Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Фотобәйге 10.10.2016

--Актаныш районы Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе 18 яше тулмаган балалар арасында фотобәйге игълан итте.Темалар: "Минем оста куллы әбием һәм бабам", "Минем ярдәмчел әбием һәм бабам", "Минем спорт сөюче әбием һәм бабам", "Минем эшчән әбием һәм бабам", "Минем мөселман әбием һәм бабам". Бәйгегә башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Хәзер нәтиҗәләр көтәбез.
-
Хәбәрсез югалган сугышчылар 10.10.2016

6 - 7 октябрь көннәрендә Актанышта Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов булып китте. Тарихчы районда бер изге миссия башкарды – хәбәрсез югалган сугышчыларның балаларына, якыннарына аларның кайда һәм ничек һәлак булуы турында кыйммәтле мәгълүматлар тапшырды. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Сәрвәрова Земфира Нәвис кызы да бу көнне ерак бабасы Зәйнуллин Сәяф Зәйнулла улының язмышы турында документларны кулына алды. Каһарман бабасының язмышы турында ул укучыларына сөйләде.
-
5 октябрь - Укытучылар көне 07.10.2016

Хөрмәтле укытучылар! Сезне 5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, зур ихтыяр көче, сабырлык, иҗади уңышлар юлдаш булсын.
Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп,
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен! -
Укучыларда туберкулез авыруын кисәтү 07.10.2016

Укучыларда туберкулез авыруын кисәтү максатыннан, Актаныш үзәкбольницасы шәфкать туташлары тарафыннан манту процедурасы үткәрелде. Медицина хезмәткәрләре укучыларны бу процедураны үткәрүнең әһәмияте белән дә таныштырды.
-
Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы 07.10.2016

4 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарада безнең мәктәпнең алдынгы укытучылары катнашты. Бәйрәмчә бизәлгән залга мәгариф ветераннары, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре җыелды. Тантана мәгариф ветераннарын бүләкләү белән башланып китте. Чарада муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, башкарма комитет рәисе Рөстәм Алмаз улы Ильясов, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Шамил улы Бариевларның котлаулары яңгырады. Иң яхшы укытучылар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф ветераннары РФ Мәгариф министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, муниципаль район башлыгы һәм мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Хөрмәтле укытучыларыбыз! 05.10.2016

Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
-
Cпартакиада учителей 04.10.2016

20 сентября в универсальном спорткомплексе «Актаныш» прошла спартакиада учителей школ всего района. Наши учителя: А.Ш.Рахманов, Р.Р.Гайсин, А.М. Фазылов, Р.З. Исхаков, Ф.Ш.Нуриев, З.Н.Сарварова, Л.Ф. Гайсина успешно выступили на соревнованиях, А.Ш.Рахманов занял первое место по армреслингу, Л.Ф.Гайсина заняла третье место по прыжкам с места.
-
Олимпиада 04.10.2016

27-28 сентября в школе прошел школьный этап Всероссийской олимпиады школьников по английскому языку. В олимпиаде приняли участие учащиеся 4-9 классов.
-
"Табигать могҗизасы" 03.10.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә икенче ел рәтттән, көзге эшләр тәмамлангач,табигать кочагында укучылар өчен күңелле бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмдә укучылар яшелчәләрдән төрле сувенирлар ясады, "Табигать могҗизасы" күргәзмәсенә үзләре үстергән кызыклы яшелчәләрне тәкъдим итте. Үсемлекләрне тану буенча оештырылган "Яшь ботаниклар", төз ату буенча-"Мәргәннәр", көз темасына табышмак мәкальләр, буенча-"Зирәкләр", конкурсында;"Күңелле эстафета" һ. б уеннарда укучылар теләп катнашты
-
Мониторинг 03.10.2016

2016-2017 уку елында укучыларның башлангычтан төп мәктәпкә күчү чоры старт диагностикасы уздырыла башлады. 5 сыйныф укучылары математика, рус теле фәнәреннән биремнәр үтәделәр. Калган тестларда да аларга уңышлар телибез!










