Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
"Русский медвежонок" конкурсы 14.03.2017

Рус теленнән үткәрелгән "Русский медвежонок" конкурсында катнашкан укучыларга сертификатлар тапшырылды.
-
Укучыларның кышкы спартакиадасы 13.03.2017

11 нче март көнне район күләмендә укучыларның кышкы спартакиадасы узды. Укучылар чаңгы эстафетасы, шахмат, шорт-трек, өстәл теннисы, гер күтәрү, аркан тартышу, йөзү һәм бадминтон кебек спорт төрләрендә катнаштылар. Бадминтон ярышында Мукимова Марсельеза 3 урынны алды.
-
Рус теленнән биреп карау имтиханы 10.03.2017

Мәктәпләрдә ОГЭ ларга әзерләнү дәвам итә. Бүген безнең мәктәптә Такталачык, Уразай, Чалманарат мәктәбе укучылары да үз белемнәрен сынап карау өчен рус теленнән пробный ОГЭ эшләргә җыелдылар. Бу эшләр укучыларга үз хаталарын аңларга, тагын да ныграк, тырышыбрак әзерләнергә мөмкинлек бирә.
-
“Чын йөрәктән җылылык” акциясенә йомгак 09.03.2017

“Чын йөрәктән җылылык” акциясенә йомгак ясалды. Бу акциядә укытучылар да, укучылар да актив катнаштылар. 5 класс укучысы Мингазетдинова Альбина “Благодарение” фонды тарафыннан диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Җитәкчесе Фатхуллина Л.Х.
-
8 март бәйрәме белән! 08.03.2017

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын. Йортларыгызда иминлек булсын !
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2017

7 март көнне 5-9 сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе узды. Кызлар ике командага бүленеп җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.
-
Физик ялкын - 2017 06.03.2017

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 6 март көнне Качкын мәктәбендә "Физик огонек" уены оештырылды. Физик огонекта район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең мәктәптән Султанова Альбина, Ситдиков Ирек, Харисов Айнур составындагы команда катнашты.
-
Күңелле стартлар 06.03.2017

Бүген мәктәптә физкультура укытучысы Нургалиев И.И. 5-9 класс укучылары белән "Күңелле стартлар" ярышы үткәрде. Балалар барлык конкурсларда зур кызыксыну белән катнаштылар.Командаларга кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр тәкъдим ителде,укучылар үзләренең физик һәм акыл сәләтләрен күрсәттеләр.Барысы да үз командасы өчен җиңәргә тырыштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Верные друзья" командасы алга чыкты.
-
Гаилә бәйрәме 06.03.2017

Бүген 8 март бәйрәме уңаеннан 1,3 класста " Гаилә бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмгә әниләр, дәү әниләр һәм дәү әтиләр чакырылды. Кичә балаларның шигырьләре, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Математикадан биреп карау имтиханы 04.03.2017

3 март көнне мәктәптә математика фәненнән төп дәүләт имтиханының сынап карау тестлары үтте. Анда Татар Ямалы, Такталачык, Уразай, Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 25 укучы катнашты. Имтиханда район мәгариф бүлеге методисты Нуриева А.И. катнашты.













