белү теләгебез 16.05.2016

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар иртәнге әңгәмә вакытында табиб һөнәре белән таныштылар. Авруларга ярдәм итеп кешеләрне сөендерү зур вазифа икәненә төшенделәр
-
Су буенда сак бул! 12.05.2016 Язын су буйлары аеруча куркыныч. Безнең нәни балаларыбыз өчен бигрәк тә.Бүген без елга буенда ялгыз гына йөрергә ярамаганлыгын сөйләштек. Кисеп ябыштыру шөгылендә елга буен, балыкларны менә шулай матур итеп күзаллавыбызны күрсәттек.

-
Юл йөрү кагыйдәләрен бел 11.05.2016 Иртәнге әңгәмә вакытында юл кагыйдәләрен искә төшердек. Юл билгеләрен үзебез рәсемгә төшерәбез, болай эшләү икеләтә файдалы. Рәсем ясау осталыгыбыз да үсә, юл билгеләре ныграк истә кала.

-
Без тынычлык яклы! 10.05.2016 Бөек Җинүнең 71 еллыгы турында нәниләребез белән әңгәмә үткәрдек. Сугыш сүзенең бик куркыныч икәнлеген аңладылар балалар бу әңгәмә вакытында. Барыбыз бергә сугыш башка кабатланмасын иде дип теләдек.

-
Җиңү бәйрәме якынлаша 06.05.2016 Җиңү көне —Халык тантанасы, Яз төренгән янар комачка. Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә, Йөз балкытып карый кояшка.

-
Иртәнге зарядка һәрберебез өчен күңелле 05.05.2016 Иртәнге гимнастика вакытын бик ярата балалар. Көн саен үзләре яңа күнегүләр өйрәнеп киләләр. Күмәк рәвештә хәрәкәт безгә көн буена җитәрлек энергия бирә.

-
Бакчада язгы эшләр 27.04.2016

Бакчада язгы эшләр башланды
-
Тукай белән сабый чакка кайттык. 26.04.2016 Зурлар төркеме балаларының әти-әниләре арасында Тукаебызның 130 еллыгына багышлап конкурс игълан иткән идек.Әти-әниләребез бик актив рәвештә бу конкурста катнаштылар. Гарифуллиннар гаиләсенең иҗат җимеше районыбызда да 1 призлы урынга лаек булды. Бакча коллективы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез Сезгә, хөрмәтле әти-әниләребез!

-
Сөекле Тукаебыз! 25.04.2016

Бүгенге әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресендә сөекле Тукаебызның шәҗәрәсе белән таныштык. Уртак Ватан тарихында эзле иттең син безне, Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттең син безне. Сәнгатебез күкләрендә - кояшыбыз, аебыз, Бар җиһанга күренерлек Габдулла Тукаебыз!



