муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Алтын яфраклы көз 29.09.2016 Көз килде дә керде өйгә, Яфраклар йөгерәләр. Ышык эзләп койма, капка Асларына керәләр. Балалар көзге табигатьнең матурлыгы белән танышып ,кәрзиннәргә сары яфраклар җыйдылар.

-
Дуслык агачы. 28.09.2016 Бүген иртәнге әңгәмәбез "Дуслык кадере" дип аталды. Дуслык турында шигырьләр укыдык, үзебезнең дусларыбызга яхшы теләкләр теләдек. Шөгыль вакытында ТРИЗ алымы белән "Дуслык агачы" ясадык.Безнең бу агачыбыз гел үссен, дусларыбыз тагын да артсын иде дигән теләктә калдык.

-
Көзге агач. 27.09.2016 Рус теле шөгылендә көзге табигатьне тасвирларга өйрәндек. Бу балаларда тирә-юньгә игътибарлылыкны арттырырга, сөйләм телен баетырга зур этәргеч булды. Тирә-юнь белән танышу шөгылендә без көзге агачны рәсемгә төшердек. Балалар бүгенге көннең кояшлы икәнен, агачларның яфраклары саргая башлаганын дөрес итеп тасвирлый алдылар. --

-
Бәйрәм белән! 27.09.2016 Хөрмәтле тәрбиячеләребез! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

-
Танып белү эшчәнлеге 26.09.2016 Без бүген җиләк -җимеш ,яшелчәләрне аерып кәрзиннәргә салдык .Бу эш төре балаларда бергә шөгыльләнү,сорауларга тулы җавап бирү ,бер -берсенә ярдәм итү сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.

-
Математика - саннар иле. 23.09.2016 Математика шөгылендә саннар белән танышуны дәвам итәбез. "Кем күбрәк" уенында балалар группада бүлмәсендәге сәгатьтә күп саннар булуын ачыкладылар. Сәгать макетын дәфтәрләребездә ясап та куйдык әле.

-
Матур безнең бакчабыз. 22.09.2016

Бакчабыз әйләнәсендә аллы-гөлле чәчәкләр әле һаман безне сөендереп чәчәк атып утыралар. Без саф һавада күзәтүләр вакытында чәчәкләрнең исемнәре белән таныштык, чәчәк, сабак, тамыр өлешләрен үз күзләребез белән күрдек.
-
Иң оста бакчачылар. 20.09.2016 Рус теле шөгылендә яшелчә, җиләк-җимешләр җыю уенын бик яратып уйнадык. Ә рәсем шөгылендә бу уеныбызны дәвам иттек. Менә ничек матур итеп ясадык без аларны. Кичен өйгә кайтканда, күчтәнәч итеп әниләребезгә алып кайттык.

-
Хәрәкәттә-бәрәкәт. 16.09.2016 Иртәнге әңгәмә вакытында гимнастик күнегүләр турында сөйләштек. Ә аннан барыбыз бергә иртәнге зарядкага бастык. Безнең балалар зарядкага төрледән-төрле күнегүләрне өйдә өйрәнеп киләләр. Көн саен яңа күнегү ясарга тырышабыз. Болай эшләү балаларны ялыктырмый, алар зарядканы бик яратып ясыйлар. --

-
Яшелчәләрдә - витаминнар 15.09.2016 Без бүген тирә-юнь белән танышу шөгылен урамда үткәрдек, балалар бакчасында үскән яшелчәләр белән таныштык.Шөгыль барышында үзебезнең бакчаларда үскән яшелчәләр турында да искә төшердек.Әти-әниләр белән бергәләп эшләп үстергән тәмле яшелчәләр турында бергәләп фикер алыштык.




