муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Субботник 23.04.2016

-
Китапларга сакчыл караш тәрбияләү 22.04.2016 Почмакларын бөкләмә, Битләрен дә ертма син, Керле кулың белән аны Беркайчан да тотма син!

-
"Сандугачтай моңлы Тукай теле!" 21.04.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Ахметов Вәкил һәм Хамидуллина Айгизә тәрбияче Ахмадуллина Ләлә Зиннуровна җитәкчелегендә Арча районы 9 нчы балалар бакчасында оештырылган " сандугачтай моңлы Тукай теле" конкурсында катнашып 3 нче дәрәҗә лауреат исеме белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Конкурс 20.04.2016

Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның130 еллыгына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" муниципаль иҗат бәйгесенә тәрбияче Валиева Рузалия Тахировна һәм Гарифуллиннар гаиләсенең эшләре җибәрелгән иде.Бу бәйгедә безнең балалар бакчасы 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Белем илендә 19.04.2016 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үлчәү берәмлекләре белән танышалар. Эш дәфтәрләрендә башта шакмак буенча, аннары линейка ярдәмендә сызып эшләрне чагыштырып карадык. Линейканың математика дәресендә генә түгел, көндәлек тормышта да кирәкле икәнлеге турында сөйләштек.

-
Яратабыз сине, Тукай! 18.04.2016 Уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән сөекле Тукаебызның туган көненә бүләк булсын дип пластилинография ысулы белән "Бала белән күбәләк"не ясадык. Бу эшне балалар бик кызыксынып һәм тырышып башкардылар. Үзебезне бала итеп, ә күбәләкне үз фантазиябез буенча ясадык. Менә нинди матур булды эшләребез! --

-
Без инде хәзер зурлар! 15.04.2016 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәр эштә башлап йөрүчеләр. Уен мәйданчыгындагы уенчыкларны һәрвакыт тәртиптә тоталар. Ә бүгенге хезмәт тәрбиясе вакытында мәйданчыктан чүп җыюны да бик теләп башкардылар. Бу эш аларга экологик тәрбия бирүдә дә отышлы, чөнки әйләнә-тирәбезне нәкъ менә без үзебез чиста тотарга тиеш. Балалар шуны кече яшьтән үк аңлап үссеннәр иде дип аңлату эшләре алып барабыз.

-
Юл йөрү кагыйдәләрен онытмыйк! 14.04.2016 Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.

-
Конкурс 13.04.2016 " Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләрен!"дип исемләнгән район бәйгесендә Ахметов Вәкил " Су анасы"поэмасын сөйләде.

-
Өстәл уеннары 12.04.2016 Буш вакытларыбызда өстәл уеннарын бик яратып уйныйбыз. Лото, шахмат, шашка, домино уеннары балаларның фикерләү сәләтләрен үстерә.




