Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Ел укытучысы" 28.01.2017

Республикакүләм "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабында, "Кеше тәрбияләү" номинациясендә катнашып , 3 нче класс җитәкчесе Шәемова Зөлфия Фәвәдис кызы бәйге этапларында уңышлы чыгыш ясап, призер булуга иреште. Зөлфия Фәвәдис кызын хезмәт уңышлары уңаеннан тәбрик итәбез.
-
Еллык отчет 24.01.2017

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары җирлек проблемаларына битараф түгел, шуңа күрә дә алар Такталачык җирлеге башлыгының еллык отчеты уңаеннан үткәрелгән җыелышта актив катнаштылар. Бу көнне укучылар һәм укытучыларның кул эшләреннән, шулай ук сәнгать мәктәбе филиалы укучыларының иҗат эшләреннән авыл халкы игътибарына зур күргәзмә оештырылды
-
Якташыбыз М.Ш.Шәймиев 24.01.2017

Татарстан Республикасының беренче президенты якташыбыз М.Ш.Шәймиевнең туган көне уңаеннан, мәктәп күләмендә класс сәгатьләре, Шәймиевнең музей- йортына читтән торып экскурсия, китап күргәзмәсе оештырылды
-
"Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" 24.01.2017

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Әлфия Гавис кызы "Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
-
ТДИ 23.01.2017

21 нче январьда Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Тат. Ямалы, Чалманарат, Уразай, Теләкәй, Такталачык мәктәпләренең 9 нчы класс укучылары математика фәненнән төп дәүләт имтиханын тапшырып карадылар. Эшләргә анализ ясалды, алга таба белемнәрне арттыру өчен эш төрләре планлаштырылды.
-
Ата-аналар белән эш 21.01.2017

Классларда ата-аналар җыелышлары дәвам итә. 20-21 январь көнне 4 һәм 7 классларда ата-аналар җыелышлары узды.
-
Ата-аналар җыелышы 18.01.2017

13-14 январь көнне 5, 6, 8 классларда ата-аналар җыелышлары уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре ата-аналар өчен чыгышлар, мастер-класслар әзерләде, шулай ук һәр фән укытучысының чыгышы тыңланды, фәннәр буенча өлгереш, сыйфат анализланып, 2 чиреккә йомгак ясалды, алга таба эшләү юнәлешендә бурыч, максатлар билгеләнде.
-
Хакимият башлыгы елкасы 12.01.2017

6 январь көнне район мәдәният йортында традицион хакимият башлыгы елкасы узды. Әлеге чарада спорт, уку, мәдәният өлкәсендә үзләрен үрнәк итеп күрсәткән, район, республика күләмендә уңышлы чыгыш ясаган алдынгы укучылар катнашты. 9 класс укучылары Зарипова Әлфия һәм Ханов Марсель хакимият башлыгының Рәхмәт хаты һәм татлы бүләкләргә лаек булды, сәләтле балалар тарафыннан күрсәтелгән концертны тамаша кылды.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 12.01.2017

4 январь көнне мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Спартакиаданы ачу тантанасы “Актаныш” универсаль спорт комплексында оештырылды. Ярышлар “Лачын” чаңгы базасында, “Дулкын” бассейны бинасында дәвам итте. Спартакиаданың төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә этәрү, районның иң көчле укытучыларын билгеләү. Мәктәп командасы һәр төрдә уңышлы чыгыш ясады.
-
Татар-башкорт көрәше
11.01.2017
Мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай призына үткәрелгән татар-башкорт көрәшендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучылары Ханов Марсель I , Нурыев Динис II, 8 нче класс укучысы Ханов Раян II урынга лаек булдылар. Егетләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз, молодцы!










