муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Хасаншаих, ул. Татарстан, д.52А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dschasan.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ"Хасаншаихский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Ахмадуллина Гузель Сайдашевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 3 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Хасаншаихский детский сад" Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Инсафлы булып үсәрбез. 13.09.2016 Бүген бакчабызга зур кунак килде. Көн саен моңлы азан әйтеп, безнең күңелләребезгә иман орлыклары салучы Шамил хәзрәт бүген балаларны Корбан бәйрәме уңаеннан, тәмле күчтәнәчләр алып килеп куандырды. Ә без үз чиратыбызга аңа тәртипле, инсафлы булып үсәрбез дидек.

-
Хезмәтне яратабыз. 09.09.2016 Без балаларга белем белән бергә хезмәт сөяргә өйрәтәбез.Уен мәйданчыгын күмәкләп чистарттык.

-
Исәнме бакча! 08.09.2016 Сабыйларыбыз килүгә уен мәйданчыгын әкият геройлары белән бизәдек.Алар сабыйларны елмаеп каршы алдылар.

-
Беслан вакыйгалары кабатланмасын! 07.09.2016 Зурлар төркеме балалары белән терроризм турында әңгәмә үткәрелде. Без барыбыз да мондый вакыйгалар бүтән кабатланмасын иде дип телибез.

-
Җәйге истәлекләр. 05.09.2016

-
Хәерле сәгатьтә! 01.09.2016

-
Мәктәпкә әзерлек дәвам итә 24.05.2016 Математика шөгылендә карандаш, линейка белән дөрес эш алымнарын ныгыттык. Линейка белән сызып үзебез белгән фигураларны ясадык.

-
Һәйкәлгә экскурсия 23.05.2016 Әйләнә-тирә белән танышу дәресендә авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәлгә экскурсиягә бардык. Балаларга һәйкәлнең сугышта үлеп калган авылдашларыбыз истәлегенә салынганлыгы, бу урыннарны матур итеп тоту - безнең бурычыбыз икәнлеге аңлатылды.

-
Ура! Экскурсияләр башланды 20.05.2016

Балалар ел буе көтеп алган табигатьтә ял итү көне. Бу көнне кечкенәләр төркеме генә түгел, ә зурлар группасы бармак бөгеп санап көтеп алдык. Дөрестән дә, рәхәтләнеп ял иттек без бу көнне. Авылыбыз табигатен күзәттек, матур чәчәкләр җыйдык. Болында арганчы йөгердек. Йөгерү дигәндә, без аны бик яратабыз. Яратырга кирәк тә, киләсе елга безнең дә ГТО нормасы тапшырасыбыз булачак. Бу көн безнең өчен төрле яктан бик файдалы үтте.
-
Бездә кунак 19.05.2016 Авылыбыз фельдшеры Рәмзия апабыз бездә кадерле кунак. Чөнки ул һәрчак безнең сәламәтлегебезне кайгыртып тора. Нинди генә соравыбыз туса да, без аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул безгә тәмле сүзе, ягымлы йөзе, ә кайчак йомшак уколы белән дә ярдәм итә. Барысы өчен рәхмәт аңа!




