Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Татар теле укытучыларының "Туган тел" мастер- класс бәйгесе 20.03.2017

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызы туган тел укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең район турында катнашып, 1 нче урын яулады. Ул хэзер республика турына әзерләнә. Укытучыбызга зур уңышлар теләп калабыз!
-
Ата-аналар җыелышы 19.03.2017

17.03.17 мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы булды.Көн тәртибендә "Балаларның Интернет челтәрендә куркынычсызлыкларын тәэмит итү" буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәлиуллина Р.Г. чыгыш ясады.Сыйныф җитәкчеләре ата-аналарны III чирек нәтиҗәләре буенча укучыларның өлгереше һәм тәртибе белән таныштырды.Соңыннан укучыларның ашханәдә туклану мәсьәләсе буенча мәктәп директоры Шарипова Г.С. чыгыш ясады.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре. 17.03.2017

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы Приказы буенча 2016-2017 уку елында Бөтенроссия тикшерү эшләре 4 нче сыйныфта штатлы режимда, ә 5 нче сыйныфта апробация режимында үткәрелә. Бу диагностика эшләре укучыларның шәхси үсешен тикшерү өчен үткәрелә, алар дәүләт йомгаклау атестациясе булып саналмый. ВПР биремнәре федераль дәрәҗәдә әзерләнә. 4,5 сыйныфлар өчен тикшерү эшләре үрнәкләре "Всероссийские проверочные работы" информацион порталында бирелгән.
-
Әниләрне бәйрәмгә чакырдык 07.03.2017

8-март -Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан әниләрне бәйрәмгә чакырдык.Укучылар концерт куйдылар,бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
"Русский медвежонок" конкурсы нәтиҗәләре 28.02.2017

Мәктәбебез укучылары "Русский медвежонок" конкурсынды бик теләп катнаштылар. Нәтиҗәсен дә бик кызыксынып көттеләр. Менә куптән көтелгән көн килеп җитте. Зиятдинов И. әлеге конкурста җиңүче булды, ул 1 нче дәрәҗә җинүче грамотасы белән бүләкләнде.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2017

Бүген мәктәптә Яшь армиячеләр арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы булып үтте.Егетләр төрле бәйгеләрдә дә үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәттеләр.Бәйрәм күңелле үтте.
Барыгызны да бәйрәмнәр белән, хөрмәтле ир-егетләр!
-
Туган тел көне 21.02.2017

21.02.17- китапханәче Гарипова Г.С. "Туган телем-иркә гөлем" исеме астында бәйрәм үткәрде. Бәйрәм ике команда арасында ярыш формасында үтте.Ахырда укучылар "Туган тел "җырын бергәләшеп җырладылар.
-
Рәсем бәйгесе 21.02.2017

Ватанны саклаучылар көненә карата укучылар матур итеп рәсемнәр ясадылар, газета-плакатлар чыгардылар.
-
Батырлык дәресе 20.02.2017

"Салман ОП " янгын бүлеге командиры Хәлиуллин Р.Р. башлангыч укучылары арасында ут белән һәм боз өстендә үтәләсе куркынычсызлык кагыйдәләре буенча дәрес үткәрде.Памяткалар таратты. Сыйныф җитәкчеләре Хәйбуллина Г.К. төрле өлкәдәге батырлыкларга видеофильм күрсәтте.
-
Герой пионерлар 18.02.2017

Башлангыч сыйныф җитәкчесе Вәлиева Г.С. "Бөек Ватан сугышы елларында -Герой-пионерлар" исеме астында тәрбия сәгате үткәрде.














