Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Ата-аналар игътибарына! 06.06.2017

-
"Кояшкай" лагеренең 3 нче көне 03.06.2017

"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысасында спорт мәйданчыгында уеннар оештырылды.
-
Ышаныч телефоны.Ата-аналар һәм укучылар игътибарына. 02.06.2017

-
Табигать кочагында 02.06.2017

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысасында сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатыннан укытучылар Фәтхуллина М.Ф,Вәлиева Г.С укучылар белән табигатькә экскурсия оештырды. Балалар төрле уеннар уйнап күңел ачтылар, ял иттеләр.
-
1 июнь-Балаларны яклау көне 01.06.2017

Балаларны яклау көне уңаеннан Иске Салман авылы культура йорты хезмәткәрләре Гарипова Г.С. һәм Сункишева Г.Г. "Сабантуй" бәйрәме оештырдылар.Бәйрәм балаларның күңеленә хуш килде.
-
"Наркотикларсыз томыш айлыгына" старт бирелде 31.05.2017

«Наркотикларсыз тормыш» дип исемләнгән кисәтү айлыгы старт алды.
-
Игътибар -балалар! 17.05.2017

15.05.17-5.06.17 мәктәптә "Игътибар,балалар!" исеме астында чаралар үтә. «Игътибар, балалар!» профилактик акциясе җәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, профилактикалауга юнәлдерелгән.
-
Бөек Җиңүгә 72 ел 08.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан авылыбыз уртасында урнашкан Билгесез солдат һәйкәле янында митинг үткәрелде. Укучыларыбыз сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә концерт куйдылар,сугышта һәлак булып калган батырларыбызга венок куелды.
-
"Агач утырту көне" республика табигатьне саклау акциясе. 29.04.2017

ТР Министрлар Кабинеты Карары буенча, Экология елы кысаларында, 2017 елның 29 нчы апрелендә традицион республика табигатьне саклау акциясе үткәрелде. Мәктәбебез укучылары биология укытучылары Юсупов Р. К. һәм Шарипова Г. С. җитәкчелегендә мәктәп территориясе һәм туган авылыбыздан чыгучы юл кырыена нарат һәм тупыл үсентеләре утырттылар.
-
Укучыларның Наби Дәүли исемендәге IV Ачык фәнни- тикшеренү конференциясе 26.04.2017

Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, аларны фәнни- тикшеренү эшенә җәлеп итү максатыннан 2017 елның 26 нчы апрелендә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә укучыларның Нәби Дәүли исемендәге IV Ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Мәктәбебез укучылары әлеге чарада актив катнашты. Укучыларыбыз Халиуллина Р. Г. җитәкчелегендә "Математика һәм информатика" секциясендә чыгыш ясап 2 нче урынга ,инглиз теле укытучысы Фәтхуллина М. Ф. җитәкчелегендә инглиз теле секциясендә фәнни- тикшеренү эше яклап, 2 нче призлы урынга лаек булды. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә җиңүләр теләп калабыз!














