Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
" Куркынычсыз интернет" 26.10.2016

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чакыруына кушылып, информатика укытучысы Гайсин Радик Ромил улы тарафыннан " Куркынычсыз интернет" дигән темага бердәм дәрес үткәрелде. Якын көннәрдә мондый чара ата- аналар өчен дә оештырылачак.
-
"Көзге бал" 22.10.2016

21 нче октябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч классларында "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә укучылар алдан ук әзерләнделәр. Бәйрәмне 4 нче сыйныф укучылары ( кл. җит. Сарварова З.Н) алып барды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар, төрле ярышлар белән үрелеп барды..
-
Өмә 21.10.2016

Такталачык төп гомуми мәктәбе укучылары тирә- якны чистарту өмәсенә чыктылар. 8-9 нчы класс укучылары бакчада эшләде; 7нче класс укучылары стадионны җыештырды. 5-6нчы класс укучылары исә ишегалдын коелган яфраклардан арындырды.
-
"Сөмбелә" 21.10.2016

Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында башлангыч сыйныф укучылары табигый материаллардан төрле сувенирлар ясыйлар. Ул сувенирларны "Сөмбелә" бәйрәменә әзерлиләр. Һәр укучы да күңел биреп бик тырышып эшли.
-
“Математик карусель” 20.10.2016

19 нчы октябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы класс укучылары арасында район күләмендә “Математик карусель” мәсьәләләр чишү ярышы булды. Безнең мәктәптән 6 нчы класс укучылары Хаҗиева Алисә, Харисова Гүзәл, Фаррахова Алсу мәктәп данын яклап көрәштеләр һәм тугызъеллык мәктәпләр арасында 5 нче урынны алдылар.
-
Мастер – класс 20.10.2016

19 нчы октябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Дәрестә - тематик контроль, бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә практик эшләр” темасына математика укытучыларының район семинары булып узды. Семинарда “Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы “Турыпочмаклы өчпочмакта тригонометрия” темасына мәсьәләләр чишү мастер – классы күрсәтте, ОГЭ га әзерлек буенча электрон пособие тәкъдим итте.
-
Ата-аналар җыелышы 18.10.2016

17 нче октябрь көнне 7-9 нчы класс укучылары һәм аларның ата- аналары өчен "Яшүсмерләрне тискәре тәэсирләрдән саклау ( "Профилактика ассоциальных явлении в подростково- молодежной среде") дигән темага тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г. тарафыннан ведомствоара семинар- практикум оештырылды. Семинар 7нче класс укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Такталачык табиблык амбулаториясе баш табибы Минхуҗин Л.С., "Ихлас" психологик үзәге вәкиле психолог Гаптрахманова Л.Х. тарафыннан чыгышлар һәркемне уйланырга, нәтиҗә ясарга этәрде. Соңыннан тема буенча видеороликлар тәкъдим ителде.
-
Милли көрәш турниры 17.10.2016

Марсель Гыйлаев хөрмәтенә район күләмендә оештырылган милли көрәштә 8 нче класс укучысы Ханов Раян- 3нче урынга, 9 нчы класс укучысы Марсель Ханов 2 нче урынга лаек булды. Булдырдыгыз, егетләр; киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешегез!
-
Фотоконкурс нәтиҗәләре 14.10.2016

Актаныш районы Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе 18 яше тулмаган балалар арасында фотобәйге игълан иткән иде. Укучыларга түбәндәге темалар тәкъдим ителде: "Минем оста куллы әбием һәм бабам", "Минем ярдәмчел әбием һәм бабам", "Минем спорт сөюче әбием һәм бабам", "Минем эшчән әбием һәм бабам", "Минем мөселман әбием һәм бабам". Бәйгегә башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. 2 класс укучысы Шәемова Илсөя, 3 класс укучылары Шәрифҗанова Гүзәл, Мухтаров Рүзәл, Гайсина Әдилә үз номинацияләрендә җиңүче булдылар һәм 11 октябрь көнне әби-бабалары белән йомгаклау чарасына чакырылдылар. Чара барышында уеннар оештырылды, кызыклы бүләкләр,мактау грамоталары тапшырылды, истәлеккә фотога төшелде.
-
Өлкәннәр ункөнлеген йомгаклау 13.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеген йомгаклау уңаеннан, мәктәптә хезмәт ветераннары белән очрашу үткәрелде. Аларны һәм хәзерге вакытта хезмәт куючы укытучыларыбызны хөрмәтләп, стена газеталары чыгарылды, рәсемнәр ясалды, сәхнә хезмәте күрсәтелде,төрле еллардагы мәктәп тормышын чагылдырган видеопрезентацияне дә кунакларыбыз игътибар белән карады. Укытучыларын, әти- әнисен бәйрәм белән котларга Башкортстаннан кайткан Айгөл Нуриеваның (2003 нче елгы чыгарылыш) моңлы җырлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.










