Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
СПИД-йогышлы чир 01.12.2016

Бүген һәр сыйныфта СПИД ка халыкара көрәш уңаеннан тәрбия сәгате үтте.Укучыларга кешелеккә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуы аңлатылды; статистик мәгълүматлар белән таныштырылды; Ихтыяр көче булу, кешегә иярмичә- үз җавабыңны төгәл әйтә белү өстендә эшләнелде.
-
Әфарин, укучылар! 29.11.2016

Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның 129 яшьлегенә,татар театрының 110 еллыгына багышланган VIII халыкара театр бәйгесендә катнашып, 7-9 сыйныф укучылары республикада финалга чыктылар.Аларны котлыйбыз!
-
Әниләребез кунакта 25.11.2016

Бүген мәктәптә "Иң-иң" исеме астында Аналар көне уңаеннан бәйрәм оештырылды.Бәйрәмгә барлык әниләр дә килделәр.Балалар үз чиратында әниләренә карата хөрмәтләрен җыр-шигырь аша белгерттеләр,әниләрнең тапкырлыгына һәм зирәклегенә уеннар оештырылды.Бәйрәм чәй табыны артында үтте.
-
Татар теле буенча семинар 16.11.2016

Бүген мәктәптә "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББС тормышка ашыру шартларында универсаль уку гамәлләрен формалаштыру" темасы астында район семинары үтте.Татар теле укытучысы Насыбуллина Г.С. 5 һәм 6 нчы сыйныфта ачык чара күрсәтте.
-
"Уңышка юл" буенча укытулар 15.11.2016

Бүген һәр сыйныфта "Уңышка юл" программасы буенча ата-аналарга укыту үткәрелде.Ата-аналар анкета тутырдылар, соңыннан бәяләү үтте.
-
Бозда сак булыйк! 14.11.2016

Бүген ОП"Салман" янгын бүлеге командиры Хәлиуллин Р.Р. башлангыч сыйныфларда дәрес үткәрде.Аларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча язылган памяткалар таратты.
-
Бердәм дәрес:Интернетта куркынычсызлык 28.10.2016

27.10.16-30.10.16 вакыт аралыгында "Интернет челтәрендә куркынычсызлыклар" Бердәм дәресе үтте. Исеменнән үк күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты – балаларга интернет аша янаган куркыныч турында аңлату. Укучыларга “Зыян китерә торган программалардан саклау”, “Социаль челтәрләрдә аккаунтлар куркынычсызлыгы”, “Онлайн-түләүләр үткәрүдә куркынчсызлык”кебек темаларга дәрес үткәрелде Шулай ук укучыларның балалар һәм яшүсмерләр өчен цифрлы грамоталылык буенча Халыкара “Сетевичок-2016” квестында катнашуы оештырылды.
-
Татар теленнән тест 27.10.2016

27.10.16 көнне 4 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары татар теленнән тестлаштыру үттеләр.
-
Математик кичә 25.10.2016

Укытучы Хәлиуллина Р.Г, Зәләлетдинова Д.И. 5-6 нчы сыйныф укучылар белән "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" исеме астында математик кичә үткәрделәр.Укучылар белемнәрен сынадылар.
-
Кәрим Тинчуринның 129 яшьлегенә бәйге 19.10.2016

Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның 129 яшьлегенә,татар театрының 110 еллыгына багышланган VIII халыкара театр бәйгесендә катнашып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыбуллина Г. җитәкчелегендә 9 нчы сыйныф укучылары "Казан сөлгесе"н куеп, I урынны яуладылар.Ә хәзер алар республика бәйгесендә катнашырга әзерләнәләр.














