Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Физик огонек 10.03.2017

6 март көнне, мәгариф идарәсе планы нигезендә, Качкын мәктәбе базасында "Физик огонек" бәйгесе узды. Безнең мәктәптән 7-8 класс укучылары катнашты.
-
Хатын- кызлар көне 07.03.2017

Язның беренче бәйрәме- халыкара Хатын- кызлар көне уңаеннан әниләр өчен укучылар көче белән концерт куелды. Бәйрәм уңаеннан 8 нче класс укучылары газета чыгарды. Башлангыч класслар, елдагыча, әниләрен үзләре ясаган матурдан- матур бүләкләр белән сөендерделәр.
-
"Кто грамоте горазд, тому не пропасть" 06.03.2017

Ежегодно с 2000 года 21 февраля отмечается Международный день родного языка. В этот день все языки признаются равными, потому что каждый из них уникальным образом отвечает предназначению человека, каждый представляет живое наследие, к которому мы должны серьёзно относиться и оберегать. На своих родных языках мы думаем, общаемся, творим и пишем.
В этот день на базе МБОУ «Актанышская СОШ №2 с УИОП» прошёл районный конкурс диктантов по русскому языку «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» среди учащихся 5-6 классов. На соревновательном мероприятии участвовало 56 учащихся из 23 школ района. Конкурс организован в форме диктанта и творческих заданий, посвящённых Году экологии РФ. Учащиеся показали свою лингвистическую грамотность и общую эрудированность. Ученица 5 класса нашей школы Агзамова Алина стала призером. (Учитель А.М. Шаемова)
-
"Чана бәйрәме" 04.03.2017

" Кече Ватан елы" елы уңаеннан район үзәк китапханәсе һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган "Чана бәйрәме"ндә технология укытучысы Нуриев Фоат Шәүкәт улы ясаган чана "Иң матур чана" номинациясендә җиңеп чыкты. Чана турында беренче класс укучысы Шәемова Илсөя шигырь юллары белән сөйләде.
-
"Русский медвежонок" 01.03.2017

"Русский медвежонок - языкознание для всех" бәйгесенә йомгак ясалып,укучыларга грамота, дипломнар, сертификат һәм кызыклы бүләкләр тапшырылды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.М.Шәемова укучыларны әлеге бәйгедә алдагы елларда да катнашырга чакырды.
-
Ягез әле, егетләр 28.02.2017

25 февраль көнне 5-9 сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе узды. Егетләр җитезлектә, елгырлыкта, тапкырлыкта көч сынаштылар. "Аюлар" һәм "Бөркетләр" командасы арасында барган ярыш дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
"2030 елда үземне ничек күрәм" 27.02.2017

Район күләмендә үткәрелгән рәсем конкурсында "2030 елда үземне ничек күрәм" номинациясендә 3 нче класс укучысы Мухтаров Рүзәл 2 урын (укытучысы Шаемова З.Ф.), 4 нче класс укучысы Петров Артём 3 урын (укытучысы Сарварова З.Н.) яуладылар. Молодцы!
-
"Парламент дәрес" 22.02.2017

--Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Парламент дәрес" кысаларында рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар күбрәк "Минем киләчәк профессия" темасына рәсемнәр ясаганнар иде. Иң яхшы эшләр район этабына җибәрелде. Уңышлар телибез.
-
"Математик регата"
22.02.2017
"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 21 февраль көнне Киров урта мәктәбендә "Математик регата" уены оештырылды. Регатада район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Марданов Рияз (7кл), Вәҗиев Рамил, (8 кл), Хөрмәтулллин Рөстәм составындагы команда катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар 2 нче урынга лаек булдылар.(укытучылары Гыйльфанова А.М.) Егетләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
ГТО нормаларын тапшыру 14.02.2017

Мәктәптә оборона- масса айлыгы кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә. Дүшәмбе көнне, "Россия чаңгы юллары" массакүләм спорт чарасына кушылып, чаңгы шуып кергәннән соң, укучылар шактый гына спорт төрләре буенча нормативлар тапшырдылар. Физик әзерлек буенча иң көчлеләр, җитезләр, булдыклылар билгеләнде










