Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Сыйныф җитәкчесе-2016 04.02.2016

Бүген ,4.02.16 районыбызда "Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгесе үтте.Бәйгедә мәктәп этабында җиңү яулаган 21 сыйныф җитәкчесе катнашты.Безнең мәктәптән дә 9 нчы сыйныф җитәкчесе Фәтхуллина М.Ф. уңышлы чыгыш ясап, дипломга ия булды.Аңа алдагы көннәрендә дә уңышлар телибез.
-
1 нче сыйныфка кабул итү. 01.02.2016

1 нче февральдән МББУ "Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбе" киләсе уку елының 1 нче сыйныфына укучылар кабул итүне башлый. Документлар һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 12.00-15.00 тә кабул ителә. Вакансия урыннары - 14 кеше. Документлар ЕСИА аша теркәлгәннән соң кабул ителә.
-
Неделя русского языка и литературы 23.01.2016

С 18 по 23 января в школе прошла неделя русского языка и литературы. Вместе с учителем русского языка и литературы Гизатуллиной Л. А. учащиеся путешествовали по стране грамматики (КВН "В стране грамматики"), дискутировали о книгах ( вечер "Книга-источник знаний"), угадывали буквы и слова ( "Поле чудес"). Был проведён конкурс рисунков на тему "Русские народные сказки". Победители и участники получили памятные призы и подарки.
-
"Созвездие- Йолдызлык " эстрада бәйгесе 19.01.2016

Бүген безнең укучыларыбыз Яңа Салман урта мәктәбе базасында "Созвездие-Йолдызлык " эстрада бәйгесенең "Вокал-соло" һәм "Хореография" номинациясе буенча үзләренең көчләрен сынадылар.Уңышлар, сезгә!
-
Яшь тимурчылар 15.01.2016

Бүген башлангыч сыйныф укучылары җитәкчеләре Хәйбуллина Г.К җитәкчелегендә хезмәт һәм тыл ветераны Хасанов Гарифулла Бадыговичка ярдәм итәргә һәм хәлен белергә бардылар.
-
2016 нчы елда ГИА-9 үткәрү турында 11.01.2016

Хөрмәтле ата-аналар, укучылар, укытучылар игътибарына!
2016 нчы елда 9 нчы сыйныфта мәктәп программасын өйрәнүне тәмамлау ике тәгаен предмет-рус теле һәм математика бирүне күздә тота. Мәгариф һәм фән өлкәсендә Федераль күзәтү хезмәте хәбәр иткәнчә, укучылар сайлап алган фәннәрдән ГИА-9 нәтиҗәләре, канәгатьләнмәслек булсалар да, төп гомуми белем алу турындагы аттестат алуга тәэсир итмиләр. 2016 елда ГИА-9 ны уңышлы бирү булып, рус теле һәм математика фәннәреннән уңай билге алу саналачак. Әгәр укучы берәр фәннән тискәре ("2") билге алса, аңа кабат имтихан бирү мөмкинлеге биреләчәк. Әгәр ул ике махсус фәннән дә ( рус теле һәм математика) тискәре билге алса, ул ГИА-9 га 2016 елның 1 нче сентябрендә генә кертеләчәк.
-
ОГЭ га ззерлек консультацияләре .
30.12.2015
Хөрмәтле әти- әниләр! Кышкы каникул вакытында ОГЭ га әзерлек консультацияләре үткәрү дәвам итә. Ул түбәндәге тәртиптә үткәреләчәк:
30.12.15- Татар теле-10.00-12.00- Насыбуллина Г. С.
4.01.16- Математика- 10.00-12.00- Залялетдинова Д. И.
5.01.16-Татар теле-10.00-12.00- Насыбуллина Г. С.
6.01.-Математика-10.00-12.00- Залялетдинова Д. И.
7.01.16- География-10.00-12.00-Гизатуллин Р. Ш.
8.01.16-Биология-9.00-11.00- Юсупов Р. К.
8.01.16-9.00-11.00- Җәмгыять белеме-Зайнутдинов Р. С.
8.01.16- Рус теле -11.00-13.00-Гизатуллина Л. А.
9.01.16- Рус теле- 10.00-12.00- Гизатуллина Л. А.
-
Педсовет утырышы. 30.12.2015

Бүген "Белемгә омтылыш- сыйфатлы укытуның төп шарты" дигән баш астында укытучылар коллективының чираттагы педсовет утырышы булып үтте. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр: 2 нче чиректә укучыларның өлгереше, тәртибе, дәрескә йөреше йомгаклары, 3 нче чиреккә бурычлар, административ контроль эшләр анализлары каралды. "Төп приоритет - белемнең сыйфаты. Физика дәресләрендә белемнең сыйфатын күтәрү" ( Зайнутдинов Р. С. чыгышы), "Физкультура дәресләрен оештырганда һәм үткәргәндә куркынычсызлык чаралары" ( Гизатуллин Р. Ш. чыгышы), "Биология дәресләрендә укучыларда сәламәтлеккә һәм сәламәт яшәү рәвешенә кыйммәти караш формалаштыру" ( Юсупов Р. К. чыгышы), дигән темалар буенча фикер алышынды, каникул вакытында ОГЭ га әзерлек консультацияләре графигы , мәктәптә дежур тору графигы расланды һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.
-
Ата-аналар җыелышы 29.12.2015

Бүген 29.12.15.мәктәптә укучы балалар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьчелекне кисәтү максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде.Иске Салман авылы ФАП мөдире Вафина Әлфия Тагировна "Эчкечелекнең зарары" исеме астында лекция укыды.Видеофильм күрсәтелде.
-
Район туры фән олимпиадалары нәтиҗәләре 24.12.2015

Бөтенроссия һәм татар теле, рус теле фәннәреннән республика олимпиадаларының район туры тәмамланды. Әлеге олимпиадаларда Ахметшина Р. Р.(9 сыйныф), Гизатуллин А. С.(9 сыйныф), Ахметшина Л. Р. (8 сыйныф), Насыбуллина Г. Р.( 8 сыйныф), Халиуллин Р. Р. (4 сыйныф) актив катнаштылар. Татар теленнән призерыбыз 9 сыйныф укучысы Ахметшина Рәйнәне ( укытучысы Насыбуллина Г. С.) һәм математика фәненнән беренче нәтиҗә күрсәткән 4 нче сыйныф укучысы Халиуллин Рәефне (укытучысы Вәлиева Г. С.) кайнар котлыйбыз, аларга уңышлар теләп калабыз














