Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
" Без бергә " 20.03.2017

Балалар иҗатының " Без бергә " республика фестиваль- конкурсы муниципаль этабының "Нәфис сүз" номинациясендә өченче класс укучысы Зилия Шагалиева Резедә Вәлиеваның "Хоккей вакытында " шигырен тәкъдим итте ( җит. Нуриева Ә.Г.)
-
“Дөнья буйлап математик сәяхәт” 20.03.2017

6 нчы класс укучылары “Дөнья буйлап математик сәяхәт” тә булдылар. “Смайл” һәм “Математиклар” командалары ребуслар, логик мәсьәләләр, магик квадратлар чиштеләр. Ярыш барышында “Математиклар” командасы төгәлрәк булып чыкты һәм җиңүче дип табылды.
-
Рәсем конкурсы 20.03.2017

Борынгы Болгар һәм Свияжск утравы темасына багышланган республика рәсем конкурсының муниципаль этабында укучыларыбыз ел саен теләп катнаша. Бу конкурста беренче урынга лаек булган Газетдинова Гөлъяр һәм Шакирова Ильвиналарның эшләре республика этабына җибәрелде. (Җит. Вәлиева И.М.) Петров Артемның эше өченче урынга чыкты. (Җит. Сәрвәрова З.Н.)
-
"Живая классика" 18.03.2017

17 марта на базе МБОУ «АСОШ №2 с УИОП» прошел районный этап VI Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика» для учащихся 6-10 классов общеобразовательных организаций. Ученица 9 класса А. Мухаметова стала призером . З.Билалова(ученица 9 класса) награждена дипломом участника. Руководитель - А.М.Шаемова.
-
Психологлар белән очрашу 17.03.2017

Укучыларны каникулга озатыр алдыннан, психологик үзәк вәкилләре Л.Гаптрахманова һәм А.М. Хабибуллина тарафыннан, 5-9 сыйныф укучылары белән тренинг-уеннар оештырылды, башлангыч сыйныф укучылары өчен рәсем-тестлар уздырылды. Укучылар тренингларда яратып катнашты.
-
“Көнгерә” 17.03.2017

16 нче март көнне “Көнгерә” халыкара математик уеннары уздырылды. 2 – 9 класс укучылары логик фикерләүгә мәсьәләләр чиштеләр, бланкларга тутырып тикшерүгә җибәрделәр. Такталачык мәктәбе укучылары да читтә калмады – 44 укучы үз көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәләр май аенда билгеле булачак.
-
"Кызыклы математика" 17.03.2017

15 нче март көнне Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә район башлангыч класс укытучылары киңәшмәсе узды. Укытучылар 1 нче класста математика дәресе, 2-3 нче классларда "Кызыклы математика" түгәрәге, 4 нче класста Дөньяви этика нигезләре дәресләрен күрсәттеләр. Соныннан дәресләргә үзанализ һәм анализ булды. Киңәшмә бик эшлекле рәвештә барды. Безнең мәктәптән башлангыч класс укытучысы Исламова А.Ф. катнашты.
-
"Старая сказка на новый лад" 16.03.2017

На основании плана МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района РТ и в целях повышения уровня мотивации школьников в изучении иностранных языков, выявления талантливых, одарённых школьников в области иностранных языков, был проведен районный конкурс театральных постановок "Старые сказки на новый лад" на английском языке для учащихся начальных классов. Учащиеся нашей школы(учащиеся 3-4 классов) стали победителями в номинации "Интересная задумка".(Руководитель Л.Ф.Гайсина).
-
Математика атналыгы 16.03.2017

Мәктәптә математика атналыгы башланып китте. 5 нче класс укучылары “Кем миллионер булырга тели “ ярышында катнашты. Иң төгәл җавапны бирүчеләр Гараева Алия һәм Марданова Айгизә булдылар.
7 нче класс укучылары “Математик аукцион” да очрашты. “Медведи” командасы “Математиклар” командасыннан өлгеррәк булып чыктылар.
-
Спартакиада 2017
14.03.2017
Укучыларның район күләмендә оештырылган кышкы спартакиадасында мәктәбебез командасы, уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга чыкты. Түбәндәге нәтиҗәләр команданың җиңүенә китерде: Зарипова Ә. – шахмат буенча 2 нче урын, Нуриев Д., Галиев Р., Хабиров Д., Салахова А., Сарвартдинова Р. – канат тарту буенча 2 нче урын, өстәл теннисы буенча Салахова А. – 3 нче урын.
Команда җитәкчесе Рузил Исхаков спартакиада кысаларында уздырылган дартс буенча ярышта 2 нче урынга лаек булды.










