Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Өлкән укучылар советы 15.10.2016

14.10.16- Балалар иҗат йортында өлкән укучылар советы утырышы булды.Анда бу уку елына эш планы кабул ителде,девиз һәм җыр сайланды.Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучылары Насыбуллина Ә.Р.,Ахметшина Л.Н. катнашты.
-
Юнармиячеләр 08.10.2016

8 нче октябрь көнне Балалар иҗат йортында укучыларны ЮНАРМИЯ челәр рәтенә кабул итү булды.Безнең мәктәптән дә укучылар бу тантанада катнаштылар.
-
Өлкәннәр бездә кунакта 04.10.2016

Бүген мәктәптә "Әбием-алтыным" исеме астында бәйрәм кичәсе үтте.Укучылар өлкәннәрне хөрмәтләп концерт күрсәттеләр.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте,
-
Өлкәннәр көне 01.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Безнең мәктәп коллективы авыл күләмендә оештырылган бәйрәмдә үзләренең чыгышлары белән мәдәният йортындагы чарада катнашалар
Бәйрәм белән сезне ,Өлкәннәр!
-
Бердәм мәдәни Дәрес 16.09.2016

Бүген мәктәптә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты эшен дәвам итү максатында Бердәм Дәрес үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары Татарстаныбыз буйлап кызыклы виртуаль сәяхәткә чыктылар, күренекле урыннар белән таныштылар, кызыклы уеннар уйнап, табышмаклар чиштеләр. Дәресне башлангыч сыйныф укытучылары Вәлиева Г. С., Хәйбуллина Г. К. авылыбыз китапханәчесе Гарипова Г. С. белән бергәләп үткәрделәр.
-
Янгын куркынычсызлыгы 05.09.2016

Бүген "Экстремизмга-юк!" айлыгы уңаеннан "Салман ОП" янгын сүндерү бүлеге командиры Халиуллин Р.Р. башлангыч сыйныф укучыларына "Ут белән шаярмыйк" исеме астында чара үткәрде,укучыларга памяткалар таратты.
-
Экстремизмга -юк! 03.09.2016

3 сентябрь терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Бүген безнең мәктәптә шушы хәтер көненә багышланган тәрбия сәгате үтте. Аны авыл китапханәчесе Гарипова Г.С. алып барды. Укучыларга терроризмга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы турында аңлатты.Үз-үзеңне саклау чараларын өйрәтте.
-
Белем бәйрәме 01.09.2016

-
Соңгы кыңгырау, чыңлама... 25.05.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Сыйныф җитәкчеләре Фәтхуллина М. Ф. белән бергәләп әзерләнделәр алар бу кичәгә. Бәйрәмгә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, дәү әниләре дә килгән иде. Тәбрикләүләрдән соң укучылар үзләрен укыткан укытучыларына, мәктәп персоналына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм тантанасы чәй табынында дәвам итте.
-
Җиңү көне белән! 09.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы авылыбызда зурлап билгеләп үтелде.Билгесез солдат һәйкәле янында уздырылган минтингта сугыш һәм тыл ветераннары катнашты. Укучылар концерт күрсәттеләр.














