Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
" Йолдызлык- 2017" 14.02.2017

Балалар һәм яшүсмерләрнең " Йолдызлык- 2017" сәнгать фестивале үз эшен дәвам итә. 13 нче февраль көнне мәктәбебезнең муниципаль этабына үткән ялгыз җырчылары һәм алып баручылары район сәхнәсендә мәртәбәле жюрига үз сәләтләрен кабат тәкъдим иттеләр
-
"Иң шәп әйдаман" 14.02.2017

10 нчы февраль көнне район күләмендә "Иң шәп әйдаман" конкурсы булып узды. Конкурста мәктәп үзидарә җитәкчеләре үз көчләрен сынаштылар. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче класс укучысы Шакирова Эльвина катнашты. Үз көчен ул 3 төрле этап аша сынап карады. Әйдаманнар үзләрен күрсәтергә, пионерия тарихы буенча тест узарга һәм мастеркласс күрсәтергә тиеш иделәр. Нәтиҗәдә Шакирова Эльвина катнашучы сертификатына ия булды.
-
Камил Суфиян улы Сафуанов белән очрашу 13.02.2017

Мәктәбебездә музыка белгече, авылдашыбыз, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Камил Суфиян улы Сафуанов белән очрашу булды. Ул сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә шөгыльләнүче укучылар белән танышты. Аларга үзенең киңәшләрен бирде. Камил Суфиян улы- сәнгать мәктәбе укытучысы Вәлиева Ильмира Мәгъсүм кызының беренче укытучысы. Ул үзенең шәкертенә эшендә куллану өчен һөнәри юнәлештә үзе чыгарган байтак кына китаплар бүләк итте.
-
"Йолдызлык- 2017" 09.02.2017

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Йолдызлык- 2017" иҗат фестиваленең төбәк туры булып узды. Фестивальдә Такталачык, Такталачык интернат мәктәбе, Теләкәй, Тат. Ямалы, Чалманарат мәктәбе укучылары районнан килгән хөкемдарлар игътибарына үзләренең сәнгать өлкәсендәге сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри тарафыннан уңышлы чыгышлар район турына тәкъдим ителде.
-
Очрашу
09.02.2017
Мәктәбебездә Актаныш технология техникумы вәкилләре булып китте. Алар, 9нчы класс укучылары белән очрашып, Актаныш технология техникумы, анда керү тәртибе, белем бирү юнәлешләре, өстәмә белем алу мөмкинлекләре, яшәү шартлары белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
"Живописная работа"
06.02.2017
- Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Шайхенуров Әнвәр (укытучысы Шаемова З.Ф.) рәсем конкурсының "Живописная работа" номинациясендә 1 урынны яулады. Молодец!. Алга таба да уңышлар телибез сезгә.
-
9 cыйныфта ата-аналар җыелышы 04.02.2017

3 февраль көнне 9 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш барышында, мәҗбүри һәм сайлау фәннәреннән тапшырып карау имтиханнарының нәтиҗәләре анализланды, алга таба эш юнәлеше билгеләнде. Фән укытучылары һәр укучының материалны үзләштерү дәрәҗәсе белән таныштырды.Төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру юнәлешендә бурыч-максатлар билгеләнде. Ата-аналар тарафыннан контроль кирәклегенә басым ясалды.
-
Физика фәненнән ОГЭ 01.02.2017

31 январь көнне 9 сыйныф укучылары физика фәненнән имтихан тапшырып карадылар. Эшләр тикшерелеп һәм анализланып, имтиханга әзерлек дәвам итә.
-
"Кеше тәрбияләү" 31.01.2017

"Ел укытучысы" кысаларында уздырылган "Кеше тәрбияләү" номинациясендә яхшы чыгыш ясап, педагог- организатор Фазылов Азат Мирас улы уңышка иреште. Бу бәйгедә ул үзен инициативалы, иҗади эшләүче, заман белән бергә атлаучы, яңалыкка омтылучы оештыручы буларак күрсәтә алды. Нәтиҗәдә, ул- "Өмет" номинациясе җиңүчесе. Азат Мирас улын һөнәри җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә зуррак уңышларга ирешүен телибез.
-
Матур язу конкурсы 30.01.2017

-- Район күләмендә 2-4 сыйныф укучылары арасында матур язу конкурсы игълан ителгән иде. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары конкурска тырышып әзерләнделәр. 2 класс - Вахитова И., 3 класс - Шайхенуров Г., 4 класс - Шарафутдинова Г. җиңүчеләр булдылар һәм мәктәп данын якларга төштеләр. Нәтиҗәләр көтәбез.










