Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Инглиз теле атналыгы 21.01.2017

16 январьдан 21 январьга кадәр инглиз теле атналыгы үткәрелде. 1-9 класс укучылары белән команда ярышлары, викториналар, уеннар оештырылды. 5-6 класс укучылары инглиз телендә "Шалкан" ( Turnip) әкиятен сәхнәләштерделәр. Соңыннан атналыкка йомгак ясалды, җиңүче укучылар билгеләнде, истәлекле бүләкләр бирелде.
-
ТДИ 21.01.2017

21 нче январьда Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы класс укучылары математика фәненнән төп дәүләт имтиханын тапшырып карадылар. Эшләргә анализ ясалды, алга таба белемнәрне арттыру өчен эш төрләре планлаштырылды.
-
Актаныш районында 2017 ел "Туган авылым тарихы" елы дип игълан ителде 21.01.2017

Актаныш районында 2017 ел "Туган авылым тарихы" елы дип игълан ителде.Гыйнвар ае "Горурлык ае" якташыбыз, Татарстан республикасынын беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның юбилее хөрмәтенә үткәрелгән мероприятиеләр шушы елга старт итеп бирелде.
-
"Ел укытучысы - 2017" 20.01.2017

Район күләмендә “Ел укытучысы - 2017” бәйгесе уздырылды. Безнең мәктәптән башлангыч класс укытучысы Мохтарова Ә.А. катнашты.
-
М.Ш.Шәймиевкә 80 яшь 20.01.2017

М.Ш.Шәймиевкә 80 яшь тулу уңааеннан барлык классларда да аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында класс сәгатьләре, викторина, рәсем, сочинение конкурслары үткәрелде.
-
Искечә Яңа ел 14.01.2017

14 январь көнне авылның мәдәният йортында укучылар белән Искечә Яңа елны каршылау бәйрәме уздырылды. Бәйрәм кызыклы уеннар, ярышлар белән үрелеп барды.
-
Кыш бабай призына көрәш ярышы 07.01.2017

5 январь көнне район күләмендә Кыш бабай призына көрәш ярышы үтте. 7 класс укучысы Харисов Галинур үз үлчәү авырлыгында 1 урынны алды. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Хакимият чыршы бәйрәме 07.01.2017

6 январь көнне район мәдәният сараенда уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр, спортта һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешүче укучылар өчен район башлыгының чыршы бәйрәме үткәрелде.Әлеге дәрәҗәле бәйрәмдә 8 класс укучысы Ситдиков Ирек, 9 класс укучысы Мукимова Марсельеза катнашты. Аларга район башлыгының рәхмәт хаты һәм бүләге бирелде.
-
Президент елкасы 01.01.2017 25 декабрь көнне Казан шәһәрендә үткәрелгән Президент елкасында 9 класс укучысы Авзалова Нәфисә катнашып кайтты.

-
Хуш киләсең, Яңа ел! 01.01.2017

24 декабрь көнне башлангыч класс укучылары өчен "Әкият дөньясында" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы үткәрелде. Бәйрәмдә уку алдынгылары, төрле конкурсларда катнашкан һәм призлы урын алган укучылар бүләкләнде, соңыннан балалар Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәттеләр.Килгән кунаклар,ата-аналар балаларның чыгышларын бик яратып карадылар.













