Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Физик ялкын - 2017 06.03.2017

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 6 март көнне Качкын мәктәбендә "Физик огонек" уены оештырылды. Физик огонекта район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең мәктәптән Султанова Альбина, Ситдиков Ирек, Харисов Айнур составындагы команда катнашты.
-
Күңелле стартлар 06.03.2017

Бүген мәктәптә физкультура укытучысы Нургалиев И.И. 5-9 класс укучылары белән "Күңелле стартлар" ярышы үткәрде. Балалар барлык конкурсларда зур кызыксыну белән катнаштылар.Командаларга кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр тәкъдим ителде,укучылар үзләренең физик һәм акыл сәләтләрен күрсәттеләр.Барысы да үз командасы өчен җиңәргә тырыштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Верные друзья" командасы алга чыкты.
-
Гаилә бәйрәме 06.03.2017

Бүген 8 март бәйрәме уңаеннан 1,3 класста " Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмгә әниләр, дәү әниләр һәм дәү әтиләр чакырылды. Кичә балаларның шигырьләре, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Математикадан биреп карау имтиханы 04.03.2017

3 март көнне мәктәптә математика фәненнән төп дәүләт имтиханының сынап карау тестлары үтте. Анда Татар Ямалы, Такталачык, Уразай, Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 25 укучы катнашты. Имтиханда район мәгариф бүлеге методисты Нуриева А.И. катнашты.
-
"Йолдызлык - 2017" гала - концерты йомгаклары 03.03.2017

2 март көнне Актаныш мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2017" гала - концертының йомгаклау этабы булды. "Хореография - парлы бию" номинациясендә рус биюе белән Гайнетдинова Луиза, Хасанов Риназ III дәрәҗә диплом белән бүләнделәр. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Йолдызлык - 2017" гала - концерты йомгаклары 03.03.2017

2 март көнне Актаныш мәдәният сараенда "Йолдызлык - 2017" гала - концертының йомгаклау этабы булды. "Вокал - соло " номинациясендә Гатин Аяз II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
Чаңгы ярышы 02.03.2017

1 март көнне Ф.З.Ахмадишин кубогына узган чаңгы ярышында укучылар (Шаймухаметова Р., Солтанова А., Харисов Н., Габдуллин Ф., ) уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкче Нургалиев И.И.
-
Бөтенроссия тыюлыклары дәресе 01.03.2017

28 февраль көнне "Бөтенроссия тыюлыклары дәресе" проекты нигезендә Варина Т.Р. Татарстандагы тыюлыклар турында 5-9 нчы классларда дәрес үткәрде. Идел- Кама буе Һәм Түбән Кама тыюлыгы турында презентация, фильм күрсәтелде,сайтларына күзәтү үткәрелде, табигатьне сакларга кирәклеге аңлатылды. Республикабыз бай табигате генә түгел, ә тарихы да борынгы, бөек шәхесләргә бай икәне турында ассызыклап кителде. Бу дәресне үткәрү өчен "Заповедный урок.рф" сайтында регистрация үтеп, материаллары кулланылды, соңыннан экология министрлыгына отчеты җибәрелде.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары 01.03.2017

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем бирүнең урта звеносына федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары узды. Сәетова Г.М. җәмгыять белеменнән “Яшүсмерләрдә ялгызлык проблемасы” темасына ачык дәрес һәм 6-7 нче класс укучылары белән “Зирәк-шоу” үткәрде.
Семинарда Абдуллина М.М. “2017 нче елда БДИ тапшырудагы үзгәрешләр” темасына чыгыш ясады, РМБ җитәкчесе Сафиуллин Р.Н. - биреп карау имтиханы нәтиҗәләре, район мәгариф идарәсе методисты Кадырова Л.Р. яңалыклар белән таныштырды.
-
Районный семинар учителей русского языка и литературы 01.03.2017

28 февраля в Старокурмашевской ООШ состоялся районный семинар учителей русского языка и литературы по теме «Внеурочная деятельность в системе ФГОС: создание условий для саморазвития и самореализации личности обучающихся». В начале семинара учителя и учащиеся школы познакомили со школьными музеями. Все мероприятия проводились в формате ФГОС: открытые уроки учителей-словесников Ф.Р. Газизовой и А.А. Исламовой; презентации проектных работ по литературному чтению учителей начальных классов Л.М. Зариповой и В.А. Хуснутдиновой. Кроме того, учителя русского языка представили познавательно-творческое внеурочное мероприятие с учащимися 5-6 классов «Праздник русских народных игрушек». В семинаре из нашей школы участвовала учитель русского язык и литературы Варина Т.Р.













