Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Игелекле булыйк 19.02.2016

5 нче сыйныф укучылары китапханәче Гизатуллина Р.З. белән хезмәт һәм тыл ветераны Гаимә апага ярдәм итәргә бардылар
-
Батырлык дәресе 19.02.2016

4 нче сыйныф җитәкчесче Вәлиева Г.С. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Батырлык дәресе үткәрде
-
Район сулышы- мәктәп сулышы 19.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Ф. Х. Мухаметшин катнашында Әлки муниципаль районы Советының отчет утырышы булды. 2015 елга районыбызның социаль- экономик үсеше нәтиҗәләре тыңланылды. Утырышта мәктәбебез җитәкчелеге дә катнашты.
-
"Туган тел" атналыгы дәвам итә. 17.02.2016

Бүген мәктәбебездә татар халкының легендар улы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу юлы башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Г. С. җитәкчелегендә 2, 4 сыйныф укучылары бөек шагыйрьне искә алдылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, аның көрәштәшләре турында күп белем тупладылар.
-
Йолдызлы сәгать 16.02.2016

Китапханәче Гарипова Г.С. укучылар белән Муса Җәлилгә багышланган "Йолдызлы сәгать" уены үткәрде.
Патриот шагыйрьгә багышланган видеоязма күрсәтелде.
-
Туган тел атналыгы 15.02.2016

Бүген мәктәптә "Туган тел" атналыгы башланды.Татар халкыбызның герой-шагыйре М.Җәлилнең тууына110 ел уңаеннан укытучы Насыбуллина Г.С. "Җәлил-патриот шагыйрь" исемле "Тамчы-шоу" интеллектуаль уены үткәрде.Әлеге уенда 8-9 нчы сыйныф укучылары катнашып,үзләренең М.Җәлил турында белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
Тимурчыларыбыз актив эшли 14.02.2016

Мәктәбебезнең Тимурчы төркеме ярдәмчесез калган картларга,ялгызларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.Бүген алар Гараева Минниса апага,Хасанов Гарифулла абыйга,Хәлиуллина Зөлфия апага ярдәм иттеләр.
-
Чаңгы буенча беренчелек 13.02.2016

Бүген барлык укучылар да чаңгы ярышында катнаштылар
-
Парламент дәресе. 09.02.2016

Бүген мәктәптә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән исем астында бердәм тематик парламент дәресе үтте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зәйнетдинов Р. С. укучыларны законнарның кайда һәм ничек барлыкка килүе, "конституция" төшенчәсе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының структурасы, депутатлар һәм аларның җәмгыятьтә тоткан урыны турында сөйләде. Дәрес сәяхәт һәм төркемнәрдә эш формасында үтте.
-
Нюрнберг процессына 70 ел. 05.02.2016

Бүген мәктәптә "Нюрнберг. 70 елдан соң" дигән темага гомуми мәктәп дәресе үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зайнутдинов Р. С. укучыларга фашизм китергән бәла-каза, гитлер Германиясенең элеккеге җитәкчеләре өстеннән үткәрелгән суд процессы, гитлерчыларның кешелеккә каршы алып барган сәясәте турында сөйләде һәм укучылар белән диспут оештырды.














